Гөлназ КАШАНОВА

ЯШЬ ТАЛАНТЛАР БЕЛӘН ГОРУРЛАНЫРГА МӨМКИН

Районның балалар сәнгате мәктәбе яшь талантларны эстетик яктан тәрбияләүче бердәнбер учак. Сәләтләр тәрбияләүче үзәк әледән-әле мәдәниятебез дөньясын яшь, өметле талантлар белән тулыландыра.

Аның чираттагысы да биш ел дәвамында сайлаган юнәлешләре буенча белем алып, үзләрен сынлы сәнгать дөньясында танытып өлгергән яшь рәссамнәрнең йомгаклау күргәзмәсендә ачык күренде.

БАЛТАЧЛЫЛАР ДА СЫНАТМАДЫ

Стәрлетамак шәһәрендә „Арт-старт” дигән баш астында 3нче республика иҗади проектлар конкурсы үтте. Балаларда иҗади инициатива тудыру, аларның сәнгать, музыка һәм әдәбият өлкәләрендә интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен тормышка ашыру конкурсның максатын билгеләде.

Бәйгенең беренче этабы читтән торып үтсә, икенчесенә иң яхшы дип табылган иҗади эшләр авторлары махсус чакыру алды.

РӘХМӘТ СИҢА, ВЕТЕРАН!

Бөек Җиңүнең җитмеш беренче язын каршылаган көннәрдә илебезнең һәр почмагында 9 Май бәйрәме уңаеннан чаралар, сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашлыгында акцияләр, очрашулар оештырыла. Шушы көннәрдә районның «Романтик» яшүсмерләр клубы активистлары «Рәхмәт сиңа, ветеран!» акциясенә старт бирде.

Яшүсмерләр клубының нәни активистлары Иске Балтач авылында яшәүче сугыш ветераннары адресына тәбрикләүләр юлладылар һәм үз куллары белән Җиңү көненә багышланып эшләнгән панно, Рәхмәт хаты һәм Георгий тасмасын тапшырдылар.

ИЛ ИМИНЛЕГЕН САКЛАУ ӨЧЕН БАТЫР ИР КИРӘК

„Язгы чакыруда Башкортстан Республикасыннан 5300дән артык ир-егет Кораллы Көчләр сафына алына. „Безнең төбәктән 105 ир-егеткә хәрби хезмәткә чакыру повесткасы бирелде”, — диде Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районы буенча бүлек начальнигы Ансар Арсланов.

Шулай ук булачак солдатларның тәүге төркеме хәрби частьләргә 12нче майда юлланачак дип белдерде ул.

ТУКАЙ ТЕЛЕ — БЕЗНЕҢ ТУГАН ТЕЛ!

26 Апрель, 2016 - 15:57Гөлназ КАШАНОВАМәгариф

Апрель ае — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган ае.
Районның „Буратино” балалар бакчасында да шагыйрьнең туган көненә багышланган „Тукай бәйрәме” кичәсе оештырылды.

ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ КӨНЕ УҢАЕННАН

Русия Президенты Владимир Путинның Указына ярашлы, 2013нче елдан Русиядә Җирле үзидарә көне киң билгеләнә. Аның чираттагысы да районда җирле үзидарәнең халык яшәеше өчен юнәлтелгән ролен һәм әһәмиятен арттыру максатыннан актив, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар белән үрелде.

Узган атнада шушы өлкәдә фидакарь хезмәт салучы хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәре үңаеннан „Яшьлек” физкультура- савыктыру комплексына актив ял һәм спорт бәйрәменә җыеллды.

„ГЕОРГИЙ ТАСМАСЫ” — РӘХМӘТ БИЛГЕСЕ

22нче апрельдә Башкортстан „Георгий тасмасы” Бөтенрусия акциясенә кушылды. Тасманың кызгылт-сары һәм кара төсләре „ялкын һәм төтенне аңлата”, алар солдатның яу яланындагы каһарманлыгын символлаштыра.

„Георгий тасмасы” — Бөек Ватан сугышында Җиңү хакында хәтер символы, дөньяны фашизмнан азат иткән ветераннарга рәхмәт билгесе ул.

ЯШЬЛӘР СОВЕТЫ ЯҢАРТЫЛДЫ

12нче апрельдә Балтач районы муниципаль район Советы каршында хәрәкәтен алган Яшьләр Советының (яңартылган составы вәкилләре катнашлыгында) беренче утырышы үтте.

АРМИЯГӘ ВАКЫТ ҖИТКӘН!

Язгы чакыруда Башкортстаннан 5300дән артык ир-егет Кораллы Көчләр сафына алына. Булачак солдатларның тәүге төркеме 20нче апрельдә частьларга озатылачак.

БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ БӘХЕТЛЕ ИТӘ

Тәрбияче сәләте табигатьтән биреләдер, мөгаен. Әлбәттә, замана шәхесен тәрбияләү өчен бу һөнәр ияләре намуслы, табигый, түземле һәм эчкерсез булырга тиеш. Мондый күркәм сыйфатларга ия тәрбиячеләр безнең төбәктә дә бар, шундыйларның берсе — Анжела Хәтәм кызы Гыйләҗева. Аның иңендә утыз елга якын җаваплылык, күп көч һәм энергия таләп иткән тәрбияче хезмәте.

RSS-материал