Рима ВӘЛИЕВА

„ЯРДӘМ КУЛЫ СУЗУ — ҺӨНӘР АСЫЛЫНДА”

19 Сентябрь, 2013 - 14:44Рима ВӘЛИЕВАБу кызыклы

Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Р.Сабиров шундый фикердә
Күзәтсәң, бик кызыклы. Кайбер кеше гомере буе теләгән юнәлештә эшли алмавына, дөрес һөнәр сайлый белмәвен уфтанып искә ала. Кайберләре үсмер чагында ата-анасы аның киләчәген хәстәрләмәвенә үпкә белдерә, хәтта. Әйе, беренче сайлауда ук күңелең теләгән эштә тукталу иң отышлысы. Ә андый бәхет бик сирәкләргә тәти шул.

„МӘЧЕТЛЕ АВЫЛДА БӘХЕТ БАР”

Ураза бәйрәменең өченче көне Урта Елга авылында күркәм тантана белән төгәлләнде. „Әминә” мәчетен ачу тирә-як авыллары халкы өчен дә бәйрәм төсен алды. Авыл старостасы Җәмил Исламов мәчет ачу тантанасын ихлас тәбрикләү сүзләре белән башлады.

ТЫРЫШ ХЕЗМӘТКӘ МӘДХИЯ БУЛЫП

Сабан туе барыбызны да бергә җыеп, онытылмаслык очрашу мизгелләре бүләк итәргә сәләтле сихри көчкә ия бәйрәм. Ерак үткәннәрне бүгенге көнебез белән тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше ул Сабантуй. Ул һәр йортка, һәр урамга, һәр авылга килә. Бәйрәм дәрте китерә. Милли бәйрәмнәребез арасында Сабан туе иң мәртәбәлесе һәм иң өлкәне булып санала. Гасырлар дәвамында дәрәҗәсен югалтмый килүе аның үзенчәлеге булса, бүгенге заман шартларына яраклаштырылган бәйрәмнең дә милли рухын саклавы әһәмиятле сыйфат булып тора. Быелгы бәйрәм Тирә-як мохитне саклау елында үтүе белән дә истәлекле. Тантанага килүчеләр мәйдан тирәсендәге үзгәрешкә шундук игътибар иткәндер, мөгаен. Яз көннәрендә ел истәлеге итеп, шулай ук тирә-юньне яшелләндерү, төзекләндерү максатларына ярашлы, мәйдан тирәсенә 3500 данә агач утыртылды. Бу ел Сабан туе социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме көнендә үтүе белән дә истәлекле. Шулай да борынгыдан килгән бәйрәмебезнең асылы игенче хезмәте белән бәйләнгән. Бәйрәмнең төп кунаклары да җирдә хезмәт салган һөнәр ияләре. Дәрәҗәле кунаклар, “Якташлар” иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә елның-елында авыл эшчәннәренең уңышларын ихлас уртаклаша.

ИЗГЕ НИЯТТӘ ЮЛГА ЧЫККАНДА

15 май көнне егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасы үтте. Армия сафларына юлланасы егетләр белән бергә бу чарага ата-аналары, дуслары, туганнары җыелды.

ЯНӘ БЕР БАСКЫЧКА КҮТӘРЕЛЕР ӨЧЕН

Табигать үзе ир-егетләрне көчле зат итеп бар иткән. Элек-электән нәкъ алар иңенә иминлек булдыру, хәвефтән, дошманнан саклау бурычы йөкләтелгән. Мәктәп эскәмиясеннән бу төшенчәләр малайлар аңына салынса, армия сафларында исә алар гамәлгә ашырыла.

БИЕККӘ ИЛТКӘН ОМТЫЛЫШ БЕЛӘН

5 Февраль, 2013 - 10:42Рима ВӘЛИЕВАЯңалыклар

Студентлар өчен иң четерекле чор — сессия вакыты да үтеп артта калды. Күпләр имтихан, зачетларын уңышлы тәмамлады. Киләчәктә стипендия алырлык итеп сессияне төгәлләүче егет-кызларның ата-аналары да моңа чиксез куанды. Һәркайсы юлында ышанычлы адымнар ясап, һөнәр нечкәлекләрен үзләштереп иртәгәсе көндә үзен алдынгы белгеч итеп танытыр дигән ышаныч бар. Студентларның кышкы ялы санаулы гына. Һәр көннәре эчтәлекле, күңелле үтсен өчен районның яшьләр комитеты тарафыннан бихисап чаралар планлаштырылды. Иң активлары исә һәркайсында зур теләк белән катнаша. Шуларның берсе — студентлар тарафыннан әзерләнгән концертта байтак талантлы егет һәм кызлар чыгыш ясады.

„ЯХШЫ КЕШЕЛӘР ҺӘРЧАК ЯНӘШӘДӘ”

27 Октябрь, 2012 - 14:47Рима ВӘЛИЕВАБу кызыклы

—Гомер буе яхшы кешеләр юлымда очрап торганга күрә үземне бәхетле саныйм, — дип уртаклашты район педиатры Луиза Хаҗимуллина. — Әниле-әтиле булып үстем, энеләрем белән безнең арада туганлык хисе һәрчак ныклы булды. Тормыш иптәшем Рамил Кави улы белән гаилә кордык. Каенанам белән каенатам үземне якын күрделәр. Иремнең туганнары үз итте. Балаларыбыз һәрчак сөендерде. Тиң ярларын туып-үскән җирдә таптылар. Күз күргән яхшы гаиләләр белән безне туганлаштырдылар. Кода-кодагыйлар белән оныкларыбызны бергә тәрбияләшәбез. Хезмәттәшләрем белән уртак максатка омтылып эшләдек...

„АРМИЯ — ЧЫНЫГУ МӘКТӘБЕ”

27 Октябрь, 2012 - 14:10Рима ВӘЛИЕВАРайон сулышы

Районда матур традициягә кергән чаралар күп. Яшьләр киләчәген якты өметкә, изге теләкләргә чорнаган тантана — „Призывник көне” шундыйларның берсе. Биредә иртәгә хәрби хезмәткә юлланасы егетләр белән бергә югары сыйныф укучылары, ветераннар, ата-аналар, Авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

«ИҖАТ — АРТИСТ ӨЧЕН СУЛЫШ УЛ»

Мәскәү шәһәрендә яшәүче Айнур Исламов ел да сагынып Иске Балтач авылына кайта. Дәү әнисе һәм дәү әтисе Рәмилә Әхтәм кызы һәм Рәлиф Сөләйман улы Исламовлар, яшь булуына карамастан, танылу яулый башлаган артист өчен илһам чыганагы һәм этәргеч көчкә ия кешеләр. Бәләкәйдән һәр җәйләрен Иске Балтачта үткәргәнгә күрә: «Ял итү өчен чит илләрең читтә торсын. Сулар саф һавасы, матур Танып елгасы, ихлас халкы иң мөһиме газиз кешеләрем булганга күңел һәрчак монда тарта», — ди Айнур. Ул Мәскәү шәһәрендә Халыкара славян институтының актерлар факультетында белем ала. Художество җитәкчеләре Людмила Ивановна Иванова (ул безгә «Служебный роман» нәфис фильмында җәмәгать тормышын әйдәүче Шура образы буенча таныш). II курсны тәмамлаган егет иҗат тормышында кайный. Тәүге курсларда белем алганда этюдлар күрсәтү, кешенең тормышчан халәтен тасвирлау белән мәшгуль.

БӨТЕНРУСИЯ КОНКУРСЫННАН ҖИҢҮ БЕЛӘН

Бөтенрусия „Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында иҗатны үз иткән балтачлылар җиңү яулады. Конкурсны Идел буе федераль университеты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгресс, башкарма комитеты, Әдәбият һәм сәнгать институты оештырды. Тәүге турда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл Республикаларының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Саратов, Пенза, Пермь, Ырынбур, Киров өлкәләреннән 325 укучы катнашты.
Жюри әгъзалары катгый таләпләренә җавап биргән 89 югары сыйныф укучылары икенче турга чыкты.

RSS-материал