Аида ХӘЙРТДИНОВА

РӘШӘТКӘНЕ КЕМ ТӨЗӘТЕР?

Районда, район үзәге Иске Балтач авылында яшәүчеләр игътибар иткәндер, Комсомол урамындагы күп фатирлы 21 санлы йорт рәшәткәсен моннан берничә ел элек Иске Балтач авыл җирлеге профнастилдан яңартып куюны оештырган иде. Узган кыш айларында өй түбәсеннән кар төшеп рәшәткәнең бер өлешен ямьсезләде. Ул ел дәвамында шулай торды. Ә быелгы кышта кар бер явып, бер эреп йөдәтеп кенә калмады, өй түбәсендә тупланган, тыгыз кар ишелеп төшеп йортның рәшәткәсен профиле белән бергә җимерде. Матур күренеш түгел, әлбәттә. Урынлы сорау туа: „Ул рәшәткәне кем төзәтергә тиеш?” Әлеге сорау белән Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗановка мөрәҗәгать иттек.

“Реаль эшләр” проекты дәвам иттереләчәк

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан узган елда башлангыч бирелгән “Реаль эшләр” проекты агымдагы елда да дәвам иттереләчәк. Хәтергә төшереп үтик, узган елда әлеге проект чикләрендә безнең районда 28 проект эшләнеп, аларда каралган эшләр тормышка ашырылды. Ул эшләр барысы да тулысынча урындагы басмада яктыртылды.

ЛЮПИН: ЧӘЧКӘМЕ, АЗЫКМЫ?

Люпинны күбрәк бакча, йорт тирәсенә күркәмлек өстәгән чәчкә буларак беләбез. Соңгы елларда аны басуларда күпләп үстерүчеләр бар, малчылык өчен файдасы турында сүз алып баралар. Күптән түгел республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында да бу мәсьәлә каралган.

Уйланырга урын бар

Бүген район мәдәният сарае залында өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы 64нче утырышы үтте. Анда район Хакимияте башлыгы Ф.Н. Арслановның “Муниципаль район Хакимиятенең 2015 елгы эшчәнлеге турында” отчет доклады тыңланды. Утырыш эшендә Республика Башлыгы вәкиле, якташыбыз, республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы комитеты рәисе Ильяс Мөниров, Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, “ГазпромтрансгазУфа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Шәрипов, Корылтай депутаты Фәнил Таепов, республиканың авырлык контроле хезмәте дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Тимофей Азаровлар катнашты.

Такмак яз да, бәйгедә катнаш!

Республикада яшәүчеләрне агымдагы елда үтәчәк Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган такмаклар бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйгегә эшләр 1 марттан кабул ителә башлый. Анда илебезнең балигъ булган яшьтәге һәр гражданины катнаша ала.

Республикада яшәү өчен мөһим дарулар хакына өстәмәләр күләме үзгәрә

Әлллә үзебез, әллә стресслар, экология, алып барган яшәү рәвешебез гаепле, табиблар катлаулы авыр диагнозларның елдан-ел “яшәрүен” билгели. “Ярый әле, дарулар бар, медицина алга бара, “ — дип сөенәбез. Препаратларның бәясенннән дә тормыйбыз, кайтартабыз, алабыз, кулланабыз. Тик файдасы гына тисен. Ә менә быел 1 апрельдән республикада яшәү өчен кирәкле мөһим даруларның күмәртәләп һәм ваклап сату челтәрендәге хакына өстәмә күләменең үзгәрүе көтелә.

Нәрсә җитмәде икән?

Кичә, Уфада, бер ир Затон күпереннән ташланып үз-үзен һәлак иткән.

Бу хакта хәбәр “Коткару хезмәте”нә кичке 18.50 сәгатьтә килә. Һәлакәт урынына коткаручылар юллана. Алардан алда хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп җитә. Тик, кызганычка каршы, ир кешегә инде ярдәм кирәкмәгән була.

Әлеге вакытта һәлак булган ир кешенең шәхесе ачыклана, аны бу адымга этәргән сәбәпләр билгеләнә.

АГРОСӘНӘГАТЬНЕ ҮСТЕРҮГӘ — 4,3 МИЛЛИАРД СУМ

Республикада агымдагы елда бу максатларга 4,3 миллиард сумга якын акча юнәлтү планлаштырыла. Бу акчаларның 3,6 миллиард сумы — федераль, 764 миллион сумнан күбрәге республика бюджетыннан бүленәчәк.

Уфада сәгать сыман фонтан төзеләчәк

Бу төзелешкә Алтай фирмасы контракт алган. Информация чыганакларында хәбәр ителүенчә, Барнаул шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән «Лттендер» җәмгыяте Ленин мәйданында сәгать формасында фонтан төзүгә контракт алачак. Алтай фирмасы сәүдәдә катнашырга рөхсәт алган бердәнбер компания булган. Икенче дәгъвачы — җаваплылыгы чикләнгән «Светотехника» җәмгыятенең (Барнаул шәһәре) гаризасы тендер документациясе таләпләренә җавап бирмәве сәбәпле, кабул ителмәгән.

АЛДА — БЕРДӘМ ДӘҮЛӘТ ИМТИХАННАРЫ

25 Февраль, 2016 - 08:42Аида ХӘЙРТДИНОВАМәгариф

Укучыларда гына түгел, ата-аналарда, укытучыларда да күп сораулар тудырган Бердәм дәүләт имтиханнары да якынлашып килә. Агымдагы елда бу сынауны үткәрү мәсьәләләре буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек итүнең федераль хезмәтендә „кайнар элемтә” ачылган. Анда имтиханның төрле аспектлары:

RSS-материал