Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА

МУЛ ПРОДУКЦИЯ АЛУ МАКСАТЫ БЕЛӘН

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. „Дильмиев Р. Ш. шәхси предприятиесе”ндә дә терлек азыгының ныклы базасын булдыру максатында актив эш алып барыла.

ЯЗМЫШ БҮЛӘГЕ

Каргалы авылында үрнәкле гомер кичерүче Сафия һәм Әгъзам Хәтмуллиннарның гаилә коруларына 63 ел була. Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Әгъзам Хәтмуллин Бөек Җиңүнең 70нче язында 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аның 20 яше сугыштан кайткач кына тула ...

ӨЛГЕРЛЕК ҺӘМ ОЕШКАНЛЫК БЕЛӘН

Яшел урак өсте авыл эшчәннәреннән зур өлгерлек таләп итә. Җәйнең гомере кыска гына: бөртекле культураларны урып-җыю сезонына да бик аз вакыт калып бара. Аңа кадәр терлекләрне кышлатуга яшел азык әзерләүне тәмамларга кирәк. Шул сәбәпле, „Мотор” җәмгыятендә эшләр берничә фронтта берьюлы зур оешканлык белән алып барыла.

„АТА-БАБАЛАРНЫҢ ҖИР ЭШКӘРТҮ ЫСУЛЫН ЫШАНЫЧЛЫ ДИП САНЫЙБЫЗ”

Чикләнгән җаваплылыктагы „Луч” җәмгыяте директоры Фирдинант Арслановның фикере нигезле. „Безнең хуҗалык җирләренең үзенчәлеге шундый. Туфракның авыр булуы яңа технологияләр кулланудан тыелырга мәҗбүр итә”, — дип аңлата ул үзенең позициясен.

КОЯШЛЫ КӨННЕҢ ҺӘР МИНУТЫ КАДЕРЛЕ

Быелгы җәй авыл эшчәннәрен йә озайлы эссе һава, йә туктамас яңгырлар белән сыный. Шуңа да хәстәрлекле хуҗалар болытлар астыннан кояш күрендеме, эшкә тотына. Җәйнең нәкъ үзәге: алдагы ел уңышына нигез салырга да, терлекләргә кышка җитәрлек яшел азык әзерләргә дә өлгерергә кирәк.

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ХЕЗМӘТ, ДУСЛЫК, ӨМЕТ ҖЕПЛӘРЕННӘН ҮРЕЛГӘН УЛ БӘЙРӘМ — САБАНТУЙ!

12 июнь — Русия көнендә Балтач хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын — Сабан туен бәйрәм итте. Олы бәйрәмдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Рөстәм Зәки улы тирмәләрдә булып халык белән аралашты, райондашларын хезмәт тантанасы белән тәбрикләде, Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ТӘНГӘ — СИХӘТ, КҮҢЕЛЛӘРГӘ ДӘРТ БИРСЕН МИЛЛИ ЙОЛА!

Идел буеннан күченүче башка халыклар арасында иң беренчеләрдән булып хәзерге Балтач районы җирләренә килеп төпләнүчеләр — мари крестьяннары. Бүген район территориясендә 18 торак пунктта 2701 мари һәм 3 авылда 488 удмурт халкы яши. Узган шимбәдә XVII – XVIII гасырларда барлыкка килгән мари авылларының иң „өлкәне” — Иванайда фин-угор халыкларының „Семык” милли бәйрәме узды.

СӘНГАТЬКӘ ИХЛАС ОМТЫЛЫШ БЕЛӘН

Районның балалар сәнгате мәктәбе традицион рәвештә ел саен май аенда отчёт концерты оештыра. Быелгы чарада 75 чыгарылыш укучысы — халык кораллары, фортепьяно, вокал, сынлы сәнгать, хореография бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр — мәктәпне тәмамлау турында документ алды. Алар арасында Уфа, Мәскәү, Сочи шәһәрләре, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясаган данлыклы „Зөлфия” үрнәкле бию ансамбле әгъзалары да бар.

„Безнең җырлар корыч штыйк булып кадалсыннар явыз дошманга!”

Бөек Ватан сугышы чорында районда чыккан „Генераль сызык өчен” гәзите төпләмәләре Республика матбугат архивында тулысынча сакланган. „Кызыл таң” гәзите башлангычы белән оештырылган „Корал һәм каләм белән” дип исемләнгән марафонга әзерләнү барышында „Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре тарафыннан аларга анализ ясалды. 1942 елның 3 июненнән алып 1945 елның апрель аена кадәр — ил өчен иң җаваплы чорда — гәзитнең редакторы булып Габделхәй Умеркәев эшләгән. Бу вакытта гәзит кичергән үзгәрешләр хезмәткәрләрдә дә, 20 май көнне редакциягә эстафета тапшыру тантанасына җыелган укучылар, укытучылар һәм актив хәбәрчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.

ОЛИМПИАДАНЫҢ ИСТӘЛЕКЛЕ МЕДАЛЬЛӘРЕ

Балтач егетләре Нәфис Суфиянов һәм Илгиз Мостафин XXII Кышкы Олимпиада уеннарын әзерләү һәм үткәрүдәге хезмәтләре өчен истәлекле медальләр һәм РФ Президенты Владимир Путин имзасы белән Мактау грамоталарына лаек булды.

RSS-материал