Рифина НИГАМӘЕВА

ЯШЬ БУЛУГА НИ ҖИТӘ?!

Яшьләр Сабан туе актив тормыш позициясе белән яшәгән райондашларыбызны бер мәйданга туплады. Бәйрәм уңаеннан яшьләрне район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров котлады. Чара районыбызның талантлы яшьләре бүләк иткән җыр-моңга һәм Уфа шәһәреннән килгән җырчыларның чыгышларына күмелде.

ЙӨЗЕНЧЕ САБЫЙГА —КАДЕР-ХӨРМӘТ

Районыбызда быелгы елда йөзенче гражданин дөньяга килде. Ул сабый —Иске Балтач авылында яшәүче Регина Фәнәис кызы һәм Рөстәм Фәнис улы Йосыповларның кызлары Камилә. ЗАГС бүлеге бинасында нарасый хөрмәтенә күркәм чара үтте. Гаиләнең шатлыклы вакыйгасын уртаклашырга район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров та килде. Яңа туган сабый адресына изге теләкләр, җырлар яңгырады.

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ХЕЗМӘТ, ДУСЛЫК, ӨМЕТ ҖЕПЛӘРЕННӘН ҮРЕЛГӘН УЛ БӘЙРӘМ — САБАНТУЙ!

12 июнь — Русия көнендә Балтач хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын — Сабан туен бәйрәм итте. Олы бәйрәмдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Рөстәм Зәки улы тирмәләрдә булып халык белән аралашты, райондашларын хезмәт тантанасы белән тәбрикләде, Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

МАЛ АЗЫГЫ ХӘЗЕРЛӘҮДӘ —БЕРЕНЧЕЛӘР

Быелгы язда явым-төшем чамасыннан күп булды дип әйтеп булмый. Әмма җирдә дым күп. Көннәр җылы. Шунлыктан, күпьеллык үләннәр башка елларга караганда тизрәк уңды. Терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен аларны вакытында чабарга кирәк. Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы районда беренчеләрдән булып бу мөһим кампаниягә кушылды. Биредә 1 июнь көнне күпьеллык үләннәрне чабуга төштеләр.

АЛАР — ТОРМЫШ ГӨЛЛӘРЕ

Балаларны яклау көненә багышланган район күләмендәге чара традиция буенча Иске Балтач авылының үзәк мәйданында үтте. Анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары чакырылган иде. Аларны озатып килгән тәрбиячеләр һәм укытучылар белән беррәттән, чарага зур әниләр, зур әтиләр дә килде. Көн эссе, әмма һава шартлары гына талантларга киртә була алмый. Балалар бәйрәм көнендә җырлап, биеп үз сәләтләрен күрсәтеп калырга тырышты. Чараны оештыручылар актив балаларга бүләкләр өләште. Асфальтта рәсем төшерү, йөгерүдә, төз атуда һәм башка төр уеннарда көч сынашты.

ХӘРБИ-КЫР ҖЫЕННАРЫНДА

Традиция буенча үткәрелгән хәрби-кыр җыеннары „Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере базасында 18нче майдан алып 21нче майга кадәр барды. Яшүсмерләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне, солдат тормышы белән якыннан таныштыруны максат итеп куйган җыеннарда биш дистә егет катнашты.

ҖАВАПЛЫ КАМПАНИЯ АЛДЫННАН

Элек-электән ата-бабаларыбыз җир эшкәртеп, иген үстереп көн күргән. Гади крестьянны сабан, тырмасыз күз алдына китерүе читен. Бүген исә җир сөреп, тырматып, берничә тапкыр эшкәртеп ашлык үстерү рентабельле түгел дигән уйда белгечләр. Бу фикер буш сүз түгел. Еллар дәвамында исбатланган чынбарлык.

ҖИЛДӘЙ ҖИТЕЗ ЧАҢГЫЧЫ

Чаңгы ярышы яшьләр һәм олылар арасында киң популярлык яулаган спорт төре. Аның белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бездә мөмкинлекләр зур.

КӨР БОЗАУЛАР— ТЕРЛЕКЧЕ ХЕЗМӘТЕ КӨЗГЕСЕ

Чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыятендә бозаулар карау ирле-хатынлы Алёна һәм Рудольф Салиевларга йөкләтелгән. Алар эшне хатын-кызныкына һәм ир-атныкына бүлми. Каерып печәнен дә төйиләр, апарасын да бергәләп пешерәләр.

САВУЧЫ ҖАВАПЛЫЛЫГЫНА ДА БӘЙЛЕ

Чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыяте районда „Россия”, „Луч” җәмгыятьләреннән кала бүгенге көндә сөт җитештерү буенча алдынгы позицияләрне били. Мал саны күп булмаса да, җитештерүчәнлекнең югары булуы малларның иркендә асралуы, сыерларның үрчем китерүенә бәйле, диләр.

RSS-материал