Дамир ХӘЙРТДИНОВ

СЫЗЫЛДЫ ТӘҮГЕ БУРАЗНАЛАР

„Россия” җәмгыяте игенчеләре язгы кыр эшләре чорында 1850 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырачак. Бөртекле культураларга чәчү структурасында 1200 гектар мәйдан билгеләнсә, 300 гектарда кукуруз, 350 гектарда берьеллык үләннәр урын алачак. Җәмгыять басуларында чәчү эшләренә биш агрегат җәлеп итү күз уңында тотыла.

БАСУЛАРДА ТУФРАК ӨЛГЕРГӘНЕН КӨТКӘН ЧАК

Яз башындагы җылы көннәргә сөенгән идек. Ә апрель ае бер дә уңайлы һава шартлары белән куандырмады. Моңа игенчеләр аеруча борчыла. Соңгы ун— егерме елда бу мәлне районның аерым хуҗалыкларында басу эшләренә кул салынган була иде. Быел басуларда туфрак өлгерерлек һава шартлары урнаша алмый әле. Агротехник срокларга сыю максаты белән кырларда хезмәт салган игенчене май ае тиргә нык төшерер, мөгаен.

АВЫЛ КЕШЕСЕ АТЛАРНЫ ЯКЫН КҮРӘ

„Богдан” җәмгыяте фермаларында эшләрнең оештырылуында фәннең зур казанышларына нигезләнгән алымнар күрмисең. Ләкин үз алымнары бар. Биредәге фермалар да XXI гасырның заманча терлекчелек объектлары түгел. Ә нәтиҗә юк дип әйтеп булмый. Тармак киңлегенә караганда күрсәткечләр ярыйсы.

АВЫЛДА ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘН ТЫШ ЧЫГАНАК ЮК

Соңгы елларда хезмәт базарында вакансияләр күбрәк булган саен кеше ныграк сайлана. Ир-атлар, бигрәк тә. Бүген ир-егетләр арасында ферма мөдире дилбегәсен кулына алырга риза булучыларны очрата алмассың, мөгаен. Соңгы бер ел эчендә „Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Штәнде сөтчелек фермасын Мәрьям Әхмәтова җитәкли.

ҖИРДӘ ЭШЛӘР ӨЧЕН ТУГАН ИГЕНЧЕЛӘР БУЛГАНДА

Кояш турырак карый башлау белән, түбәдән тамган беренче тамчыларны күргәч, быел яз иртә килә дип фаразлыйбыз. Ә язның үз кәефе. Кеше ничек кенә фаразлавына карамастан, соңгы сүзне табигать әйтә. Ул иртә килсә дә, соңлабрак урнашса да игенче язгы басуда җир эшкәртү, чәчү эшләреннән читтә калмый. Җаваплы кампаниягә алдан әзер булу хәерле. „Рассвет” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын сафка бастыру фронтында төп эшләр инде башкарылган.

БАСКЫЧТАН ЮГАРЫГА АТЛАГАН СЫМАН

Районыбызның „Ялкын” хоккей командасы Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатлары йомгаклары буенча ике тапкыр —бишенче, бер тапкыр дүртенче урынны яулаган иде. Быел „Ялкын” пьедесталның өченче баскычында. Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасының IV чемпионаты финал ярышлары Туймазы шәһәрендә үтте.

ИДЕАЛЬ ИГЕНЧЕЛЕККӘ ТАБАН АТЛАГАНДА

Ноу-тилл технологиясен идеаль игенчелеккә иң ышанычлы адым итеп тиңлиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек фронтында мәшәкатьләр үсемлекчелек тармагындагы технологияләр белән бәйле. Классик технология буенча эшләгән хуҗалыкларда җир эшкәртү, чәчү техникасы ремонты өлкәсендә эшләр күбрәк.

РЕНАТНЫҢ РУХЫН СӨЕНДЕРЕП

Март аеның бер көнендә район үзәгендә елның-елында “Хәмәтгәрәев истәлеге Кубогы”на хоккей турниры үтә. 7нче мартта үткән быелгы турнир үз тарихында алтынчысы. Замандашлары, дуслары Ренат Хәмәтгәрәевны юксынып искә ала. Аның истәлегенә үткән турнир да хоккей сөючеләрне күп җыя.

УҢЫШЛАР ЭШНЕ НИЧЕК ОЕШТЫРУДАН ТОРА

Терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә республика максатчан программалары ышанычлы адымнарның берсе. Ләкин программаларда катнашмый торып та уңышлы эшләгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар.

ФИНАЛДА ДА „ЯЛКЫН” ЯЛКЫНЫ СҮРЕЛМӘСЕН

Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасы чемпионатының регуляр матчлары тәмам. Районыбызның җыелма командасы лиганың алтынчы төркемендә янә көчле команда булып танылды. Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Тәтешле районнары командалары белән көрәшеп аның ялкыны сүрелмәгән әле. “Ялкын” горур рәвештә финалда ярышачак.

RSS-материал