Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА

Балтач балалар сәнгате мәктәбенең отчет концерты

Отчёт концертында 27 чыгарылыш укучысына сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды. Алар арасында баянчылар һәм рәссамнар күп.

ӨЛКӘН БУЫН БАЛТАЧЛЫЛАРНЫҢ УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШЫ

Районның өлкән буын сәләтле һәвәскәрләре „Мин яратам сине, тормыш!” республика конкурсында катнашты. Жюри әгъзалары тарафыннан балтачлыларның чыгышы иң уңышлысы дип табылды.

„ЯҢАЧА ЭШЛӘРГӘ, ЯҢАЧА ЯШӘРГӘ ӨЙРӘНЕРГӘ!”

Район тарихында үзенчәлекле эз калдырып, вакыйгаларга бай 2015 ел безнең белән хушлаша. Декабрь аенда Марсель Сәүбән улы Закировның район Хакимиятен җитәкләвенә дә бер ел тулды. Узып барган елның уңышлары һәм тормышка ашып җитмәгән планнары, район җитәкчелегенең алдагы елга ниятләгән эшләре турында сөйләшү бик вакытлы булыр. Киләчәккә планнарны район Хакимияте башлыгы Марсель ЗАКИРОВ белән бергәләп корырга чакырабыз сезне, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!

„МИЛЛИ ҮЗАҢНЫ САКЛАУ — ТӨП БУРЫЧЫБЫЗ”

Уфада IV Бөтендөнья башкортлары корылтае үтте. Узган атнаның җомга көнендә башкалабыз бу чарага илнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән кунаклар кабул итте, шимбә көнне исә төп чаралар узды. Форумда барлыгы 400дән артык делегат катнашты. III Бөтендөнья башкортлары корылтае биш ел элек узган иде.

БЕРЬЮЛЫ 50 ТАКТАДА — ШАШКАЧЫЛАР ЯРЫШЫ

Шашка буенча биш тапкыр дөнья чемпионы, Башкортстан Республикасының шашка федерациясе башкарма комитеты рәисе, БР Җәмәгать палатасы әгъзасы Тамара Тансыккужина район мәктәпләре укучылары белән очрашты. Чара якташыбыз, дөнья чемпионының ярдәмчесе Наил Галләмов инициативасы белән оештырылды.

МИЛЛӘТ ҺӘМ ТЕЛ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ — КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

21-22 ноябрьдә үтәчәк IV Бөтендөнья башкортлары корылтаенда башкорт телен, милли мәгарифне үстерү, җирдән файдалану, башкорт халкының рухын билгеләгән милли мәдәниятне саклап калу кебек көнүзәк мәсьәләләр каралачак. 27 октябрь көнне Балтач районында яшәүче башкортлар корылтаеның башкарма комитеты әгъзалары бу мәсьәләләргә бәйле үз фикерләрен әйтте, проблемаларны билгеләде һәм милли җыенга делегатлар сайлады.

КОЯШЛЫ БАКЧАДА

Тутагач авылы „Елмаю” балалар бакчасы тәрбиячесе Лифә Суфиярованың педагогик стажы 35 ел. Бакчага килүче 10 малай һәм 11 кызны Лифә Әхнәф кызы һәр көнне кояштай елмаеп көтеп ала, көннең һәр минутын нәниләр өчен файдалы итеп үткәрергә омтыла. Тәрбияче кызыклы дәресләр, ихлас аралашу белән балаларның һәм аларның әти-әниләренең күңелен күптән яулаган: нәниләрнең бакчага килми калу очрагы бик сирәк биредә.

БАЛАЛАР ӨЧЕН БЕРЬЮЛЫ ИКЕ БӘЙРӘМ

Белем көнендә „Миләшкәй” балалар бакчасы нәниләргә ишекләрен ачты

„Көнбатыш” микрорайонында 139 урынга тәгаенләнгән мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесен ачу район үзәгендә балаларга бакчада урын җитмәү мәсьәләсен хәл итте. Алай гына да түгел, киләчәктә гаиләләрдә туым артуга төпле нигез һәм мөмкинлек бирде. Бу турыда бакча ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров белдерде.

„ЧИСТА СУ” ПРОГРАММАСЫ — ГАМӘЛДӘ

„Чиста су” федераль максатчан программасы чикләрендә Иске Балтач авылында агымдагы елда 12 километр озынлыкта суүткәргеч линияләр яңартыла. Трассада чикләнгән җаваплылыктагы „Коммуналь хуҗалык” җәмгыятенең көчле техникасы, тәҗрибәле ике бригадасы эшли.

КОЯШЛЫ КӨННӘР ТЕЛИБЕЗ СЕЗГӘ, ИГЕНЧЕЛӘР!

Авыл җирендә яшәүчеләр бер эш тәмамлануга барганда икенчесе өстәлеп торуына күнеккәннәр. Яшел урак кампаниясе ахырына якынлашуга район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре темп ала бара. Узган атна башында „Восток”, „Россия”, „Правда” хуҗалыклары 2015 елгы уракны башлап җибәрделәр. Атна азагына, кояшлы көннәрнең бер сәгатен дә әрәм итми, башка хуҗалыклар да бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга төштеләр.

RSS-материал