Дамир ХӘЙРТДИНОВ

АВТОҺӘВӘСКӘРЛӘРГӘ САЙЛАНУ МӨМКИНЛЕГЕ ТУДЫРЫП

24 Сентябрь, 2013 - 09:12Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Район үзәгендә азык-төлек, хуҗалык өчен кирәк-яраклар белән сәүдә итү кибетләре шактый. Сатып алучыга сайлану мөмкинлеге зур. Ә менә нефть продуктлары өлкәсендә сайлану мөмкинлеге бөтенләй юк иде диярлек. Шәхси эшкуар Рөстәм Рамазанов шушы көннәрдә бу өлкәдәге бушлыкны тулыландырды.

САЛКЫННАР ИШЕК КАККАНДА

21 Сентябрь, 2013 - 09:23Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Җылылык тәэмин итү тармагы эшчәннәре өчен әле кызу мәл. Җаваплы сезонга кадәр жылыту корылмаларының барысын да эшкә кушарга әзерләргә кирәк. Көннәрнең салкынайтуы сизелә башлады.

КЫРЛАРДА ТУРГАЙ ҖЫРЫН САГЫНГАН ЧАК

Республика басуларында алдагы ел уңышы өчен 600 мең гектарга якын мәйданда уҗым культуралары урнаштыру планлаштырылган иде. Куйбышев исемендәге кооперативта урын алачак арыш чәчүлекләре республика буенча барлык мәйданнарның 0,15 процентын тәшкил итә. Кооператив басуларында алдарак чәчелгән басулар инде күптән яшеллеккә күмелде.

КЫРЛАРДА ИКМӘК “СИМФОНИЯ”СЕ

“Мотор” җәмгыятенең игенчелек өлкәсендәге уңышлары балтачлыларга яхшы таныш. Хезмәт коллективлары арасындагы ярышта язгы кыр эшләре йомгаклары буенча җәмгыять районда беренче урынга чыккан иде. Җәмгыять алдынгылары район сабан туенда хәрмәтләнгән мизгелне күпләр хәтерлидер әле, мөгаен.

МАТБУГАТ ҺӘМ НЕФТЬЧЕЛӘР КАПКАСЫ

«Башнефть» компаниясе Русия нефть тармагында иң өлкән предприятиеләрнең берсе. Яткылыклардан ул 1932 елдан башлап нефть чыгара.

САБАННАН БАШ ТАРТЫРГА ВАКЫТ

Күптән түгел гәзитебез битләрендә “Правда” җәмгыяте басуларында безнең төбәк өчен ят төшенчә булып яңгыраган ноу-тилл технологиясе үзләштерелүе турында бәян иткән идек. No-till—технологиянең халыкара атамасы. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә ул “эшкәртүсез”, “сабансыз” дигән гыйбарәне аңлата.

ЧИШМӘЛӘРНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ, КҮЗӘНӘГЕ УРГЫП ТОРГАН-КӨЧЛЕСЕ

Күзәй авылыннан көньяк-көнбатышка табан карашыңны төбәсәң, гаҗәеп күренешкә тап буласың. Шагыйрьнең, менә ул мин табигать—гүзәллек, могҗиза, тылсым, дигәне сыман. Авыл урнашкан тигезлек, беркадәр юл үткәч калкулыкка тоташа. Ә калкулык итәген катнаш урман каплап алган. Кайчандыр шул калкулык итәгендәге бер урында урман сакчысы посты урнашкан булган. Нәкъ менә шунда табигатьнең бер могҗизасы, калкулык тальвегыннан ике яклап җир асты суларыннан чишмә агып чыга. Агым шулкадәр көчле, чишмәнең чыккан урыныннан ук инеш хасил була һәм комташлар өстеннән юл ярган су Танып елгасына табан ашыга. Су запасы һава шартларына бәйле чишмәгә охшамаган бу. Мөгаен, ул җир асты сулыкларыннан юл аладыр. Моны бер мисал белән дәлилләргә мөмкин. Гидрологиядә чишмә дебиты, дигән төшенчә бар. Менә шуның буенча гади тәҗрибә үткәргәндә, чишмә юлына урнаштырылган торбадан аккан су ун литр сыештагы чиләкне алты секунд эчендә тутыра. Җәй коры килгән елларда да чишмә алты секундка ун литр су биргән, диләр.
Авылдан километр чамасы ераклыкта урнашкан бу чишмә. Күзәйлеләр, ерак дип тормыйлар, эчәр суга шушы чишмәгә киләләр. Бирегә җәен-кышын юл өзелми. Бу чишмә элек-электән “Кордон чишмәсе” дигән исем йөртә.

ТЫРЫШ ХЕЗМӘТКӘ МӘДХИЯ БУЛЫП

Сабан туе барыбызны да бергә җыеп, онытылмаслык очрашу мизгелләре бүләк итәргә сәләтле сихри көчкә ия бәйрәм. Ерак үткәннәрне бүгенге көнебез белән тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше ул Сабантуй. Ул һәр йортка, һәр урамга, һәр авылга килә. Бәйрәм дәрте китерә. Милли бәйрәмнәребез арасында Сабан туе иң мәртәбәлесе һәм иң өлкәне булып санала. Гасырлар дәвамында дәрәҗәсен югалтмый килүе аның үзенчәлеге булса, бүгенге заман шартларына яраклаштырылган бәйрәмнең дә милли рухын саклавы әһәмиятле сыйфат булып тора. Быелгы бәйрәм Тирә-як мохитне саклау елында үтүе белән дә истәлекле. Тантанага килүчеләр мәйдан тирәсендәге үзгәрешкә шундук игътибар иткәндер, мөгаен. Яз көннәрендә ел истәлеге итеп, шулай ук тирә-юньне яшелләндерү, төзекләндерү максатларына ярашлы, мәйдан тирәсенә 3500 данә агач утыртылды. Бу ел Сабан туе социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме көнендә үтүе белән дә истәлекле. Шулай да борынгыдан килгән бәйрәмебезнең асылы игенче хезмәте белән бәйләнгән. Бәйрәмнең төп кунаклары да җирдә хезмәт салган һөнәр ияләре. Дәрәҗәле кунаклар, “Якташлар” иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә елның-елында авыл эшчәннәренең уңышларын ихлас уртаклаша.

ИЛЛЕ ЕЛ — УЛ ТАРИХТАГЫ БЕР ВАКЫТ КИСЕМТӘСЕ

1960 еллар башы авыл хуҗалыгын интенсивлаштыруда беренче адымнар ясалган чор.

БАСУЛАРДА СОҢГЫ БУЛЫП УРЫН АЛА КУКУРУЗ

“Россия” җәмгыятендә иртә культураларны чәчү унҗиде көн дәвам итте.

RSS-материал