Рифина НИГАМӘЕВА

САНДУГАЧ” ЯНӘ ШАТ ТАВЫШЛАРГА КҮМЕЛДЕ

Балаларны яклау, үстерү өчен тиешле шартлар булдыру йөзеннән ил күләмендә хәстәрлек күрелә. Балалар бакчалары төзелә, мәдәният һәм спорт учаклары ачыла. Безнең районда да соңгы ике ел эчендә уннан артык балалар бакчасы нәниләрне үз кочагына сыендырды. Иске Уразай авылында, ике ел ябылып торганнан соң, „Сандугач” балалар бакчасы янә ишекләрен ачты.

ЕЛНЫҢ ТӘҮГЕ САБЫЕ ХӨРМӘТЛӘНДЕ

Дөньяга һәр кешенең аваз салуы зур өметләр, дулкынландыргыч хисләр белән озатыла. Иске Балтач авылында яшәүче Лилия Мәгафур кызы һәм Рөстәм Фәнир улы Галихановлар гаиләсе дә 12 гыйнвар көнне мондый бәхетле минутларны кичерде, аларның гаиләсендә өченчегә ир бала якты дөньяга килде. Ул 2014 елның район үзәк дәваханәсендә туган тәүге сабые булды. Дәваханәдә ата-анага һәм бәбигә җылы теләкләр юллап, аларны тантаналы рәвештә өйләренә озаттылар.

ТӘМӘКЕ СӘЛАМӘТЛЕККӘ ЗЫЯН САЛА ҺӘМ КЕСӘГӘ „СУГА”

Тәмәке тартуга каршы кампаниянең беренче этабы агымдагы елның 1 июнендә башланган иде. Ә 15 ноябрьдән алып Русиядә „ Тәмәке тартуга каршы” закон көчендә. „Тирә-яктагы тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартудан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында”гы законны кабул итү нәтиҗәсендә „Реклама турында” гы федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында”гы РФ кодексына кертелгән төзәтмәләр эшли башлады. Әлеге төзәтмәләр җәмәгать урыннарында көйрәткән өчен штраф салуны һәм аны рекламалауны тыюны үз эченә ала.

ФЕРМАДА РОБОТ- САВУЧЫ БУЛАЧАК

Сөт җитештерү тармагы авыл хуҗалыгы кичергән үзгәрешләрдән соң бүген янә җанлану кичерә, чөнки ул республика күләмендә яклау таба. Әлеге тармакны тергезү йөзеннән райондашыбыз Илшат Мәхмүтов та „Сөтчелек гаилә фермасы” программасы кысаларында 10 миллион сум күләмендә грант алды. Алдына зур максатлар куйган, үзен күптән булдыклы эшкуар итеп таныткан Илшат Фәдис улы ышаныч белән алга атлый.

„ФИДАН ЫШАНЫЧНЫ АКЛЫЙ”

Коллективта һәр кеше үзенә йөкләтелгән бурычны тырышып үтәгәндә генә уртак максатка ирешеп була. „Сельэнерго” ачык акционерлар җәмгыятендә һәр эшнең бер-берсе белән бәйле булуын хезмәткәрләр яхшы аңлый. Халыкны өзлексез рәвештә электр энергиясе белән тәэмин итүдә электрчы да, монтаж үткәрүче дә, водитель дә үз өлешен кертә.

ПСИХОЛОГИК БАРЬЕРНЫ ДА ҖИҢӘРЛӘР

Нефтекама шәһәрендә волейбол буенча Башкортстан Республикасы беренчелегенә узган кызлар арасындагы бәйге иң көчле 12 команданы үзенә туплады. Безнең районның данын яклап балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбеннән волейболчы кызлар Диләрә Габитова, Диана Суфиярова, Лилия Хәйруллина, Айгөл Вәлиева, Фәридә Закирова, Гөлназ Вшивцова, Әлфия Борханова, Лилия Гыйсмәтуллиналар чыгыш ясады. Кызларның республика күләмендәге бәйгедә әлегә тәүге тапкыр чыгыш ясавы. Алар Русия чемпионнары белән беррәттән көч сынашты. Унике команда арасында балтачлылар бишенче урынга чыкты. Барлык спортчылар да төрле шәһәрләрдән килгән иде. Уфадан өч команда уйнады.
—Мондый күләмдәге бәйгегә кызлар беренче тапкыр юлланды. Тырышканда призлы урынны ала алыр идек. Тактикага караганда, волейболчы кызлар өчен психологик барьерны җиңеп чыгу иң авыры булды. Призлы урынга чыкмасак та, тәҗрибә туплап кайттык. Киләчәктә команданың җиңүгә омтылышы зур, —ди тренерлары Айрат Садыйков.

ТАБИГАТЬ — УРТАК ЙОРТЫБЫЗ

Һәр кеше яшәгән, ял иткән урынын чиста тотарга бурычлы
Әйләнә-тирәбезне саклау мәсьәләләренә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү йөзеннән 2013 ел Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елы дип игълан ителгән иде. Районда бу уңайдан балалар бакчасыннан, мәктәптән алып төрле чаралар үткәрелде. „Минем республикам” социаль- экологик акция кысаларында узган өмә шуларның берсе.

АЛАР БЕЗНЕ ЮЛЛЫ ИТӘЛӘР

Юлларны ел әйләнәсенә тәртиптә тоту зур чыгымнар белән беррәттән, кешеләрдән тырышлык таләп итә. Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре халык тигез һәм яхшы юлдан йөрсен өчен яңгырда да, буранда да үзләренә йөкләтелгән бурычны үтәргә тырыша.

УҢГАН ҺӘМ ӨЛГЕР ЭШЧЕЛӘРНЕҢ БЕРСЕ

Һәр заманда —заманча, дигәндәй, бүген яшәебезнең бер сәгатен дә электр энергиясеннән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Район халкын электр уты белән тәэмин итү өчен „Сельэнерго” ачык акционерлар җәмгыяте хезмәткәрләре тырышлык сала .

ТӨПКЕЛ АВЫЛГА — АСФАЛЬТ ЮЛДАН

Юл газабын юкка гына гүр газабына тиңләмәгәннәр. Явым-төшем булса кешәләргә күпме уңайсызлыклар тудыра ул юлсызлык. Көзге озайлы яңгырлар турында сөйлисе дә юк. Берничә ел элек Көнтүгеш— Янтимер авыллары арасында асфальт салыначак дигән сүзгә ышанмас идек, ә бүген исә биредә башкарылган эшләр элекке уйларыбызны инкарь итә.

RSS-материал