Альберт ГАЛИН

КЫШКЫ ТУРИЗМ ЯРЫШЛАРЫНДА

14 март көнне Нөркә авылында чаңгы туризмы буенча IX район ярышлары үтте. Әлеге бәйгедә район мәктәп укучылары катнашты. Ярышларны өстәмә белем бирү учреждениесе район балалар иҗат үзәге өәм Нөркә урта белем бирү мәктәбе оештырды. Чараны ачып җибәрү өчен сүзне балалар иҗат үзәге директоры Азат Әхкамов алды. Ул команда вәкилләренә яхшы чыгыш ясауларын теләде. Өәм шул ук вакытта уенда катнашучылар үтәчәк трассаның авыр өәм республика ярышларындагы юлга охшатылып эшләнгәнен билгеләп үтте. Уен кагыйдәләре буенча укучылар ике төркемдә көч сынашты. А классында республика спорт туризмы ярышларында катнашып тәҗрибә туплаган командалар ярышты. Ә Б классында исә район күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашкан укучылар үзләренең көчләрен сынады.

RSS-материал