Дамир ХӘЙРТДИНОВ

Балтач аграрийлары сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү ягында

Терлекчелек тармагында нәтиҗәләрнең 60 проценты азык исәбенә ирешелүе аграрийларга яхшы таныш. Моның өчен югары сыйфатлы терлек азыгы хәзерләүгә ирешергә кирәк.

1,5 елга җитәрлек запас булдырып, кышкы чорда терлек азыгы җитештерүдә тотрыклылык тәэмин итү өчен район буенча 17180 тонна печән, 21475 тонна сенаж 34360 тонна силос, 17180 тонна салам хәзерләү бурычы куела.

КҮЗӘЙГӘ ТАКЫР ЮЛДАН БАРЫРБЫЗ

Район үзәге белән бәйләнеш өлкәсендә юлсызлык проблемасы Күзәй авылы халкын күптәннән борчый. Хәер, Шәвъяды авылы аша урап район үзәгенә бару мөмкинлеге бар ул. Тик артык унбиш-егерме чакрымны үтүгә караганда, дүрт километр озынлыктагы туры юлдан бару күпкә арзангарак төшә бит. Ләкин кайчандыр урындагы мөмкинлекләр белән генә салынган туры юл ни арба, ни чана вакытларында елның-елында үтә алмаслык хәлгә төшеп йөдәтте.

УРАЛ” ҖӘМГЫЯТЕНДӘ ИРТӘ КУЛЬТУРАЛАРНЫ ЧӘЧҮ ТӨГӘЛЛӘНҮ АЛДЫНДА

„Урал” җәмгыятен орлыкчылык өлкәсендә уңышлы эшләгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре исәбенә кертергә мөмкин. Былтыр „С.Шакирова индивидуаль предприятиесе”ннән, югары репродукцияле, ике тонна к үләмендә вика орлыклары сатып алганнар иде. Үткән елдагы вика уышның тулай җыемын эшкәрткәннән соң орлык сату мөмкинлеге туды. Быелгы язгы кыр эшләре барган көннәрдә „Урал” Куйбышев исемендәге кооперативны, „Восток” җәмгыятен, „Балтач” МУАХПен вика олыклары белән тәэмин итте. Барлыгы 150 центнер орлыклар саттылар.

БАЛТАЧ СОРТ СЫНАУ УЧАСТОГЫ ЭШЧӘННӘРЕНЕҢ ЯЗГЫ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ

Балтач сорт сынау участогы игенчеләре язгы кыр эшләре темпын кызу тота. Чәчүгә моннан ун көн чамасы элек төшкәннәр иде. Сабанашлык иген культураларын чәчүнде төгәлләнеп килә.

Игенчеләр 300 гектарга якын мәйданда язгы чәчү үткәрде.

БАЛТАЧЛЫЛАР ҮРЕНТЕЛӘР ХӘСТӘРЛИ

Әле бакча эшләренең иң кызган мәле. Үрентеләрне җылы урыннардан түтәлләргә күчереп утыртыр чак. Туфрак көндез ярыйсы җылына. Инде орлыкларны турыга җиргә чәчәргә дә мөмкин.

Үренте өчен яшелчә, чәчәк культураларының орлыкларын алдан үз йортында чәчәргә өлгермәгәннәр өчен борчыласы юк. Аларны һәркөнне район үзәге базарына китереп саталар. Үзебезнең Балтачта яшәп кече эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр генә түгел, Тәтешле районы эшкуарлары да үрентеләр тәкъдим итә.

БАЛТАЧТА БЕР ГАИЛӘ УМАРТАГА СЫЕРЧЫК ОЯЛАМАУ СӘБӘБЕН ИНТЕРНЕТ АША АЧЫКЛАГАН

Иске Балтачта яшәүче өлкән яшьтәге бер гаилә интернет мәгълүматлары аша бакчадагы умартага ни өчен сыерчык ояламавын ачыклаган.

Ел саен яз көннәрендә җанланган умартага былтыр нишләптер сыерчыклар ояламый. Йорт хуҗаларының моңа кәефе төшә. Төшәрлек тә. Нинди күңелле бит ул ихатада сыерчык сайравы! Өстәвенә, күршеңдәге умартага сыерчык оялап, синең умартаңны үз итмәсәләр, көнләшеп тә куясың.

БАЛТАЧЛЫ „ЯШЬ ТАВЫШЛАР” СЕРИЯСЕ АВТОРЛАРЫ АРАСЫНДА

Башкортстан Республиасы әдәбияты елның-елында яңа исемнәр белән тулыланып тора. БР Язучылар берлеге шушы көннәрдә „Яшьләр тавышы” сериясендә бер төркем яшь авторларның китапларын бастырып чыгарды. Яшь язучылар арасында балтачлы Гөлия Мөгаллимова да бар. Аның „Бәхетлесеңме, дип сорама” дигән китабы дөнья күрде.

КӨНТҮГЕШ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ ЯНГЫНГА КАРШЫ ТОРУ ЭШЕ ЯХШЫ ОЕШТЫРЫЛГАН

Янгыннарга каршы тору хезмәтен оештыру ягыннан Көнтүгеш авыл җирлеге хакимияте нәтиҗәле эшләүчеләр исәбендә. Биредә хезмәтнең әзерлеген югары дәрәҗәдә тоту өчен барлык шартлар булдырылган. Җирле хакимиятнең янгынга каршы тору ирекле друҗинасы бар. Ул биш кешене берләштерә.

БАЛТАЧЛЫЛАР КАУДАРЛЫГЫ ЯЗГЫ БАСУДА КҮРЕНӘ

Үткән елны 28 апрель көнендә районда басу эшләренә башлап кул салынган иде. Ә быел бу көнгә инде орлыкларны җиргә салу мөмкинлеге дә туды.

Бүген районның җиде хуҗалыгында дым каплату эшләре гөрли. Хуҗалыклар күпьеллык үлән, арыш чәчүлекләр чәчүлекләрен тырмату һәм минераль ашламалар белән тукландыру эшләрен дә алып бара.

БАЛТАЧТА БЕНЗИН УРЛЫЙЛАР

Бензин арзан тормый. Ләкин арабызда аны урлашып табу юлын сайлаганнар да юк түгел. Район үзәгендә мондый очраклар бар. Элекке „Агропромхимия” берләшмәсе гомум торагында яшәүче автомашиналар хуҗалары караклардан еш зыян күрә.

Караклар да һушлы. Бензин салдыру объекты сыйфатында видеофиксаторы булмаган автомашиналарны сайлыйлар. Күбрәк очракта алар илаһи затлар карамагындагы автомашиналарга һөҗүм итә.

RSS-материал