Рөстәм ВӘЛИЕВ

БАСУДА ИМТИХАН ТОТТЫЛАР

Узган атнада республиканың дүрт районы — Балтач, Борай, Тәтешле, Илеш районнарыннан утызга якын агроном Балтач җирендә квалификация күтәрү курсларында булды. 87 санлы Балтач һөнәрчелек училищесы базасында ун көн дәвам иткән укуларны республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырды. Теоретик өлештә аграр университет преподавательләре лекцияләр укыды.

МИЛЛӘТТӘШЛӘРЕБЕЗНЕҢ ХӨРМӘТЕН ЯУЛАП

Күрше төбәкләрнең сабантуйларына бару — борынгыдан килгән йола. Танышларың һәм дусларың белән бер урынга җыелып кайда күңел ачарга була? Күршедә яшәгән халыкның көнкүрешен, уңышларын бөтен тулылыгы белән кайда күзәтергә, тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек бар? Милли уеннарда көч сынашып, кайда үзеңне танытып була? Әлбәттә, сабан туенда!

RSS-материал