Дамир ХӘЙРТДИНОВ

ОСТАХАНӘ СЛЕСАРЬЛАРЫННАН КИМ ТҮГЕЛ АЛАР

Авыл ху җалыгы техникасына, аларның агрегатларына сервис остаханәләре шартларында капиталь ремонт үткәрү кыйммәткә төшә. 2014 елда, мәсәлән, СМД-60 двигателенә остаханәдә тулы ремонт үткәртү өчен 58 мең сум акча чыгарып салырга кирәк булган.

КОШЧЫЛАР ӨЧЕН „УРАК ӨСТЕ” ҖИТӘ

Моннан берничәкөн элек кешелек дөньясы Гашыйклар көнен билгеләде.”Мотор” җәмгыятенең Курач кошчылык фермасында да бу бәйрәмне билгеләү традициягә кергән.

«КРЕДИТ БИРӘБЕЗ, АЛСАҢ...»

Көрчек банкларны авыр хәлдә калдырганлыгы аңлышылып тора. Ни дисәм дә, алар клиентлар исәбенә яши. Хәер, Берләшкән кредит бюросы мәгълүматларына караганда, хәлләр бер дә канәгатьләнерлек түгел. Былтыр Русия буенча бирелгән кредитлар саны, 2014 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 29 процентка кыскарган. 2015 елда банклар гомум суммасы 2,4 триллион сумлык 21,7 миллион яңа кредит биргән. Ә 2014 клда алар 30,6 миллион клиентка барлыгы 4,5 триллион сумлык кредит биргән булганнар.
Сүз юк, көрчек мәлендә халык кредит рәсмиләштерүдән тыелып тора. Тик банклар, ничек кенә булмасын, клиентлар җәлеп итү ягында. Кесә телефонына ул шалтыраталар, ул уңайлы кредит шартлары тәкъдим итеп хәбәрләр җибәрәләр.

ЯШЬ БАЛАГА БУЛГАН КАРАШ СЫМАН...

„Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Штәнде сөтчелек фермасында яшь терлекләрне тармакның ышанычылы төп чарасы итеп үстерү мәсьәләсенә игътибар зур.

ТЕРКӘЛМӘГӘН КАРГИЗГЕЧКӘ УТЫРЫП ЧЫКСАҢ...

Юлдан тыш урыннарда йөрүче моточараларны эксплуатацияләү барышында кимчелекләрне профилактикалау максатында, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең агымдагы елның 15 гыйнварындагы 10 санлы боерыгына ярашлы, 1-29 февраль көннәрендә республика җирлегендә “Каргизгеч” айлыгы үтә. Айлык барышында нинди мәсьәләләргә игътибар ителәчәк? Боларны ачыклау максатында редакция хезмәткәре район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе баш белгеч эксперты Айрат Әхнәф улы Галләмовка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

ҺӨНӘР—ОЛЫ ТОРМЫШКА ЮЛ БАШЫ

Быел Балтачтагы төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлаган 30 студент—авыл хуҗалыгы машиналарын һәм корылмаларын ремонтлау слесаре, ”BCDEF” категорияле авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты, „С” категорияле водитель, 14 студент повар-кондитер белгечлегенә ия булып, кулларына һөнәри урта белемгә ия булу турында диплом алдылар.

ТИМЕРЛЕКТӘ УЧАК КАБЫНГАН ЧАК

Төбәгебездә табигый байлыклар күп. Ләкин башка төбәкләрдә булган кайбер байлыклар безнең тарафларда юк шул. Мәсәлән, ташкүмер шулар исәбендә.

Нәкъ менә шул ташкүмер кытлыгы „Россия” җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонтын башлап җибәрүне тоткарлаган. Чөнки аннан башка тимерлектә эш бара алмый. Кыш җитсә, ташкүмергә ихтыяҗ арта. Өйләребезне табигый газ белән җылытканга күрә аны без генә тоймыйбыз. Күп төбәкләрдә ул җылылык чыганагы булып тора.

БЕЗНЕКЕЛӘР ӨЧЕНЧЕ УРЫНДА

Анатолий Тарасов исеменд әгеге “Алтын шайба” үсмерләр арасындагы Бөтенрусия хоккей турнирының регуляр матчлары кызу барды. Чемпионатта катнашып нәтиҗәле уеннары белән көярмәнн әрен сөендергән 2001-2002 елларда туган малайлардан торган команда чемпионатның республика этабында катнашты.

ЭШЛӘР ГРАФИККА ЯРАШЛЫ АЛЫП БАРЫЛА

Көннәр язга табан юл алгач, машина-трактор паркылары остаханәләрендә эшләр җанлана. „Луч” җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техинка ремонтын графикка ярашлы алып баралар.

„ВОСТОК”ТА ҖИР КАДЕРЕН БЕЛӘЛӘР

„Восток” җәмгыяте механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты эшләренә ныклап тотынды. Чөнки эшләр графигы өлгерлек таләп итә. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы 1 февральгә —тагылма инвентарьны, 1 мартка—җир эшкәрт ү һәм чәч ү технкасын, 25 мартка тракторларны әзерлек сызыгына кую бурычын билгеләде.

RSS-материал