БАЛТАЧ РАЙОНЫ ИСКЕ ТИМКӘ АВЫЛЫ ЕГЕТЕ — МАКТАУЛЫ ДЕСАНТЧЫ

10 Август, 2016 - 15:03

Күптән түгел Ридаль Михәйдәров хезмәт иткән I дәрәҗә Ватан сугышы орденлы Дон казакларының 56нчы аерым гвардия десант-штурм бригадасыннан әтисе Радим Шәйхинур улы һәм Фира Радиф кызы исеменә Рәхмәт хаты килде.

Ридаль Башкорт дәүләт университетының физика-информатика факультетын тәмамлагач, армия сафларына алына. Тырыш егет хәрби бурычларын намус белән үти. Хатта якташыбызның һөнәри осталыгын һәрдаим камилләштерүгә омтылуы билгеләнә. Бригада командованиесе Ридальнең әти-әнисенә Ватаныбызның ышанычлы сакчысын тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерә.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.