Дамир ХӘЙРТДИНОВ

Балтачта узган эстафетада Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе командасы җиңде

Иске Балтачта Республитка көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасында икенче санлы урта мәктәп командасы җиңү яулады.

Бүген, 11 октябрь көнне, Иске Балтачта Республика көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды. Мәгариф учреждениеләре арасындагы бу   спорт ярышлары нәтиҗәләре  мәктәп укучыларының  XXII спартакиадасы зачетына барачак.

Балтачлыларны район башлыгы Республика көне белән тәбрикләде

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Республка көне уңаеннан балтачлыларга тәбрикләү сүзләре җиткерде.

Хөрмәтле балтачлылар! Бүген без Сезнең белән Башкортстанның төп дәүләт бәйрәмен - Республика көнен билгеләп үтәбез. Быелгы бәйрәм республика оешуның - 100 еллык юбилей елында узуы белән истәлекле.

Бүген Башкортстан  Русиядә үсешкән төбәк буларак билгеле.

Балтачлылар флеш-мобта Башкортстан Гимнын башкарды

Балтачлылар Республика көненә багышланган флеш-мобка кушылды.

Балтачлыларны бәйрәм ярминкәсенә чакыралар

11 октябрь көнне Иске Балтач авылы үзәк мәйданында  Республика көне уңаеннансәүдә ярминкәсе оештырыла.

Сәүдә рәтләрендә урындагы эшкуарлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шулай ук чит төбәкләрдән килгән сәүдәгәрләр балтачлыларга кирәк-яраклар тәкъдим итәчәк.

Ярминкә 10:00 сәгатьтә башлана.

Рәхим итегез!

Усман авылы янындагы сусаклагыч тирәсендә аю эзләре күргәннәр

Усман авылы янындагы сусаклагыч тирәсендә аю эзләре күрүе турында бер балтачлы WhatssApp месенджерында уртаклашты.

Бүздәк районында зәгыйф балык тотканнар

Бүздәк районы сулыкларының берсендә  кармакка зәгыйф балык кабуы турында социаль челтәрдә уртаклашканнар.

—Абый сипиннингка  балык тотты һәм аны кире  җибәрергә мәҗбүр булды. Минемчә,  бу ак амур.

Балтачлылар Республика көнен билгеләде

Балтач районында Республика көненә багышланган бәйрәм тантаналары узды.

—  Башкортстан үз тарихында яңа чорга аяк баса. Быелгы республика көнен башкортстанлылар тарихи вакыйгалар чолганышында каршылый. Быелгы ел бигрәк тә истәлекле. Чөнки күптән түгел республикабыз оешуның 100 еллыгын билгеләдек.

Иске Балтачта Башкортстан парламенты депутаты истәлекле агач утыртты

Иске Балтачта, “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы—Корылтай депутаты, „ГапромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов үз истәлеген калдырды.

Республика көненә багышланган   тантаналар барышында Дәүләт җыелышы—Корылтай депутаты, „ГапромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында,  Ис

Иске Тушкырда суүткәргеч файдалануга тапшырылды

Бүген, 9 октябрь көнне, Иске Тушкыр авылында „Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” программасы буенча төзелгән суүткәргеч системасын файдалануга тапшыру тантанасы үтте.

Авыл халкына Республика көне уңаеннан зур бүләк булды ул.

—Авылга суүткәргеч салу эшләре 2013 елда ук башлангыч алган иде.

Иске Балтачта “Туган урам” программасы тормышка ашырыла

Иске Балтачта, “Туган урам” программасы чикләрендә,  Энергетиклар урамы юлын асфальтлау планлаштырыла.

"Туган урам" программасы буенча Иске Балтач авылының Энергетиклар урамында 1,9 километр озынлыкта юлга вак таш  түшәлде.

Алга таба   Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсе  эшчеләре әлеге урам-юл участогын асфальтлауны планлаштырыла.

Ч

RSS-материал