Дамир ХӘЙРТДИНОВ

БАСУЛАР УҢАЙЛЫ УРНАШУНЫҢ УҢАЙ БЕР НӘТИҖӘСЕ

Тургайлар килгәннән соң ике атна үткәч язгы кыр эшләре башланачагын электән үк фаразлаганнар. Кайда ничектер, мәгәр безнең тарафларда бу сынамыш туры килде. Тургайларның беренче сайравы 31 март көнендә ишетелгән иде. Аннан соң ике атна үтүгә районда язгы кыр эшләренә кул да салынды.

ТАНЫП СУЛАРЫНДА АККОШЛАР ЯЛГА ТУКТАЛДЫ

Танып буендагы хозурлыкка ямь өстәп, бүген елганың гидроузел төбәгенә аккошлар төште. Көннең икенче яртысында бу гаҗәеп тамашаны күрергә бу хакта хәбәрдар булган бихисап балтачлылар, яхшыйлылар агылды.

ТАШКЫН ЭПОПЕЯСЕ ТӘМАМЛАНМАДЫ ӘЛЕ

Кичә елгаларда су ярыйсы күтәрелде. Чөнки көн җылы торды. 12 апрель иртәсенә беркадәр салкынайтуы ташкын „ялкынын” беркадәр сүрелдерде. Тугайларга җәелгын кайбер елгалар кире ярларына кайтты. Ләкин бу районда ташкын эпопеясе тәмамланды дигән сүз түгел.

ЧӘЧҮЛЕК МӘЙДАННАРЫН КИҢӘЙТҮ БУРЫЧЫ КУЕЛА

Быел район игенчеләре алдында чәчүлекләр киңлеген 10 процентка арттырып, гомум мәйданны 55 гектарга җиткерү бурычы куела. Район басуларында язгы кыр эшләре 34 мең гектарда башкарылачак.

СУ ҮЗЕНӘ ЮЛ ТАПКАН, ЛӘКИН...

Язын инеш тә дәрьяга әверелә. Юл төзегән чакта су үткәрү корылмаларын салганда менә шуны исәпкә алырга кирәк тә соң. Иске Тушкыр—Асавка авыллары арасындагы юлны салганда кайчандыр менә шуны исәпкә алмау бүген проблема тудырды.

МЕХАНИЗАТОРЛАР ИМТИХАН ТОТТЫ

Техник карау үткәрелгән техниканы файдалану хәвефсезлек ягыннан ышанычылы икәнлеге бәхәссез. Ләкин үзйөрешле машиналарны дәүләт техник күзәтчелеге таләпләре белән исәпләшми файдаланучылар да очрый. Нәтиҗәдә, район буенча техник карау үткән техника күрсәткече түбән булып күренә, ә иң мөһиме— хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән техникадан әйләнә тирәдәгеләргә куркыныч зур. Бу мәсьәләгә карата җаваплылыкны арттыру йөзеннән, Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы базасында күрсәтмә киңәшмә үтте.

ЭШКӘ „ҖИГЕЛЕР” ЧАК ҖИТӘ

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты фронтында бурычлы калмады дип әйтергә нигез бар. Вак кимчелекләрне исәпләмәгәндә, билгеләнгән вакытка барлык төр техниканы әзерлек сызыгына куйдылар.

ЮЛЛАРДАГЫ ТИРӘН ЧОКЫРЛАРГА БЕРКЕМ ДӘ ШАТ ТҮГЕЛ

Яз җитте исә юлда чокырлар барлыкка килә. Кайберләре хәтта автомашина көпчәгенең яртысы күмелерлек тирәнлектә. Су белән тулган мондый чокырга автомашинаң белән зур тизлектә килеп керсәң, амортизаторларың сафтан чыгуын көт тә тор. Ярый да соң кузовыңа ук зыян килмәсә.

ЭЛЕКТРЧЫЛАР АЛДЫНДА ЭШ КҮЛӘМЕ ЗУР

Иске Тушкыр авылын электр энергиясе белән тәэмин иткән линиянең терәк баганалары 1972 елда утыртылган булган. Тимер-бетон нигезгә беркетелсә дә, агач материалдан баганалар, шулай ук чыбыкларны беркеткеч элмәкләр табигать тәэсиренә бирешә, чери. Баганалар авып һәм башка сәбәпләргә бәйле, бу төбәктәге авылларны электр энергиясе белән тәэмин иткән линияләрдә аварияләр булгалый иде. Бу мәсьәлә инде хәл ителү алдында.

КҮРСӘТКЕЧ ТҮБӘН—ХӘВЕФ ЮГАРЫ

Штәнде авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда исәптә торган барлык тракторларның былтыр 49 проценты гына техник карау үткәрелеп файдаланылган. Үзйөрешле машиналарны файдалану тәртибен аңлату йөзеннән, Штәнде авыл җирлегендә шәхси тракторлар хуҗалары белән очрашу үтте.

RSS-материал