Гөлшат ЮНЫСОВА

СОЦИАЛЬ ПРИЮТТА — ТАНТАНА

Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята. Йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган сыман. Ләкин алар да башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр бит. Юк, ни сәбәпледер алар әти-әниле булу бәхетеннән мәхрүм ителгән. Аларның башларыннан сыйпап, хәерле төн теләп, әкиятләр сөйли-сөйли йоклатучы, тәмле ризык әзерләп кыстый-кыстый ашатучы әниләре, усал, кырыс язмыш җилләреннән саклаучы, яклаучы әтиләре юк. Бу балаларның күңелләре китек. Өс-башлары мул, тамаклары тук булса да алар җылы сүздән мәхрүм. Гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да, приюты да алыштыра алмый инде. Һәр балага гаилә кирәк.

ЯШЬЛӘР СОВЕТЫ ЭШЕН БАШЛАДЫ

Без күп тапкырлар „Яшьләр безнең киләчәгебез”, — дип кабатлыйбыз. Ә алар турында без нәрсә беләбез? Кәефләре, бүгенге яшьләр нәрсә белән кызыксыналар соң? Безнең район киләчәге дә бүген үсеп килүче яшь буын кулында.

БУЛАЧАК ХӘРБИЛӘР ТӘРБИЯЛИЛӘР

6 август көнне «Алтын башак» ял һәм савыктыру лагеренда өченче агымны ачу тантанасы үтте. Агым «Яшь спецназчылар» исеме астында эшлиячәк. Бу юлы лагерь 40 балага үз ишекләрен ачты. Хәрби-патриотик профильле агымда балалар сәламәт һәм файдалы ял итсен өчен бар уңайлыклар да булдырылган. Алар җәйге ялдан соң яңа уку елына көч туплап, физик формаларын яхшырту өчен килгәннәр. Кыскасы, биредә булачак спортчылар, Ватанны саклаячак егетләр тәрбияләнә дисәк тә була.
«Алтын башак» ял һәм савыктыру лагеренда балаларның ялын оештыру өчен район бюджеты һәм район яшьләр комитеты тарафыннан акча бүленгән. Агымдагы елда бу юнәлеш өчен бүленгән акча 300 меңгә якын сум тәшкил итә.

БАСУЛАРДА ЭШНЕҢ КЫЗГАН МӘЛЕ

Урак дигәч, әле ул басуларда ашлык суктыру гына түгел. Чынбарлыкта исә ул — иң авыр, иң мәшәкатьле авыл хуҗалыгы кампаниясе. Игенне урып-суктыру, ашлыкны келәтләргә салу, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы ел өчен орлык хәзерләү. Шушы күләмле эшләрне комплекслы һәм оешкан төстә алып бара җаваплылыгы чикләнгән «Восток» җәмгыяте эшчәннәре.

НИ ӨЧЕН ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕН ҖИМЕРӘЛӘР?

Әлегә кадәр юл хәрәкәте проблемасын күтәргәндә иң беренче чиратта юл кагыйдәләрен бозу, исерек килеш яисә яше җитмәгән гражданнарның руль артына утырып чыгуы, аларга юл куймас өчен төрле чаралар күрелсә дә, юл фаҗигаләренең еш кабатлануы телгә алына иде. Ә бүген исә яңа бер проблема килеп туды. Ул да булса юл хәрәкәтен көйләүче билгеләрне җимерү, аларны яраклылыктан чыгару, яисә бөтенләй алып ташлау.

«АЛТЫН БАШАК»ТА БУЛГАН КҮҢЕЛЛЕ МИЗГЕЛЛӘР

24 июль көнне «Алтын башак» ял һәм савыктыру лагеренда икенче агымны тантаналы ябу чарасы үтте. Балаларның күңелле ялы, гомумән, лагерь тормышы белән якыннан танышу өчен лагерь начальнигы Роза Мифтаховага мөрәҗәгать иттек.

«АЛТЫН БАШАК»ТА ЯЛЛАР КҮҢЕЛЛЕ ҮТӘ

Кояшта кызыну, рәхәтләнеп су коену, хозур табигатькә соклану, яңа дуслар һәм танышлар белән җылы очрашу — күп балалар җәйге каникулларын моннан башка күз алдына да китерә алмый. Алар ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрсен өчен өлкәннәр, мәгариф учреждениеләре коллективлары да зур тырышлык сала.

ЯҢА СӘҮДӘ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ

2013 елга кадәр урамнарда сатуны бетерү йөзеннәналып барылган чаралар безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Киләчәктә сату эшләре бина эчендә алып барылачак. Шушы программаны тормышка ашырып төрле магазиннар, сәүдә үзәкләре төзелә, яңартыла. Бу сатучыларга да, клиентлар өчен дә уңайлы.

ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛЫШ ЗУР БУЛГАЧ...

Башкортстан Республикасының XX авыл спорт уеннарына гер спорты буенча финал ярышлары үтте. Бәйге апрель аенда оештырылган иде. Анда Балтач районының җыелма командасы да катнашты. Һәм командалар арасында балтачлылар икенче урынны яулады. Шәхси беренчелектә 90 килограммнан югары авырлык категориясендә якташыбыз, Югары Карыш урта мәктәбе укытучысы Ильяс Шәймөхәмәтов өченче урынны алды.

ГИМНАСТИКА ГЫНА ДИМӘ...

Спорт гимнастикасы — төрле гимнастик корылмаларда үтә торган иң борынгы ярыш төрләренең берсе. Гимнастика күп кенә спорт төрләренең техник нигезе булып тора. Ул техник күнегүләр генә биреп калмый, ә кешедә көч, сыгылмалылык, чыдамлылык, хәрәкәт координациясе, рухи тынычлык кебек сыйфатлар да тәрбияли.

RSS-материал