Рифина НИГАМӘЕВА

ЗАПАС НЫКЛЫГЫ — ПРОДУКЦИЯ МУЛЛЫГЫ

Җәйгә чыксаң—кышны уйла, диләр. Авыл кешесе җәйге чорда барын да хәстәрләргә тырыша. Алдагы уңыш өчен көч түгә, мал азыгы базасы булдырырга омтыла.

ҺӨНӘР ИЯЛӘРЕН ӘЗЕРЛӘҮГӘ ҮЗ ӨЛЕШЕН КЕРТӘ

„Тырыш, кешелекле, тирә-юньдәгеләрнең хәленә керә белүче, булсын дип эшләүче...”

ХУШЛАШУ МИЗГЕЛЕНДӘ

„Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере әле кайчан гына балаларны үз кочагына җыйган иде.

КИҢ БАСУЛАР, ҮТӘСЕ ЮЛЛАР КӨТСЕН, СЕЗНЕ!

Авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүгә махсуслашкан 87нче Балтач һөнәрчелек училищесын агымдагы елда 68 укучы тәмамлады.

АШ—СУ ОСТАЛАРЫНЫҢ ОСТАЗЫ

Һәр эшнең үз җае булган кебек, аш-су әзерләүнең дә үз сере, нечкәлекләре бихисап. Ашаган белмәс — тураган белер, дигән әйтем халык телендә юктан гына барлыкка килмәгәндер. 87нче Балтач һөнәрчелек училищесының кулинария теориясе дәресләрен алып баручысы Лариса Хәтмуллина да аш-су әзерләүгә җитди карашта.

ЧЕРНОБЫЛЬЧЕ ХӨРМӘТЛӘНДЕ

Чернобыль һәлакәтенә шактый вакыт узса да, ул кешелек тарихында кара көн буларак уелып калды. Радиоактив матдәләр тирә-як мохиткә, кешелеккә, гомумән, барлык тереклеккә зур зыян салды. Фаҗига нәтиҗәсендә әллә күпме мең квадрат метр мәйданга зарарлы матдәләр таралды. Еллар үтсә дә, чернобыльчеләр фидакарьлеге онытылмый. Алар төрле льготалардан файдаланалар, үзләренә материаль ярдәм күрсәтелә. Һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашкан Зәниф Нигамәев та шушы көннәрдә истәлекле мизгел кичерде— өч дистә елга якын кешелек кичергән әлеге апрель фаҗигасенең нәтиҗәләрен бетерүдә салган хезмәте дәүләтебез тарафыннан лаеклы һәм югары бәһаланды.

ИҖАДИ ҮРЛӘРГӘ ЭТӘРГЕЧ БИРЕП

Журналистлар фестивале быел пионер лагере формасында оештырылды. Республиканың каләм осталары күркәм традиция буенча бер-берсе белән аралашып, вакытларын мавыктыргыч һәм фәһемле үткәрде. Учак артында уен-көлке, моң-җыр иҗат кешеләрен тагын да якынайтты.

ТЫРЫШ ХЕЗМӘТКӘ МӘДХИЯ БУЛЫП

Сабан туе барыбызны да бергә җыеп, онытылмаслык очрашу мизгелләре бүләк итәргә сәләтле сихри көчкә ия бәйрәм. Ерак үткәннәрне бүгенге көнебез белән тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше ул Сабантуй. Ул һәр йортка, һәр урамга, һәр авылга килә. Бәйрәм дәрте китерә. Милли бәйрәмнәребез арасында Сабан туе иң мәртәбәлесе һәм иң өлкәне булып санала. Гасырлар дәвамында дәрәҗәсен югалтмый килүе аның үзенчәлеге булса, бүгенге заман шартларына яраклаштырылган бәйрәмнең дә милли рухын саклавы әһәмиятле сыйфат булып тора. Быелгы бәйрәм Тирә-як мохитне саклау елында үтүе белән дә истәлекле. Тантанага килүчеләр мәйдан тирәсендәге үзгәрешкә шундук игътибар иткәндер, мөгаен. Яз көннәрендә ел истәлеге итеп, шулай ук тирә-юньне яшелләндерү, төзекләндерү максатларына ярашлы, мәйдан тирәсенә 3500 данә агач утыртылды. Бу ел Сабан туе социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме көнендә үтүе белән дә истәлекле. Шулай да борынгыдан килгән бәйрәмебезнең асылы игенче хезмәте белән бәйләнгән. Бәйрәмнең төп кунаклары да җирдә хезмәт салган һөнәр ияләре. Дәрәҗәле кунаклар, “Якташлар” иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә елның-елында авыл эшчәннәренең уңышларын ихлас уртаклаша.

ҖИЗ КЫҢГЫРАУ ОЛЫ ЮЛГА ЧАКЫРА

Район буенча быел 140 укучы унберенче сыйныфны тәмамлый

СЫНАУЛАРДАН СЫНМАСЛАР

Дөньяда бар нәрсә дә без теләгәнчә бармый. Тормыш адәм баласын төрлечә сыный. Берәүләрен — байлык, дан-шөһрәт белән, икенчеләренә кайгы-хәсрәт биреп.

RSS-материал