Аида ХӘЙРТДИНОВА

Балтачта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләделәр

Районның ЗАГСлар бүлеге залында „Гаиләм җылысы” дигән үзенчәлекле чара үтте.

Бөредә узачак Гаилә бәйрәмендә балтачлылар да катнашачак

Быел 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Бөре шәһәрендә зур бәйрәм үтәчәк.

Чара шәһәрнең иң матур урыннарының берсендә – Октябрь мәйданында оештырыла. Янәшәдәге Свято-Троицк соборы бу көнне тулысынча балалар карамагында булачак, ди оештыручылар. Алар өчен осталык дәресләре, уеннар, күргәзмәләр оештыру каралган.

„Балтач таңнары” гәзитен үз иткән абунәчеләр „Атна саен — бүләк!” акциясендә бүләк оттылар

Агымдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә подписка рәсмиләштергән абунәчеләр арасында „Атна саен — бүләк!” акциясе тәмамланды.

Редакциягә барлыгы 167 квитанция күчермәсе китерелде. Шулар арасыннан 40тан артык кеше еллык полписка рәсмиләштергән. 27 кеше төрле бүләкләргә ия булды.

Бүген, 3нче июльдә, „Атна саен — бүләк!” акциясенең соңгы тиражында 7 кешегә бәхет елмайды.

В селе Старобалтачево успешно реализуется Нацпроект «Жилье и городская среда»

В Старобалтачево,  в рамках Нацпроекта «Жилье и городская среда»,  жители одного из аварийных домов  станут владельцами  благоустроенного жилья.

Фонд ЖКХ одобрил заявку Республики Башкортостан на предоставление финансовой поддержки для переселения граждан из аварийного жилья, признанного таковым до 1 января 2017 года.

Республика Башкортостан получит из средств Фонда ЖКХ 282,42 млн. рублей.

Гармун, баян моңын үз иткән Риф Хәмәтнуров

Балтач районының Түбән Сикияз авылында туып-үскән, Иске Балтач авылында гомер кичергән, хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләгән Риф Хәмәтнуров бала чагыннан гармун моңнарына гашыйк.

—Нәселебездә гармунда уйнаган кеше юк. Бик бәләкәй чагымда әни авыл магазиныннан тальян  гармун алып биргән иде.

Әнисә Салихова утыз дүрт ел гомерен типография хезмәтенә багышлаган

Штәнде авылында туып-үскән, Иске Балтачта гомер иткән Әнисә Салихованың хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны күрсәтелгән — район типографиясе.

Махсус белем алып кайткан кыз гәзит басучы сыйфатында хезмәт юлын башлый һәм хаклы ялга туктаганчы шунда көч сала.

ТОРАКТА ДАТЧИК—КҮҢЕЛЕҢ ТЫНЫЧ

Торакларда янгын чыгу куркынычының елдан-ел артуы күзәтелә. Алай гына да түгел, соңгы айларда кешеләр, бигрәк тә, балигъ булмаганнар үлеме белән тәмамланган янгын очраклары ешайды. Бу хәл караучысыз калган бала-чаганың ут белән шаяруына, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәмәүгә, көнкүреш техникасын көндәлек тормышта күпләп куллануга бәйле, дип саный янгын күзәтчелеге белгечләре. Ә бит янгын баш калкытканда кешенең гомерен һәм сәламәтлеген батареялардагы бәләкәй генә тартмачыклар коткара ала.

«БЕЗ СЫНАТМАЯЧАКБЫЗ!»

Шундый девиз белән бәйгегә чыккан мөгаллимәләләр, чыннан да, сынатмаган.

Укытучы һөнәренең әһәмияте бәхәссез. Моны дәлилләп ел саен традицион рәвештә „Ел укытучысы” бәйгеләре үтеп тора. Бәйгенең матур традицияләре, педагогик җәмгыятьтә югары абруе бар. Ул мәгарифне үстерүгә өлеш керткән бик күп исемнәр биргән.

ЯШЬТӘН ҮЗАЛЛЫЛЫККА ӨЙРӘНГӘЧ...

Илнар Кыямов — Көнтүгеш авылы егете. 1993 елда Лида Фәвәрис кызы һәм Элмир Лотфулла улы Кыямовлар гаиләсендәге өлкән бала булып дөньяга килә. Авылдашлары Илнарны сабый чагыннан үзаллы, акыллы, олыларча фикерли торган бала дип белә. Кече туганы Луизага өлгеле абый булды, укуда, тәртип ягыннан әти-әнисенә, укытучыларына бер яклап та кыенлык китермәде. Мәктәп елларында фән олимпиадаларыннан район күләмендә катнашып белемен күрсәтте, призлы урыннар алып килде. Үсмер чагыннан ук армия хезмәте белән кызыксынды. Унсигез—егерме яшьләрендә хәрби хезмәтен Украинаның Хмельницкий шәһәрендәге ракета-зенит полкында үткән әтисеннән, авылдаш абыйларыннан хәрби хезмәт, андагы кыенлыклар, үз-үзеңне дөрес тоту турында әңгәмәләшкәндә күп сораулар биреп „йөдәткәнен” әле дә искә алып сөйлиләр.

ҖИРЛӘРЕБЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Русия Федерациясенең Җир кодексы үтәлешен районда Балтач һәм Борай районнары буенча җирләрне саклау һәм куллану буенча дәүләт инспекторы Илшат Хәйдаров һәм муниципаль инспектор тикшерә. Илшат Хаккый улы безгә район җирлегендәге җирләрне файдалану торышы турында сөйләде.

RSS-материал