Рима ВӘЛИЕВА

АЗАМАТ ЕГЕТ ИҢЕНДӘГЕ ИЗГЕ БУРЫЧ

20 Октябрь, 2015 - 14:46Рима ВӘЛИЕВАРайон сулышы

Ватан чикләрен саклау ир-егет иңенә төшә. Бу вазифа элек-электән шулай килгән. Ата- бабаларыбыз аны гомергә лаеклы үтәвен тарихка күз салу белән ачык аңлап була. Алар үрнәгендә яшь буын вәкилләре дә илне саклау бурычын шулай ук лаеклы үтәр, дип ышанасы килә.

ИҖАТТА ИЛАҺИ НУР БАР

17 Октябрь, 2015 - 16:28Рима ВӘЛИЕВАРайон сулышы

Әдәбият елында республикада күркәм чара бара. Әдәби марафон Башкортстанның бихисап район, шәһәрләреннән үтеп Балтач төбәгенә килде. Якты дөньяда актан караны аерып яшәргә өйрәтүче маякларның берсе — нәфис әдәбият. Аны үз иткәннәр яшь буын вәкилләренә дә бу мирасны тапшырырга омтыла.

УҢАЙ ТОРМЫШ ТӘҖРИБӘСЕ АЛЫП КИЛСЕН

Ватанны саклау — көчле зат вәкиле иңендәге изге бурыч. Язгы чакыру кампаниясе башлану белән Балтач районыннан бер төркем егет хәрби хезмәт үтәргә юлланды. Тантаналы озату чарасы булачак солдатларның һәм аларның якыннары, туганнары күңелендә якты хатирә булып сакланыр.

ИР-ЕГЕТ ҮТМӘСЛЕК ЮЛ ЮК

Күк йөзе аяз булган очракта гына һәркем тыныч яши ала. Өметле якты киләчәк нигә бәйле ул, дип кызыксынучыларга өлкәннәр:”Тик илдә тынычлык булганда,”—дип җаваплый. Элек-электән моны ил сакчылары тәэмин итә. Балигъ булган егет иңнәрендәге изге бурыч ул. Ата-бабалар Ватанны һәрчак лаеклы саклаган, бүген исә —улларының чираты.

СЫНАТМАС ИР-ЕГЕТЛӘР

30 Апрель, 2015 - 14:59Рима ВӘЛИЕВАСпорт

Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтем бар халыкта. Мөселманнар өчен аеруча таләпләр бар. Йөзә белү, атта чабу, уктан ату, якыннарыңны яклый белү кебек шөгыль һәр егеткә хас.

ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ СҮНӘ, ДАН ЙОЛДЫЗЫ СҮНМИ

Дәһшәтле сугыш еллары. Һәр гаиләдә аның канлы эзе калган дисәк хаталы булмас. Бөреләнеп чәчәк атар чагында адәм баласының гомере өзелгән дәвер. Сынауларның иң мәрхәмәтсезе шул чорга туры килгән. Канкойгыч алышларда тиңдәшсез каһарманлык үрнәге күрсәткән совет солдаты. Ә якыннары юклыкка бирешми аларны көткән. Газиз кешеләрне бер-берсенә якынайткан фронттан килгән өчпочмаклы хатлар. Инде аларны күп гаиләләрдә кадерләп сандык төпләрендә саклыйлар. Ата-бабаларының батырлыгына мәдхиядәй бүген ул канкойгыч яуларның өчпочмаклы дәлилләре.

„НАМУС КУШКАНЧА ЯШӘДЕК”

Кешенең яшәгән чоры язмышына, һичшиксез, зур йогынты ясый. Бөек Ватан сугышы дәверенә туры килгән сабыйларда балалык чоры булмаган, дип әйтү дә хаталы булмас.

ИЛ — ИРГӘ, ИР ИЛГӘ ТАЯНА

27 Февраль, 2015 - 13:34Рима ВӘЛИЕВАРайон сулышы

Кешегә гомере буе үзе теләгәнчә генә яшәргә язса иде. Тик юк. Язмыш сыный, берәүләрне уттан алып суга сала. Ир иңенә төшәсе изге бурыч бар. Аны үтәгәндә корыч чыныгырлык каршылыкларга таручылар байтак.Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәп кайтучылар инде хәзер ир уртасы яшендәләр. Хәрби боерык буенча сугыш утын кичкән замандаштан :”Вакыт дәвалыймы?”—дип сорасаң әгәр, җавабын алдан әйтеп булыр кебек.

„САБЫРЛЫК, ӨМЕТ ОЗЫН ГОМЕРЛЕ ИТӘ”

„Хәзер адәм баласы аз хәрәкәт иткәнгә, тәмледән-тәмле ризык ашаганга чиргә бирешеп бара. Сугыш заманы кешеләре ныклылар. Алар „химия” ашамаган, алабута, балтырган һәм башка үлән белән тукланган. Шуңа гомерләре озын”, кебек сүзләрне еш ишеткәнем бар.

„КҮРЕНЕП ТОРА: СОЛДАТТА БУЛГАН ЕГЕТ”

6 Ноябрь, 2014 - 15:08Рима ВӘЛИЕВАСәясәт

Тормыш мәктәбе — хәрби хезмәткә юлланасы егетләрне хөрмәтләү йөзеннән районда „Призывник көне” тантаналы чара үтә. Быел исә олы, урта буын вәкилләре булачак солдатларга ихлас теләкләрен юлларга омтылгандай монда җыелган. Күңел түрендәгесен тик якыннарга гына һич яшерми җиткереп була. Киңәш биргән кешең моңа колак салса һәр сүзең, олылар әйтмешли, савапка тиң гамәл. Бер дә юкка гына тормыш тәҗрибәсе бай булганнарга ил агаларына кадәр мөрәҗәгать итмиләрдер. Киңәшле эш — җиңүгә юлны кыскартадыр кебек.

RSS-материал