Аида ХӘЙРТДИНОВА

Балтачка Марий Эл делегациясе килә

Иртәгә, 30 июльдә, районга Марий Эл Республикасыннан дүрт кешедән торган делегация килә. Алар Балтач районында яшәгән мари халкының күренекле кешеләре турында материаллар җыячак.

Кунакларны Тәтешле районы чигендә — Магашлы Алмантай авылында каршы алачаклар.

Балтачлыларны Саулык саклау министры урынбасары Динара Еникеева кабул итте

Бүген районга республика Саулык саклау министры урынбасары Динара Еникеева килде. Динара Рәис кызы район Хакимияте бинасында шәхси сораулары буенча  гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә алдан ун кеше язылган иде.

„Правда” җәмгыяте уңганы Рөстәм Суфияров бүгеннән басуга чыгарга әзер

Район хуҗалыкларында басуларда өлгергән уңышны уруга төшү сәгате җиткәнен түземсезлек белән көтәләр.

Шушы көннәрдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендәге район белгечләреннән тупланган махсус комиссия урыннарга чыгып урып-җыю эшләренә әзерлек торышын тикшерде.

Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыятендә техника әзерлеге яхшы бәһаланды.

Җомга көн мөбәрәк булсын, балтачлылар!

Җомга көн мөбәрәк булсын кадерле дуслар, мөселман кардәшләр! Дөньяларда тынычлык, бәрәкәтле тормыш, гаиләләрдә иминлек, шатлык-бәхет, саулык булсын!

(Югары Карыш авылы мәчете. Тазим Талипов фотосы. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Җомга хәтта Корбан, Ураза, Гашурә бәйрәмнәренә караганда да изгерәк көн санала.

Балтач хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә әзерлеге тикшерелә

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев җитәкчелегендә районның авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, районның дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов катнашлыгында оештырылган төркем әгъзалары авылларга чыгып хуҗалыклардагы урып-җыю эшләренә әзерлек торышы белән танышты.

Урыннарда булганда авыл хуҗалыгы техникасының, ындыр табакларының урып-җыю эшләренә әзерлеге, пар җирләрен эшк

«Башавтотранс» преприятиесен якташыбыз Надир Сәмиев җитәкләде

«Башавтотранс» Дәүләт унитар предприятиесен вазифаны биләүгә конкурс нәтиҗәләре буенча Надир Сәмиев җитәкләде. Шул хакта республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2018 елның октябренән ул «Башавтотранс» ДУПсен генераль директор вазифасын башкаручы статусында җитәкләде.

Надир Сәмиев 1967 елның 8 февралендә Балтач районының Көндәшле авылында туган.

Илгиз Субушев Штәнде мәктәбе бинасы төзелеше белән танышты

Бүген район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Штәнде авылында 80 укучыга исәпләнгән урта мәктәп һәм 40 балага исәпләнгән балалар бакчасы бинасы төзелеше барышы белән танышты.

Генераль подрядчы Рөстәм Хаҗиев озатуында, Илгиз Әхвәс улы биналарны карап чыкты. Әлеге вакытта биредә бизәү эшләре бара, тәрәзәләр кую дәвам итә.

“Мәдәният” милли проекты чикләрендә Башкорстанның сәнгать мәктәпләре музыка кораллары сатып алуга 11 миллион сумнан артык акча алачак

Субсидия алучылар арасында Балтач районы да бар.

«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты чикләрендә 2019 елда Башкортстанның муниципаль берәмлекләренә балалар сәнгать мәктәпләре өчен музыка кораллары, җиһазлар һәм материаллар сатып алуга республика казнасыннан 11 миллион 250 мең һум күләмендә субсидия бүленгән. Тиешле боерыкка Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров кул куйган.

Анасының мәетен… базда тапкан…

Республикада соңгы арада кот очкыч җинаятьләр кылына. Шундый хәл Тәтешле районындагы Югары Балтач авылында теркәлгән, дип яза “Башкортостан” гәзите үзенең сайтында.

15 яшьлек малай йортларының базында 36 яшьлек анасының мәетен тапкан.

Балтачлыларны Максим Забелин кабул итәчәк

Саулык саклауга кагылышлы сорауларыгыз бармы? Булса, аны балтачлылар турыга республика Саулык саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелинга бирә алалар.

Мондый мөмкинлек балтачлыларга 26 июль көнне биреләчәк. Бу көнне, 11.00—12.30 сәгатьләрдә Максим Васильевич район Хакимияте бинасында гражданнарны саулык саклауга кагылышлы сораулар буенча кабул итәчәк.

RSS-материал