БУЛДЫРА БАЛТАЧ УҢГАННАРЫ!

10 Август, 2016 - 15:37

Районыбыз бакчачыларының быелгы уңышлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без Иске Балтач авылы уңганнарында кунакта.
Якутов урамында яшәгән Галия Сабированың бакчасы чын мәгънәдә әкият дөньясын хәтерләтә. Йорт тулы гладиолуслар, циннияләр, төрле төстәге георгиннар, сальвия, лагинария һәм башка чәчәкләр күзләрне иркәли. Уңган хуҗабикәнең түтәлендәге кыярлар да эсседә кибеп, яфраклары сулып утырмый. Моның серен дә уртаклашты Галия ханым. Үсентеләрнең төбенә үлән өзеп салып дымны саклау корылыкта бик файдалы икән. 100әр төп помидор һәм кәбестәсе дә матур уңыш белән сөендерә.
Салават урамындагы ерактан ук үзенә чакырып торган йорт капкасын үттек. Биредә Раушания һәм Мәксут Галиуллиннар яши икән. Җыйнак, караулы йортка капканы ачып керү белән гөлләр иленә аяк басасың. Мондагы хозурлык кәефне күтәрә, күңелне үстерә.
Карыш урамында Гөлчәчәк һәм Фәгыйт Вилдановлар, Анжела һәм Илдар Гыйләҗевлар, өлкән яшьтәге Тәгъзимә һәм Фәнил Нурисламовлар йортында да булдык. Мондагы тәртипкә, матурлыкка сокландык.
Вилдановлар йортында фонтанга кадәр булдырылган. Чәчәкләрне дә үстерә белә икән бу уңганнар!
Совет урамында яшәүче Наталья Валиахметова йортында чәчәкләр генә түгел, яшелчәләр дә тәгәрәшеп уңган! Тоташтан кыздырган кояш эссесендә помидорларны төрле авырулардан саклау, арбуз үстерү серләрен дә уртаклашты уңган бакчачы.
Роза гөлләре үстерергә телисезме? Сорауларыгыз туса, Киров урамында яшәгән, бу эш белән утыз ел дәвамында яратып шөгыльләнгән Гадилә Ахуновага мөрәҗәгать итегез. Үз тәҗрибәсен зур теләк белән уртаклаша хуҗабикә. Үз куллары белән үстергән күз куанычы булган гөлләрне дөрес итеп үстерү, тәрбияләү серләрен күпләргә аңлата ул.
Совет урамында яшәүче өлкән яшьтәге Рәйнә апа Мазһарованың иң яраткан чәчәкләре быел туктаусыз чәчәк аткан, әле дә шау чәчәккә күмелеп утыра. Яран гөлләре дә корылыкка бирешми, әйләнә-тирәгә ямь өсти.
Көньяк урамында гомер иткән Зөһрә һәм Наил Галләмовлар йортында да булдык. Зөһрә ханымның йорт уртасында ал лилияләре әле булса чәчәккә күмелеп утыра. Берьеллык флоксларны да тулы түтәл итеп утырткан Зөһрә Рәхимьян кызы. Петуния, цинния һәм башка чәчәкләрне уңышлы аралаштырып эшләгән композияция дә бик уңышлы килеп чыккан!
Уңганнар күп Балтачта. Матурлыкка омтылып, аны арттырып, башкаларга өләшеп яши белә алар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА. Газим ТАЛИПОВ фотолары.