Дамир ХӘЙРТДИНОВ

В Старобалтачево в течение недели летнее тепло сохранится

В ближайшие дни в регионе сохранится сухая и теплая погода.

Антициклон с европейской территории России распространил свое влияние на Урал. До конца недели лето будет продолжаться.

Балтач район хакимияте башлыгы тавыш бирде

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев көннең беренче яртысында 1160 санлы сайлау участогында тавыш бирде.

Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм җирле үзидарә органы депутатларын сайлау көнендә район Хакимияте Илгиз Субушев  район үзәгенең Көньяк микрорайонында урнашкан  1160 санлы  участогында  тавыш бирде.

--Бүгенге сайлауларга килергә кирәк.

Иске Балтач сайлау участокларында тавыш бирү оешканлык белән үтә

Иске Балтач сайлау участокларында яшьләрдә активлык күрсәтә. Артем Гәрәев тормышында  бүген истәлекле көн.

Иске Балтач сайлау участокларында сайлаучылар активлык күрсәтә

Иске Балтач 1161 санлы участокта беренче бюллетеньне  район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге зоотехнигы Дамир Закиров урнага төшерде.

Иске Балтачта  Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм җирл

Балтач районында сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде

Балтач районында  8 сентябрь көнне 7:00 сәгатьтә Башкортстан Республикасы Башлыгын  һәм урындагы үидарә вәкиллекле органнары депутатларын  сайлау участоклары үз эшен башлап җибәрде.

Балтач районы сайлау участокларында, һәр тарафтагы кебек, бу юлы тавыш бирү 7:00-21:00 сәгатьләрдә үтәчәк.

Балтачта „Тамаша”ның көзге сериясе башланды

6 август көнне Иске Балтачта үзешчән театр коллективларының “Тамаша” район фестивален Тучыбай авыл җирлеге һәвәскәрләре дәвам итте.

Театр елына һәм Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган оешма, предприятиеләр хезмәткәрләрен берләштергән үзешчән театр коллективларының “Тамаша” район фестивале дәвам итә.

Чуртанлыкүллеләрне тантанада көтәләр

Чуртанлыкүл авылында Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә обелиск ачу тантанасы узачак

8 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә Чуртанлыкүл авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган, сугыш кырларыннан исән кайтып, тыныч тормышта арабыздан киткән чуртанлыкүллеләр истәлегенә обелиск ачу тантанасы үтәчәк.

Балтачтагы бер бакчада сентябрь аенда виноград чәчәк аткан

Иске Балтачтагы бер бакчада юбилейный сортлы виноград сентябрь аенда кабат чәчәк аткан.

Быелгы табигатьнең янә бер аномалиясе бу.

Текән авылында төзекләндерелгән юл тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды

Текән авылында Үзәк һәм Октябрь урымнарында, гомум озынлыгы 1430 метр юлга быел ремонт үткәрелгән.

—Авыл эчендәге юллар соңгы елларда үтә алмаслык хәлгә төшкән иде.  Яз айларында шушы мәсьәләне күтәреп район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка мөрәҗәгать иттек. Ул безнең гозеребезне кире какмады.  Авыл эчендәге юлларга ремонт үткәрү мөмкинлеге тапты. Ниһаять, безгә дә бәхет елмайды.

Балтачлыларны сайлау участокларында көтәләр

Балтач районы сайлау участокларында, һәр тарафтагы кебек, бу юлы тавыш бирү 7:00-21:00 сәгатьләрдә үтәчәк.

Алда торган Республика Башлыгын һәм урындагы үидарә вәкиллекле органнары депутатларын  сайлауларда тавыш бирү вакыты үзгәртелде.

RSS-материал