Утыз градус эссе, җир өстеннән ялкын “йөгерә”

2 Август, 2016 - 12:14

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Тучыбай авылылына якынлашкач, авылдан ерак түгел зәңгәр төтен күтәрелгән күренешкә тап булдык. Янгын булмагае, дигән уй үзебезне төтен чыккан урынга алып килде. Утсыз төтен чыкмый, югыйсә. Чынлап та янгын булып чыкты. Элекке Тучыбай сөтчелек фермасы территориясендә җир өслегендә янгын. Ут электән силос, сенаж сакланган базлар тирәсеннән чыкканга охшаган.

Утыз градус эссе. Мондый шартларда ут тиз тарала. Инде үлән дә корыган. Ә ул элекке ферма территориясендә үләннән тыш, коры салам калдыклары, түшәлгән тирес җитәрлек. Янгын урыныннан ерак түгел печән чүмәләләре өелеп тора. Тирә-якта файдаланылмаган җирләр... Ни гаҗәп, авылда яшәүче беркем борчылмый. Җил чыкса, ут тагын да киңрәк территоригә таралачак ләбаса.
Авыл хакимияте хезмәткәрләре белән бәйләнешкә кергәннән соң янгын турында 01 хезмәтенә хәбәр иттеләр.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

Комментарии

Аптыраталар шул авылдашлар! Хәтта шул янгынны сүндерергә берседә килмәде бит. Бигрәк тә тубән очта торганнарга кагыла бу.