Дамир ХӘЙРТДИНОВ

ФЕРМА ҮЗГӘРТЕП КОРЫЛГАЧ...

Аграр сәнәгать комплексында эшләргә теләге булганнар дәүләт ярдәме генә көтеп утырмый. Кул астында булганнары белән авыр хәлдән чыгарга тырыша, мөмкин кадәр үзгәртеп коруларга бара. “Правда” җәмгыяте Сәйтәк сөтчелек фермасында соңгы берничә ел эчендә башкарылган эшләр мисалында моны ачык күрергә мөмкин.

ТЕРЛЕКЧЕЛӘР БЕР СУЛЫШТА ЭШЛИ

Елны ничек каршыласаң, ул шулай үтәр, диләр. “Восток” җәмгыяте терлекчеләре 2014 елга яхшы нәтиҗәләр белән аяк басты. Узган елда, 2012 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, тулай продукция җитештерү күләмен арттыруга ирештеләр. Востоклылар 3890 центнер сөт, 290 центнер ит сатты. Үрчем алу өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр күзәтелә.

ХОККЕЙЧЫ ОСТАЛЫГЫ БОЗДА КҮРЕНӘ

Теләк булса, әллә ниләр эшләп була. Урында хоккей спортын үстерү өчен җан аткан ватанпәрвәр ир-егетләр төркеме елның-елында район үзәгенең 1нче урта мәктәбе ихатасында боз мәйданчыгы булдыра.

ТОРАКЛЫ БУЛУГА НИ ҖИТӘ?

Кышның салкын көнендә тораксыз калу беркемгә дә җиңел түгел. Узып барган елның икенче көне Күзәй авылында яшәүче Ванькина Эльвира Нагимулловна гаиләсенә бәхетсезлек алып килә.

КАРАҢГЫДА—ЯКТЫЛЫК, САЛКЫНДА —ҖЫЛЫ КАДЕРЛЕ...

Энергетикларның һөнәри бәйрәме шушы тармак эшчәннәренең көндәлек яшәешне тәэмин итүгә салган тырышлыгы танылган көн дип әйтергә нигез бар. Алар үзләренең бәйрәмен Җирнең төньяк ярымшарында иң кыска көнне билгели.

ПРОГРАММАЛАР УҢЫШЛЫ ТОРМЫШКА АШЫРЫЛУ БИЛГЕСЕ

Үткән атнаның шимбә көнендә Республика Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов республиканың төньяк төбәкләрендәге объектларда булып, халыкны хезмәтләндерү тармакларының эше, урыннарда максатчан программалар ничек тормышка ашырылуы белән кызыксынды.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНДА ЕЛНЫҢ ҺӘР МИЗГЕЛЕ ИМТИХАН

2013 ел район тарихына муллык елы буларак кереп калыр. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрылыгының үсемлекчелек һәм мелиорация эшендә прогрессив технологияләр бүлеге начальнигы Ирек Искәндәр улы Чураков районыбызның аграр сәнәгать комплексы хезмәткәрләре алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында ясаган чыгышында билгеләвенчә, республика игенчеләре табигать сынаулары алдында бөгелеп төшмәде.

„КАРТАЙМАСАҢ, ЯШЬЛЕК УЗМЫЙ УЛ!”

Гомеренең һәр мизгелен бәхетле итү кешенең үзеннән тора
„Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган республика иҗат фестивале икенче генә ел оештырылуына карамастан, өлкән яшьтәге меңләгән кешене сәхнәләргә мендерде, очраштырды, туплады. Агымдагы елда төбәк бәйгесендә җиңү яулаган райондашларыбыз фестивальнең республика этабында да уңышлы чыгыш ясадылар. Һәвәскәрләр Назил Мифтахов һәм Җәүдәт Гәрәевлар үзләре сәхнәгә куйган, „Бер картлыкта, бер яшьлектә” дип атаган татар биюе белән „Ансамбльләр” номинациясендә II дәрәҗә, Пётр Абдулов „Оригиналь жанр” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

КАЗЛАР ТЕЛЕНДӘ АҢЛАШАЛАР СЫМАН

Кошчылык тармагы беренче карашка әлләни катлаулы түгел сыман тоела. Чебештән —тавык, бәбкәдән каз үстерүнең бер кыенлыгы юк кебек. Ләкин асылына төшенә башласаң, кошлар телен аңлаганнар гына кошчы булып эшли аладыр ул.

БИЗӘКЛЕ ЧИШМӘЛӘР КҮҢЕЛНЕ НЫГРАК ТАРТА

Чишмә—табигатьнең могҗизасы. Бер-берсенә охшаш чишмә җирдә юктыр, мөгаен. Берләре җир астыннан ургылып чыга, икенчеләре тау-ташлар арасыннан мәгарәләр ярып агып чыгып инешләргә кушыла.

RSS-материал