Дамир ХӘЙРТДИНОВ

ТАБИГАТЬ ШАРТЛАРЫ ЭШ АЛЫМЫН САЙЛАРГА ӨЙРӘТӘ

Көзен көлгә чәч диләр дә ул, ләкин кайчандыр көчендә булган әйтем соңгы елларда үзгәреш кичергән безнең төбәк климаты шартларына бик үк туры килми. Мондый шартларда җир эшкәртү, чәчү эшләрен классик алымнар буенча башкарсаң уңышсыз калуың ихтимал. Килеп туган хәлдән чыгу өчен игенчегә сабанны түгел аңын эшкә җигәргә туры килә. Менә быелгы табигать аномалиясе дә календарьда уҗым культураларын чәчү вакыты якынлашкан мәлне игенчене уйга калдырган иде. Әйе, булды шундый бер мәл. Вакыт кыса, җирдә дым юк. Ә җир куенына салынган арыш орлыгына шытып чыгу өчен генә дә туфракның сөрелә торган катламында егерме, ун сантиметр тирәнлегендә—кимендә җиде миллиметр дым кирәк.

Ә БУ ЙОРТНЫ КЕМ САКЛЫЙ?

— Бичура йорт рухы, өйнең сакчысы һәм мифологик хуҗасы буларак гәүдәләнә. Кеше элек-электән аның тыныч тормыш, гаилә иминлеге тәэмин итүенә ышанган. Әкият һәм чынбарлыкны чагыштырганда, ведомстводан тыш саклау бүлеге хезмәткәрләре дә шул ук бичура ролен үти,— диде Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Ведомстводан тыш саклау идарәлеге матбугат хезмәте начальнигы, полиция капитаны Наталья Трутнева, “Һәр йортка иминлек белән” дип аталган киңмасштаблы акция-эстафета максатлары белән чагыштырганда.

КЫЕРСЫТСАҢ, ЕЛАН ЧӘЧӘР ЗӘҺӘРЕН...

16 Август, 2012 - 08:35Дамир ХӘЙРТДИНОВСәясәт

Җәй айларында урыннарда агулы еланнар тешеннән зыян күрү ихтималы арта. Моның сәбәбен әллә кайдан эзлисе юк. Кеше саклану чаралары турында уйлап тормый, җиләк һәм башкасын җыярга, ял итәргә, шулай ук башка төр максатлар белән табигатькә ашыга. Коры, җылы көнне резина итек кию кайберәүләр өчен исәрлек сыман. Рәхәт яратучылар җәй көннәрендә җиңел аяк киемендә йөрүне хуп күрә. Сланцы кию модага китте. Менә шул аяк киемендә елан белән очраш инде. Үзеңне бәхетсез очрак белән тәэмин иттең дигән сүз. Еланнар булган җирдә итектә йөрү, барыбер, ышанычлы.
Безнең төбәктә яшәүче кара елан зәһәрлеге ягыннан куркынычлар исәбендә. Быел республиканың Кушнарен районында кара еланнарның кешеләрне тешләве турында хәбәрләр ишетелде.

НИК БУ КАДӘР БЕЗНЕ СЫНЫЙСЫҢ, ТАБИГАТЬ?

Табигать-Ана быел игенчеләрне аеруча сынарга булды сыман. Яз булып та тормады дип әйтерлек. Чөнки аның үткәне сизелми дә калды. Башка еллардагы белән чагыштырганда кардан күпкә иртәрәк ачылган басуларда эшен башлап җибәргән игенче бик сөенгән иде. Ләкин апрель аенда ук җәйге һава шартлары урнашып куймасынмы? Утыз градус эссе... Уракка кадәр дәвам иткән корылык... Уңышка йөз тотан игенченең бар өметен өзде болар. Ул гынамы соң корылык шартларында тотрыклы уңыш бирергә сәләтле, безнең төбәктә төп страховка культурасы арыш та сөендермәде. Явым-төшемгә саран килгән кыш айларында аңа да экстремаль шартларда кышларга туры килде шул.

ХӘВЕФСЕЗЛЕК ӨЧЕН ҺӘРКЕМ ҖАВАПЛЫ

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген күтәрү юнәлешендә күп чаралар күрелә. Русия Федерациясендә 2006-2012 елларга каралган “Юл хәрәкәте хәвефсезлеген күтәрү” максатчан федераль программа эшли. Полициянең ЮХХДИ инспекторлары һәркөнне шушы программаның үтәлешен өстендә эшли, ягъни юлларда хәвефсез хәрәкәт тәэмин итү сагында тора.

ЯЗГЫ БАСУДА ДЫМ КАДЕРЛЕ

“Правда” җәмгыятендә язгы басу эшләре туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклауга юнәлтелгән. Җир өлгерү белән, хуҗалыкта булган барлык таркторлар көздән сөрелгән кырларда дым каплатуга “җигелде”. Чәчү эшләренә беренче чиратта сөрелеп кышлаган басуларга төштеләр. Ул арада көздән серелми калган басуларда да җир өлгерде. Механизаторлар тракторларына кәсне каплатмый җир эшкәртү агрегатларын тагып шул басуларга ашыкты. Беркадәр мәйданнарны дискалы тырмалар ярдәмендә йомшарттылар.

БЕЗНЕҢ ТӘҖРИБӘ КҮРШЕЛӘРНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА

Төзелеш эшләре Федераль һәм республика программалар буенча комплекслы рәвештә алып барылган “Көньяк” микрорайоны белән шушы көннәрдә Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының торак һәм өстенлекле биләмәләрне үстерү бүлеге начальнигы Алексей Сергеевич Козлов җитәкчелегендә Идел буе федераль округы төбәкләреннән килгән вәкилләр танышты.

ТЫРМАЛАР ЭШТӘН БУШАДЫ...

Язгы басуда дым алтыннан кадерле. Бу яклап “Луч” җәмгыяте игенчеләренең күңеле тыныч. Чөнки хуҗалык басуларында дым каплатуны төгәлләделәр.

— Эш тәмам, чәчәсе генә калды,—дип шаярта игенчеләр.
Орлыкларның дымлы җиргә төшүе уңышка никадәр өмет бит ул. Ул өметләр аклансын өчен игенчеләр эшләрен яхшы сыйфат белән башкарырга тырышты. Механизатор Феликс Демьянов, Газнәви Шәйхуллин, Миңнехан һәм Илфир Галихановлар, Финат Зайдуганов, Әлфит Каюмов, Юрий Садриев, Әдис Нәриевлар таңнан торып кояш баеганчы басуларны иңләде бу көннәрдә.

ЯШЕЛЛӘНӘ АРЫШ ЧӘЧҮЛЕКЛӘРЕ

Явым-төшемгә саран килгән быелгы кыш үсемлекчелек тармагы эшчәннәрен борчуга салган иде. Борчылырлык булды да шул. Чөнки арыш чәчүлекләре кышкы салкыннарны “юргансыз” үткәрде. Утыз градустан түбән салкын көннәрдә арыш чәчүлекләренә күз салсаң, ул басуларда өмет юк иде сыман. Фән күзлегеннән караганда да ышаныч бик икеле иде. Чөнки кар япмасы булмаганда арышның куаклану үзәге 18-23 градуска кадәр салкыннарга гына чыдам булуы билгеле.
Бу хәлгә галимнәр дә гаҗәпләнер, мөгаен. Арыш чәчүлекләре исән. Көннәрне җылыту белән уҗымнар үсүгә кузгалды. Моңа сөенеп, игенчеләр чәчүлекләрне минераль ашламалар белән тукландыруга төште.

СӘНГАТЬ СӨЙГӘН КУНАКЛАРНЫ КАРШЫ АЛДЫ ЯР ЧАЛЛЫ

Төрле күләмдәге фестивальләрдә катнашу сәнгать коллективының дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итүе һичшиксез. Андый чараларда һөнәри сәнгать осталары белән очрашу, алардан киңәшләр ишетү уңай нәтиҗәләрен бирми калмый.

Балтач район мәдәният сарае каршындагы халык театры үзен таныткан коллектив. Коллектив халык театры статусына тап төшерми. Республика халык театрлары фестивалендә бу исемне ул янә уңышлы рәвештә яклап чыкты.

RSS-материал