Дамир ХӘЙРТДИНОВ

ЯШЕЛЛӘНӘ АРЫШ ЧӘЧҮЛЕКЛӘРЕ

Явым-төшемгә саран килгән быелгы кыш үсемлекчелек тармагы эшчәннәрен борчуга салган иде. Борчылырлык булды да шул. Чөнки арыш чәчүлекләре кышкы салкыннарны “юргансыз” үткәрде. Утыз градустан түбән салкын көннәрдә арыш чәчүлекләренә күз салсаң, ул басуларда өмет юк иде сыман. Фән күзлегеннән караганда да ышаныч бик икеле иде. Чөнки кар япмасы булмаганда арышның куаклану үзәге 18-23 градуска кадәр салкыннарга гына чыдам булуы билгеле.
Бу хәлгә галимнәр дә гаҗәпләнер, мөгаен. Арыш чәчүлекләре исән. Көннәрне җылыту белән уҗымнар үсүгә кузгалды. Моңа сөенеп, игенчеләр чәчүлекләрне минераль ашламалар белән тукландыруга төште.

СӘНГАТЬ СӨЙГӘН КУНАКЛАРНЫ КАРШЫ АЛДЫ ЯР ЧАЛЛЫ

Төрле күләмдәге фестивальләрдә катнашу сәнгать коллективының дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итүе һичшиксез. Андый чараларда һөнәри сәнгать осталары белән очрашу, алардан киңәшләр ишетү уңай нәтиҗәләрен бирми калмый.

Балтач район мәдәният сарае каршындагы халык театры үзен таныткан коллектив. Коллектив халык театры статусына тап төшерми. Республика халык театрлары фестивалендә бу исемне ул янә уңышлы рәвештә яклап чыкты.

ТӨЗЕЛЕШ —УЛ ТОРМЫШ ДӘВАМЫ

Район үзәгендә “Көньяк” микрорайоны төзелешен һәм андагы инфраструктураны тизрәк сафка кертү бурычы тора. Башкортстан Республикасы Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Мәхмүдов Хәлит Мәхмүт улы безнең районга сәфәр кылган көнендә эшен нәкъ менә шушы микрорайондагы хәлләр белән танышудан башлады.

ӘЗЕР ТОРУ КИРӘК ҺӘРВАКЫТ

Районда гадәттән тыш хәлләр килеп туганда халыкны бу турыда хәбәрдар итү, халыкны, авыл хуҗалыгы терлекләрен, үсемлекләрне чиктән тыш хәлләрдән саклау, авария һәм җимерекләрне төзәтү, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү, азык-төлек белән тәэмин итү кебек бурычлар йөкләтелгән унсигез формирование булдырылган. Аларның әзерлеген тикшерү максатында даими рәвештә күнегүләр үткәрелеп тора.

КАР СУЛАРЫ ЭРЕП ТӨШКӘЧ ХАСИЛ БУЛДЫ ДАРЬЯЛАР

Белгечләр фаразларына караганда, быел елгаларда апрель уртасында гына боз кузгалырга тиеш иде. Көчле ташкын булмаячак дип тә фаразладылар. Кайда ничектер, безнең тарафларда елгалар боздан иртәрәк ачылды. Үткән атна ахырындагы явым -төшем һәм якшәмбесендә һава температурасы кискен күтәрелүе моңа булышлык иткәндер, мөгаен. Ташкын үткән еллардагыдан кайтыш дип әйтеп булмый. Кайбер елгаларда көчлерәктер дә бәлки. Мәсәлән, Иске Балтач тирәсендә Карыш елгасының соңгы елларда быелгы кадәр ташыганын хәтерләмим. Үткән атнаның якшәмбе көнендә елгада су кискен күтәрелеп тугайларга җәелде. Яр буенда яшәүчеләрне борчуга салды. Күпер субайларына һәм тугайларда тотылып калган зур-зур боз кисәкләрен Карыш елгасының Иске Балтач тирәсендәге үзәне буйларында әле дә күрергә мөмкин.

“ЯЛКЫН”НЫҢ ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛЫШ ЯЛКЫНЫ

Башкортстан Республикасы Хоккей федерациясе инициативасы белән “Урал” хәйрия фонды советы республикада Үсмерләр хоккей лигасын булдыруны хуплады. 2011 елның декабрь аенда лига булдырылды. Ул алты зонага бүленгән. Шул көннән башлап “Урал” хәйрия фонды советы үсмерләр хоккей лигасының генераль партнеры. Агымдагы елның өч аенда фонд советы республика буенча үсмер хоккейчыларны туплаган 22 командага спорт амунициясе сатып алу өчен 3,9 миллион сум акча күчергән. Регуляр матчларны оештыру өчен 2,1 миллион сум акча юнәлткән, ә финал ярышларын оештыру һәм тренерлар өчен күнегүләр киңәшмәсе үткәрү максатлары өчен өстәмә 333 мең сум күләмендә акча бүлгән.

АНА КАЗ УТЫРЫР ЧАК ҖИТКӘНДӘ...

“Чикләнгән җаваплылыктагы “Мотор” җәмгыяте “ авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Рамил Шайбәковның кошчылык тармагы өлкәсендә шулкадәр тирән йөзүенә хәйран калырлык. Кошчылык турында сөйли башласа, ул тармакның һәрбер нечкәлегенә туктала һәм аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Уйлап карасаң, ул үзе бөтенләй башка тармак белгече. Ләкин авыл хуҗалыгына инвестор булып килеп, алдына куйган максаты булгач, кошчылыкны “Мотор” җәмгыятенең әйдәүче тармагы итүгә иреште.

АНЫҢ КЕБЕКЛӘР ЙӨЗЕНДӘ АВЫЛ ХЕЗМӘТЕ АБРУЕ

Аграр сәнәгать комплексы предприятиеләрендә кадрлар мәсьәләсе төрле урында төрлечә. Сүз юк, авыллар “картая”. Кайбер авылларда хезмәт яшендәге кешеләр сафы сирәгәя бара. Хезмәт яшендәге кешеләре күп була торып та күмәк хуҗалык производствосында кадрларга кытлык кичергән авыллар бар. Нәтиҗәдә, кайчандыр горләп торган объектлар ябыла. Ә авыл хезмәтенең кадерен белгән һөнәрманнар эшләгән урыннарда аграр сәнәгать комплексы тармаклары киңәя бара. Боларга охшаш хәлләрне безнең төбәк авылларында да күрергә мөмкин.

БЕЛЕМ ӨСТӘЛЕП ТОРСА ЯХШЫ

Һөнәрман дипломга ия булды да белемен камилләштерүдән тукталырга тиеш дигән сүз түгел. Чөнки һәр көн кешегә нинди дә булса яңалык бүләк итә. Яңадан-яңа ачышлар ясала, тармаклар яңа технологияләр үзләштерә, әлегә кадәр билгеле булмаган чирләр дә килеп чыгып тора... Квалификация күтәрү курсларының максаты белгечләргә тармак өлкәсендәге менә шул яңалыкларны җиткерүдән гыйбарәт.

АВЫЛНЫҢ ҮЗ БАНКЫ БАР...

“Россельхозбанк” илнең банклар системасында тоемлы урын тота. Филиал челтәренең зурлыгы буенча ул Русиядә икенче урында. Илнең төрле нокталарында аның 1600 бүлекчәсе эшли. Беларусь, Казахстан, Таҗикстан һәм Әзербайҗан Республикаларында да “Россельхозбанк”ның вәкиллекләре бар. Иң мөһиме ул авыл өчен эшли.

RSS-материал