Рифина НИГАМӘЕВА

ЯЗГЫ ТАШКЫНГА ӘЗЕРЛЕК ТИКШЕРЕЛДЕ

Яз ничек килерен алдан әйтеп булмый. Күп төрле фаразлар йөри. Әмма аның үз холкы. Шунлыктан язгы ташкыннарга әзер булу бүгенге көндә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Ни дисәң дә, табигать кешене аптыратудан туктамый. Февраль аендагы җылы көннәрне генә алыйк. Хәйбулла районындагы гадәттән тыш хәлләр хакында да хәбәрдар булу безне җитди булырга өнди. Кар гарасатыннан коткарырга хәтта хәрбиләрне дә җәлеп иттеләр ул төбәктә. Көтелмәгән хәлдә кеше югалып калмасын өчен кисәтү эшләре алып бару урынлы мондый очракта.

„КАРТЛЫККА ЯШЬТӘН ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ КИРӘК”

28 Январь, 2016 - 12:00Рифина НИГАМӘЕВАСпорт

Штәнде авылында гомер итүче Рәдифә Мансурова сәламәт яшәү рәвеше алып барган райондашларыбызның берсе. Ул егерме елдан артык салкын су белән коена, йөгерә, пыяла сыныклары өстендә йөри. Сәламәт булу өчен күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы мөһим икәнлеген билгели. „Картлыкка яшьтән әзерләнергә кирәк,”— ди язмамның герое.

КАЗЛАР ҮСТЕРҮДӘ ӘЙДӘҮЧЕ

Людмила Завьялова — Курач авылы кызы. Башкалардан аермалы буларак, урта мәктәпне тәмамлагач чит якларга чыгып китү ягын карамый ул. Туган авылы төпкелдә урнашуга карамастан, анда калуны хуп күрә. Булачак һөнәрен сайлаганда да авыл белән бәйлесенә өстенлек бирә. Дуван авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетында читтән торып укый. Һөнәр үзләштергән мәлендә кошчылык фермасына эшкә килә. Биредә көч салуына да 7 ел вакыт узган. Бер ел эшләгәннән соң, Людмила Анатольевнаны ферма мөдире итеп билгелиләр. Үз эшен белеп, яратып башкарган кызның фикере җитәкчеләр өчен дә мөһим.

КИҢ КҮҢЕЛЛЕЛЕК МӘРХӘМӘТЛЕККӘ ЮЛ САЛА

Җир йөзендә нинди генә аналар юк. Берәүләр баласы өчен утка-суга керергә әзер, икенчеләр исә үзенең нарасыен дөньяга килгәч тә язмыш сынауларына дучар итә. Үз балалары янына чит-ят кешеләрнең балаларын да сыендырып, аларның барысына да тигез наз өләшкән, тәрбия биргән батыр йөрәкле әниләр дә бар арабызда. Мата авылында яшәүче Римма Тәвис кызы нәкъ шундыйлардан. Ул тормыш иптәше Фларис Әхнәф улы белән ике балалары янына янә өч кыз баланы тәрбиягә алган.

УРТАК ХЕЗМӘТ НӘТИҖӘЛЕ

Ветеринария хезмәте авыл хуҗалыгында иң мөһим урынны биләгән тармак булып кала. Малларның сәламәт булуы, өстәлләребездә сыйфатлы продукциянең урын алуы ветеринария хезмәткәрләренең тырышлыгына бәйле.

ТОРМЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ— МӨҺИМ МӘСЬӘЛӘ

Укытучыларның август киңәшмәсе элек-электән фикер алышу, алдагы уку елына бурычлар билгеләү мәйданы. Быелгы чарада исә укыту процессын заман таләпләренә ярашлы оештыру, хезмәт тәрбиясе, мәгариф өлкәсендә чыгымнарны экономияләү, белем учакларына ир укытучыларны җәлеп итү, кадрларны „яшәртү” кебек күпкырлы мәсьәләләр күтәрелде.

ЯКЫН ТУГАННАРДАЙ АРАЛАШЫП

Һава-десант гаскәрләре оештырылуына быел 85 ел тулды. Бу дата районда да киң билгеләнде. Элиталы гаскәрләрнең берсендә хезмәт иткән райондашлар бу көнне бер-берсе белән аралашты. Десантчылар өчен тантаналы чара оештырылды. Район мәдәният сараенда концерт булды, кичәге солдатлар спорт уеннарында көч сынашты, яуда һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салдылар.

ЯШЬЛЕК ДӘРТЕ, ЯЛКЫНЫНА БЕРНӘРСӘ КИРТӘ ТҮГЕЛ

„Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере икенче агымга балаларны үзенә туплады. Төрле мәктәпләрдән килгән 81 укучы биредә ял итә. Икенче агым туристик-туган якны өйрәнү юнәлешендә эшли.

ЧИМАЛЫ СЫЙФАТЛЫ БУЛГАЧ...

„Общепит” кулланучылар җәмгыятенең ит һәм пилмән цехында җитештерелгән продукция: тәмле пилмәннәр, сусыл ярымфабрикатлар магазин киштәләрендә озак ятмый. Район халкы аларны еллар дәвамында сынап, башка җирләрдә әзерләнгәннәр белән чагыштыра. Нәтиҗәдә, үзебездә җитештерелгәнне сайлап ала. Бу очраклы түгел, чөнки биредә сыйфат төшенчәсе иң мөһиме.

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ПРОДУКЦИЯГӘ ӨСТЕНЛЕК АРТА

„Радуга” кулланучылар җәмгыяте чираттагы һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Сәүдә итү, җәмәгать туклануы, хәзерләүләр өлкәсендә үсеш күзәтелә. Ә „Общепит” кулланучылар җәмгыятенең кондитер цехында үсеш темпы 148 процентка тиң. Планны арттырып үтәү хезмәт шартларының яхшыруын һәм биредә көч салганнарның тырышлыгын чагылдыра.

RSS-материал