Рифина НИГАМӘЕВА

„САТЫП АЛУЧЫЛАРНЫ КҮБРӘК ҖӘЛЕП ИТҮ ЯГЫНДАБЫЗ”

Зур сәүдә үзәкләре белән конкуренция шартларында эшли бүген районның кулланучылар җәмгыяте. Авылларда әледән-әле шәхси эшкуарлар үзләренең сәүдә нокталарын ача. Кешеләрнең сайлау мөмкинлеге киң. Мондый очракта халыкның ихтыяҗын беренче урынга куеп, ассортиментны төрләндереп торганда гына табышлы эшләргә мөмкин. „Радуга” кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре агымдагы елның беренче яртыеллыгында 36 миллион 139 мең сумлык эш башкарган. Быел кооперация оешмасы 92нче тапкыр үзенең һөнәри бәйрәмен билгели.

АЕРЫМ КАТЕГОРИЯ ГРАЖДАННАРЫНА — СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ

Агымдагы елның 26нчы июнендә Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең „Аерым категория гражданнарына социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында”гы 264 санлы карары көченә керде. Социаль контракт нигезендә күрсәтелгән ярдәм Русия Федерациясе гражданлыгына ия, аз тәэмин ителгән, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр өчен тәгаенләнгән. Бер тапкыр бирелә торган ярдәмне алу өчен гариза бирү шарт. Бу ярдәмгә кемнәр дәгъва итә ала? Акчалата бирелгән әлеге ярдәмне нинди максатларга юнәлтергә мөмкин, моның өчен нинди документлар китерергә кирәклеген гәзит укучыларыбызга җиткерү йөзеннән Халыкны социаль яклау республика үзәгенең дәүләт казна учреждениесе филиалының Балтач районы бүлегенең өлкән эксперты Зилия ФӘЙЗРАХМАНОВАга мөрәҗәгать иттек.

ИҢ ЕГӘРЛЕЛӘР, АКТИВЛАР ХӨРМӘТЛӘНДЕ

Дәвамлы яңгырлардан соң Яшьләр бәйрәмендә көн аяз һәм җылы булды. Гүя, табигать тә яшьләр белән беррәттән, шатланды бу көнне. Иртәнге сәгатьләрдә балалар өчен төрле чаралар оештырылса, кичен яшьләр бер-берсе белән аралашты, күңел ачты.
Яшьлек — кеше гомеренең иң гүзәл мизгеле. Якты уй-хыяллар белән, киләчәккә матур планнар корып яшәлгән чак. Бәйрәм хуҗаларын тәбрикләргә килгән район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов та бу хакта сөйләде.

ҺӘР САБЫЙ БӘХЕТКӘ ЛАЕК

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Иске Балтач авылының үзәк мәйданында бихисап балалар җыелып, бер-берсе белән аралышты, күңел ачты. Балалар иҗаты үзәге оештырган бәйрәмгә сабыйлар, мәктәп укучылары, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр килгән иде.

МАТУРЛЫККА ОМТЫЛЫП ЯШИК

Районда башлап үткәрелгән „Китапханә төне”нән кайткач күңелне матур хисләр биләп алды. Янәшәбездә үз куллары белән гүзәллек тудыручы алтын куллы, җор телле кешеләр күп булуына сокланмау мөмкин түгел. Бакчачылар, кул эше осталары, шигырь иҗат итүчеләр— һәммәсе дә күңеленә якын шөгыльне йөрәге аша үткәргән. Бәйрәмгә чакырылган осталарны йотлыгып тыңлап утырганда, эх, миннән дә бу эш чыкмас микән, дигән уйлар башка килде. Кем белә, бәлки мондый чарадан соң уңганнарга иярүчеләр дә булыр. Китапханәдә үткәрелгән мавыктыргыч һәм фәһемле төн күпләргә сабак бирде.

ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕНДӘ — РАЙОНДАШЫБЫЗ

„Ел укытучысы” конкурсына быел үзләрен сынап карарга республиканың төрле районнарыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы килгән. Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Рима Мансурова мәртәбәле һөнәри бәйгедә катнашып лауреатлар исемлегенә керде.

БЕР ҖЫЛЫ СҮЗ ҖИТӘ...

„Балаларга елмаю бүләк ит” акциясе чикләрендә Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары Иске Балтач авылында урнашкан һәм 9 районны хезмәтләндергән мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү үзәгендә булдылар. Волонтёр студентлар ихлас күңелдән биредәге балалар белән аралашып, үзләренең күңел җылысын бүләк иттеләр.

ТАБИБКА КҮРЕНЕР ӨЧЕН ЯЗЫЛУ ЫСУЛЛАРЫ

Замана алга барган саен тормышыбызга да әледән-әле үзгәрешләр килеп керә. Интернет челтәре аша паспорт алуны рәсмиләштерү, балалар бакчасына чиратка басу һәм башкалар. Интернет аша врачка кабул ителүгә язылу хакында да ишеткәнебез бар. Кайбер җирләрдә андый күренеш инде күптән практикалана.

РЕСПУБЛИКА БУЕНЧА БЕРЕНЧЕ УРЫН

Борай районында үткән зона ярышларында икенче урын яулаган Балтач районының волейбол буенча җыелма командасы республика күләмендә чыгыш ясарга хокук алган иде. Әбҗәлил районында узган республика бәйгесенә иң көчле 14 команда юлланды. Кызу бәйгеләрдә безнең Иске Балтач урта мәктәбенең „Лидер” спорт клубы командасы беренче урын яулады.

УҢАЛМАС ЯРАЛАР КАЛДЫРСА ДА...

Дөньяда сау-сәламәт булып та авырлыкларны җиңеп чыгу җиңелдән түгел. Илекәй авылы егете Фирдат Сабировның Әфган сугышыннан җәрәһәт алып кайткач башында мең төрле уй була. Арытабан ничек яшәргә, ничек дөньяга яраклашырга, үз урыныңны табарга? Ярый, язмыш җилләренә каршы торырга үзендә рух ныклыгы, көч таба. Үзен яраткан шөгыленә багышлый, гаилә кора. Кешеләргә кирәкле булу хисе арытабан эшләргә көч бирә.

RSS-материал