Аида ХӘЙРТДИНОВА

БӘЛА-КАЗАЛАРГА УРЫН БУЛМАСЫН!

Республикада апрель аенда Хезмәтне саклау айлыгы үтә. Бу чара республика Хөкүмәте карарына ярашлы үткәрелә һәм хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртуны, хезмәтне саклауны, уңай эш тәҗрибәсен пропагандалау максатын алга куя. Әлбәттә, апрель ае очраклы сайланмаган. Халыкара хезмәт оешмасы инициативасы белән һәр елның 28 апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне үткәрелә.

Район матбугатына — 85 ел


БЕЗНЕҢ РЕДАКТОРЛАР

Быелгы ел район гәзите өчен истәлекле. ”Генераль сызык өчен” гәзитенең тәүге саны моннан 85 ел элек, 1931 елның 16 сентябрендә дөнья күрә.

ҮЗЕ ЯНСА ЯНГАН, АВЫЛНЫ САКЛАП КАЛГАН...

Водитель эшен кем җиңел дип әйтә ала? Аның нерв-эмоциональ киеренкелеге генә ни тора!? Шуның нәрсәсе инде, эш урыны — автомобиль, эш зонасы — юл, автотранспорт предприятиесе, автозаправкалау станциясе, дияр кемдер... Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның адым саен очрап торуы да, урыслар әйтмешли, ерунда гына булып тоелырга мөмкин. Бүгенге героем — Балтач районының Түбән Сикияз авылында гомер иткән өлкән яшьтәге Рәфис Кашанов, егерме ел дәвамында туган колхозы „Сигнал”да водитель булып эшләгән. Эш барышында нинди генә хәлләрдә калырга туры килмәгән аңа шушы гомер эчендә?!

«ТУРЫ ЛИНИЯДӘ» — ТӨБӘК БАШЛЫГЫ Рөстәм ХӘМИТОВ

7 апрель көнне Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов халык белән „туры бәйләнеш” үткәрде. Ике сәгать дәвамында Рөстәм Зәки улы төрле темага кагылышлы берничә дистә сорауга җавап бирергә өлгерде.

КУЛАСА ШУЛАЙ БАСА

Хәнис белән Фәниснең аралары дүрт яшь. Уналты яшеннән колхозда бригадир йөген тарткан Ленин орденлы Тәлгатьнең җитеш тормышында буй җиткерделәр. Колхоздагы бригада эшенә сезонлы эшләрдә генә чыгып әйләнгәләгән Саимә балаларын да, ирен дә тәрбияле-караулы йөретте. Заманына күрә төзек, иркен йорт – кура җиткереп, теләгән кадәр мал-туар, кош-корт асрап иркен генә көн күрделәр. Ике малай да теләгән киемен киеп, теләгән әйберен ашап үсте. Дус булдылар. Укуларына килгәндә, Хәнис артык тырышмады. „Армиядән кайткач колхозда тракторчы булам,” — дип йөрде һәм яше җиткәч, „корыч атны” „йөгәнләде”.

Юллардагы чокырлар тигезләнәчәк!

Язга да аяк бастык. Кар эрүгә урамнар, юлларның каты капламында янә чокырлар барлыкка килде. Менә шундый юллардан машинада кагыйдәләр буенча йөрүе ифрат та авыр. Әле каршыңа берәр укучы бала, яки өлкән яшьтәге җәяүле дә килеп чыкса...

ИЗГЕ СҮЗ ЯЗЫЛГАН... ЙОМЫРКА!

Бүгенге көндә кеше бернигә дә гаҗәпләнми кебек. Ә менә Иске Балтач авылында гомер кичергән Эльмира һәм Рузалин Исмәгыйловлар ихатасында асралган чуар тавыкның 31 март көнне язулы йомырка салуы безне гаҗәпләндерде.

«ЯШЬЛЕК»КӘ — БЕР ЯШЬ!

5 Апрель, 2016 - 09:59Аида ХӘЙРТДИНОВАСпорт

Моннан нәкъ бер ел элек, 2015 елның 8 апреле көнне районда күптән көтелгән вакыйга булды — „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы ишекләрен ачты. Комплексның эшчәнлеге һәр көнне үсеште. Укучылар һәм өлкәннәр өчен йөзү бассейны, фитнес, тренажёр заллары бушап тормады, армспорт, пауэрлифтинг, тайский бокс, өстәл теннисы, күп функцияле спорт залы, шулай ук универсаль корт һәм ГТО мәйданчыгы, көндезге җәйге савыктыру лагере эшләде һәм төрле буын спортчыларын туплады.

Нөркәгә Яз килде

Узган шимбәдә Нөркә авылында бик күркәм бәйрәм үткән. Авылның яше-карты Нәүрүз бәйрәменә җыелган. Клуб хезмәткәрләре Илүсә Кашапова, Гөлназ Шайбәковалар үзенчәлекле сценарий төзегән, Гөлназ Шайбәкова белән Рузилә Хәмәтова бәйрәмне алып барган.

КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫН ДӘВАЛАУЧЫ

Районның ветеринария станциясендә көч салган әйдәүче ветеринария врачы—ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөдире Рита Мөхәмәтансар кызы Әминева ни өчен урта мәктәптән соң шушы белгечлекне сайлаган? Бу сорауга ул гади генә җавап бирә: „Бала чагымнан терлекләрне кызгана идем. Зооинженерия факультетына укырга керү теләгем зур иде. Зоотехник ветеринария өлкәсендә эшли алмый, ә ветеринария белгече зоотехник булып та эшли ала, дип аңлаттылар һәм Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының (хәзерге аграр университет) ветеринария факультетын сайладым”.

RSS-материал