Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА

КАЗ ӨМӘСЕ — МУЛЛЫК ЙОЛАСЫ

Начар авылында бүгенге көндә йөз йортта 348 кеше яши. Элек-электән бай саналган бу авыл. Тирә-якта яшәүче өлкәннәр ачлык елларында кытлык кичерүче кешеләрнең Начарга барып хәер сорашып йөрүләрен искә ала. Ачлыктан интегүчеләргә һәр йортта ризыгы табылган, ярдәм иткәннәр. Ә бүген ничек яши начарлылар? Ничек көн күрәләр, табыш итәләр? Күптән түгел үткән каз өмәсендә җыелган халык белән шул хакта фикер алыштык.

КИЯҮ САЙЛЫЙ ГӨРГӨРИ

Балтач халык театры спектакле 9нчы декабрь көнне тулы зал җыйды

АНА КАПИТАЛЫ КИРӘК ӘЛЕ

Бәхет өчен күп кирәкми. Әгәр шул бәхетне күреп, канәгать була белсәң. Иске Тимкә авылында гомер итүче Мәрьям һәм Рәфил Фәтхлисламовлар гаиләсе бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер тапкыр инандырды. Ана капиталына сатып алган өйләренә уңган куллары белән ямь артыннан ямь өстәп, бәхетле яшиләр, өч бала үстерәләр алар.

„ХӘЗИНӘ БАР БУ АВЫЛДА!”

Түбән Сикиязга Кыш бабай белән Карсылу килеп тә җитте
„Тамаша” район театр коллективлары фестиваленә Түбән Сикияз авылы халкы — әле анда көн итүчеләр дә, район үзәгендә яшәүчеләр дә елның-елында дәррәү кубып әзерләнә. Кунаклар, күрше авыллардан килүчеләр гаҗәпләнеп, сокланып, көнләшеп таралыша бу чарадан.

ҺӨНӘРМАНЛЫК ҺӘМ ТЫРЫШЛЫК — УҢЫШ НИГЕЗЕ

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре уңаеннан республиканың югары дәүләт бүләкләре бирелгән алдынгылар арасында райондашыбыз, „Луч” җәмгыяте механизаторы Илдар Фаманов та бар. Ул Башкортстан Республикасының Почёт грамотасы белән бүләкләнде.

ТАБИБЛАР КАЙТТЫ!

„Земство докторы” программасы буенча узган елда районга дүрт табиб кайтса, агымдагы елда үзәк район дәваханәсенең врачлар корпусы тагын ике кешегә тулыланды. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, Куватов исемендәге республика дәваханәсендә интернатура үткән Юлия Исламголова һәм Ильзида Акберовалар участок терапевтлары булып эшкә башлады.

„КАРТАЙМАСАҢ, ЯШЬЛЕК УЗМЫЙ УЛ!”

Гомеренең һәр мизгелен бәхетле итү кешенең үзеннән тора
„Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган республика иҗат фестивале икенче генә ел оештырылуына карамастан, өлкән яшьтәге меңләгән кешене сәхнәләргә мендерде, очраштырды, туплады. Агымдагы елда төбәк бәйгесендә җиңү яулаган райондашларыбыз фестивальнең республика этабында да уңышлы чыгыш ясадылар. Һәвәскәрләр Назил Мифтахов һәм Җәүдәт Гәрәевлар үзләре сәхнәгә куйган, „Бер картлыкта, бер яшьлектә” дип атаган татар биюе белән „Ансамбльләр” номинациясендә II дәрәҗә, Пётр Абдулов „Оригиналь жанр” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

ЙӨРӘК, ИЯР, ТӘХЕТ, ЭСКӘМИЯ...

Район мәдәният сарае алдында тимердән бизәкләп эшләгән йөрәк формасында композиция барлыкка килүенә игътибар иткәнсездер. Кавышучы парлар аның янында фотога төшә. Соклану белдереп узучылар бихисап. Эскәмияләрдә утырып ял итүчеләр дә күп. Бу күркәм почмакның барлыкка килү тарихы гәзит укучыларны да кызыксындырадыр.

ТӘҖРИБӘЛЕ БЕЛГЕЧ

Эшебезнең асылы халыкка йортын, җиһазларын төрле бәла-казалардан сакларга кирәклеген төшендерүдән гыйбарәт. Түбән Карыш һәм Анновка авылларын хәзмәтләндерүче агентыбыз Әнисә Суфиярова бу максатны уңышлы тормышка ашыруда беренче чиратта кешеләр белән уртак тел табу мөһим, дип саный.

„ТӨП МАКСАТЫМ — УҢЫШЛЫ ШӘХЕСЛӘР ТӘРБИЯЛӘҮ”

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Тәкыйуллинаның педагог булу теләге беренче сыйныфта укыганда ук бөреләнә. Сайлаган һөнәренә егерме ел дәвамында тугры кала ул.

RSS-материал