Римад Усманов

КУЛЛАРДА — АТТЕСТАТ, КҮҢЕЛДӘ —ГОРУРЛЫК

Әле кайчан гына мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үткән иде. Аннан соң инде беркадәр дулкынландырган Бердәм дәүләт имтиханнары да артта калды. Ә күңелләрдә тагын да ныграк дулкынлану. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары июнь аеның бер көнендә мәктәп белән тулсынча хушлашты. Алар кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар.

ИҖАТ ДӘРТЕ БЕР УЯНСА

Ул сүнмәскә тиеш. Үсмер яшендәге язучылар бәйгеләренең максаты нәкъ менә шул иҗатка сәләтле балаларны барлауга һәм киләчәктә аларны үстерүгә корылган. Татарстан Республикасында ”Иделем акчарлагы”, „Илһамлы каләм” кебек төбәк конкурслары оештырыла. Ә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Язучылар берлеге оештырган үсмер яшендәге язучыларның „Илһам” бәйгесе соңгы елларда Бөтенрусия дәрәҗәсенә үк күтәрелде. 15 апрель көнендә Казан шәһәренең „Пирамида” күңел ачу комплексында үткән быелгы бәйгене йомгаклау тантанасында район үзәгенең икенче санлы урта мәктәбе татар теле укытучысы Альбина Шәртдинова җитәкчелегендә безнең төбәк конкурсантлары да катнашты.

КИЧЛӘР ЯКТЫ, УРАМНАРДА УТ БУЛГАЧ

17 Январь, 2015 - 09:38Римад УсмановЯңалыклар

Урамнарны тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә яктырту системасын киңәйтү өлкәсендә моңа кадәр эш алып барылса да, район үзәгендә бу мәсьәлә актуаль булып кала иде. Авыл биләмәләре бу мәсьәләне республика максатчан программасы аша хәл итә. Элегрәк бу программа „Урамнарны яктырту системасын модернизацияләү” дип аталса, хәзер бу эшләрне „Урамнарны яктырту системасын төзү” программасы кысаларында тормышка ашыралар.

КАР-БУРАННЫҢ КӨЧЛЕ ДУЛКЫНЫН ИМИН ҮТКӘРДЕК

Атлантик океан быел иртәрәк көйсезләндеме, белмим, соңгы көннәрдәге кебек көчле бураннар февраль—март айларында гына була торган иде. Салкыннары белән тота торган гыйнвар быел кырлач ае исемен югалтты сыман. Шулай дип әйтерлек тә, чөнки Раштуа салкыннары да ике көннән артмады. Аның каравы, Мәскәүдә гыйнварның беренче ункөнлегендә генә айлык норманың алтмыш проценты күләмендә кар яуган. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре өчен никадәр мәшәкать бу. Үткән атнаның шимбә-якшәмбе көннәрендә генә шәһәр урамнарыннан 455 мең кубометр кар җыештырылып эретү пунктларына озатылган.

ЧИТ ТЕЛЛӘРНЕ АНА ТЕЛЕДӘЙ ЯКЫН КҮРЕП

IFUSCO соңгы дәвердә фин-угор дөньясында югары әһәмияткә ия институтларның берсе. Аңа моннан утыз ел элек Германиянең Геттинген фин-угор белгечлеге галимнәре һәм Европа студентлары башлангыч биргән булган. Шуннан башлап фин-угор белгечлеге өлкәсендә яшь белгечләрнең һәм студентларның киңәшмәсе елның-елында үтә. IFUSCOның алда үтәчәк киңәшмә урынын гамәлдәге киңәшмәне ябу церемониясендә билгелиләр. ХХХ юбилей киңәшмәсе дә быел Геттингенда үткән. Аның эшендә райондашыбыз, БДУның чит телләр факультетының магистратура этабында укучы Шайнурова Наталья Вениаминовна да катнашкан.

КАЙЧАНДЫР МИНИМАЛЬ ХЕЗМӘТ ХАКЫНА ДА ЯШӘП БУЛА ИДЕ...

Бензин хакы артса, гадәттәгечә, бар хезмәтләрнең һәм товарларның да бәяләре азмы-күпме күтәрелә. Тик хезмәт хакы күләме генә хаклар артуы артыннан куып җитә алмый. Хезмәт хакы никадәр күләмдә булса Русиядә гади халыкның көнкүреше җиңел булыр иде? Әлеге хакларга карап гаилә бюджетыннан чыгымнарын бүлгән гади хезмәткәрнең иркен яшәве мөмкин түгел.

БАСУЛАРДА БУЙ ҖИТКЕРГӘН КУКУРУЗ ҺӘМ КӨНБАГЫШ

Тутагач сөтчелек фермасы тирәсендәге күренеш ферма яны чәчүлек әйләнешен хәтерләтә. Фермадан ерак түгел судан үләне басуы, янәшәдә генә кукуруз чәчүлекләре.

ТҮТӘЛДӘ, САЛАМ АСТЫНДА БӘРӘҢГЕ

Бәрәңге үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашучылар күп. Бүлбеләрне туфрак белән күмми, чиләк белән каплап үстерүчеләр дә бар. Автомобиль покрышкасы эченә “утыртып” үстереп бәрәңге уңышы алучылар да юк түгел.

ЧЕЛЛӘНЕҢ БЕРЕНЧЕ КӨННӘРЕНДӘ

Табигатьтә конвекция дигән төшенчә бар. Эссе торган көннәрдә чамадан тыш җылынган һава хәрәкәте нәтиҗәсендә, атмосфераның урта катламына күтәрелгәч җылы һаваның суынуыннан яшеньле яңгыр болытлары барлыкка килүе билгеле.

ИНСПЕКТОР ЭШЕН ЯКЫННАН КҮЗӘТЕП

Матбугат киңәшмәсе үткән көнне Нефтекама шәһәрендә Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәт иминлеге инспекциясе идарәлеге юл-патруль хезмәте аерым батальоны хезмәткәрләре кунак булды. Киңәшмәдә катнашкан матбугат хезмәткәрләре белән берлектә алар шәһәр урамнарында рейд үткәрде. Миңа шушы батальон хезмәткәрләре полициянең өлкән лейтенанты Руслан Сираҗетдинов һәм лейтенант Артур Зәйнетдиновлардан торган экипаж составында шәһәр урамнарында юл хәрәкәте үтәлешен күзәтергә туры килде.

RSS-материал