БҮГЕН ТҮБӘН ИВАНАЙДА СЕМЫК ГӨРЛӘЯЧӘК

10 Июнь, 2016 - 10:32

Район территроиясендә мари милләте вәкилләре яшәгән егермегә якын авыл бар. Ә удмурт милләте вәкилләре районыбызның өч авылында яши. Язгы мәшәкатьләр тәмамлангач, фин-угор халкы вәкилләре “Семык” бәйрәменә җыела.

“Семык” потка табынучыларның дини бәйрәме. Борынгы йола буенча ул атналар буена дәвам иткән. Традицион рәвештә“Семык” бәйрәме Түбән Иванай авылында үтә. Быелгы бәйрәмдә Русиянең төрле төбәкләреннән килгән фоторәссамнар да катнаша. Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башлана.

“Семык” бәйрәме турында тулырак “Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарының берсендә танышырга мөмкин.