Рима ЗӘЙНУЛИНА

“БУРАТИНО” МУЗЫКАЛЬ МАҖАРАСЫ НӘНИЛӘРНЕ КӨТӘ

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры коллективы нәни балтачлыларга “Буратино-Remake” спектаклен алып килә. БРның халык артисты Алмас Әмиров белән берлектә Айрат Әбушахманов сәхнәгә куйган бу тамаша балаларга да, аларның әти-әниләренә дә ошар, дип уйлыйбыз. Чөнки барыбыз да бәләкәйдән укып үскән бу әкият бөтенләй яңача сәхнәләштерелгән. Халыкара һәм бөтенрусия заманча хореография фестивальләре лауреаты хореограф Яна Головченко куюында брейк-данс һәм клуб стилендәге музыкаль аранжировкалар әсәргә яңа сулыш бирә, балалар аны кызыксынып, яратып кабул итә. Ш. Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты композитор Урал Иделбаев иҗат иткән көйләрдә яңгыраган курай тавышы исә әкияткә тылсым көче өсти кебек.

RSS-материал