Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА

УКЫРГА, УКЫРГА ҺӘМ ТАГЫН БЕР ТАПКЫР УКЫРГА...


Бердәм дәүләт имтиханнары үтте, саннарга күз салырга вакыт


Республика буенча күрсәткечләрнең алдагы елларга караганда күпкә түбән булачагы турында фаразлар дөрескә чыкты. Рус теле имтиханының нәтиҗәләре билгеле булу алдыннан минималь баллның узган елдагы 36дан 24кә төшерелү хәбәре үк ата-аналарны да, сынаулар үтүче яшьләрне дә хафага салды. Имтихан тапшыру таләпләрен катгыйлату эзсез үтмәде: түбән баллар алучы күпләр өчен югары уку йортларына керү юлы быелга ябык булачак.

ТӨРЛЕ МИЛЛӘТ ВӘКИЛЛӘРЕ “АРКАН ИШТЕ” “СЕМЫК”ТА


Хәбәрдар булсагыз, 2010 елда Мишкә районында — бер километрга, 2013 елда Калтасы районында 2,3 километрга сузылган “Верёвочка” биюе белән мари халкы дан яулаган иде. Соңгысы, “Ший кандыра — 2013” III төбәкара фестиваль-конкурсы барышында Калтасының үзәк урамында 3,5 мең кеше биегән “Верёвочка” “Дөньяда иң озын көнчыгыш-мари биюе” рекордын раслаучы сертификатка ия булган хәтта.

“ҖӘЙЛӘРЕН ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕШӘР ЧИЛӘК КАЕН ҖИЛӘГЕ САТАБЫЗ!”


Алай гына да түгел: күп балалы Хәйдәршиннарның үзләренең савучылар командасы бар


Альбинага — 38, Винерга — 42 яшь. Бу искиткеч пар тугыз бала үстерә. Барысы да сәламәт, акыллы, чибәр, сәләтле. Берсеннән-берсе матур исемнәр кушкан аларга әти-әниләре: Элита, Артур, Альмир, Айгиз, Айназ, Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур. Әниләренең йөрәк астында яшәгән унынчысының тууын көтәләр. Ул дүрт кенә айлык әле. Альбина һәм Винер балалар тәрбияләүнең серен белә.
—Зур гаилә белән идарә итүе авыр түгелме?
—Юк, авыр түгел. Балаларны эшкә өйрәтсәң, кулда тотып була...

ӘЛШӘЙДӘН — ӨЧЕНЧЕ УРЫН ЯУЛАП

Балалар иҗат үзәгенең Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында эшләгән „Тамчылар” коллективы „Башкортстан энҗеләре” республика конкурс-фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 26 коллектив арасында балтачлылар өченче урынны яулады һәм БР Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. 6 „а” сыйныфы укучысы Ленара Солтанова „Җырларны иң яхшы башкаручы” номинациясендә җиңү яулады.

БЕРЕНЧЕ ТАБЫШ ЗУР ЭШЛӘРГӘ НИГЕЗ БУЛСЫН!

Иске Балтач авылында яшәүче Ралина һәм Дамир Шакировлар 2012 елда малтабарлык белән шөгыльләнү хыялларын тормышка ашырырга уйлыйлар. „Ният гамәлдән артык”, — ди халык мәкале. Бизнес-план төзеп БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшыралар. Нәтиҗә озак көттерми. Бүген инде Шакировлар хезмәтләренең беренче табышларын күрә башлаган.

“ТАЛАНТЛАР ЙОЛДЫЗЛЫГЫ”НДА

Күрше Мишкә районы вәкилләре балтачлыларга республика марафоны штандартын тапшырды

ЭСТАФЕТА — ТҮБӘН КАРЫШ АВЫЛ БИЛӘМӘСЕНДӘ

Мәдәният елына багышланган иң күркәм чараларның берсе — „Матурлыкны данлыйк!” эстафетасы районның авыл биләмәләре буйлап атлый. Богдан, Көндәшле, Ялангач авыл биләмәләрендә талантлы үзешчәннәрне сәхнәгә мендерде, спорт сөючеләрне ярышларга чыгарды ул. 11нче март көнне эстафета штандарты һәм альбомы Түбән Карыш авыл биләмәсенә күчте.

“УЙНА, ГАРМУН-2014” БӘЙГЕСЕНДӘ

“Матурлыкны данлыйбыз” дип аталган мәдәни-спорт эстафетасына старт бирелде
Мәдәният елына багышланган эстафетаның вымпелы һәм альбомы Богдан авыл биләмәсе башлыгы Флория Солтановага тапшырылды. Богданлылар һәм тимкәлеләр нинди мәдәни чаралар белән гаҗәпләндерер, нинди спорт уеннары оештырыр? Бу чараларның иң чагу мизгелләре тарихи альбом битләрендә урын алачак.

УФАДАН ТАБИБЛАР КИЛДЕ

Авылларда яшәүчеләр очрашулар вакытында БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәриповка Уфа табибларының районга килеп, авыруларга ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Шушы көннәрдә бу эш уңышлы оештырылды.

БЕР КӨННЕ ИКЕ БӘЙРӘМ

Курачта — балалар бакчасы, Иске Тимкәдә хоккей мәйданчыгы ачылды

RSS-материал