Аида ХӘЙРТДИНОВА

Ренат Зәйнуллин: „АЕК ЯШӘРГӘ КИРӘК!”

Район җитәкчелеге, район җәмәгатьчелеге һәм дин әһелләренең чакыруы буенча „Аек Башкортстан” хәрәкәте рәисе ярдәмчесе, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге фәнни хезмәткәре Ренат Зәйнуллин район мәдәният сараенда фәһемле сөйләшү үткәрде. Бу сөйләшүгә район җәмәгатьчелеге, интеллигенция вәкилләре, яшьләр чакырылган иде.

“ГАРМУННАР ТЫНМАС ӘЛЕ!»

Янә февраль ае җитте. Матур традиция буенча нәкъ шушы айда районда “Уйна, гармун” бәйгесе уза. Билгеләнгән сәгатькә зур авыллардан да, төпкелдәге Чиятау, Әрдәгеш, Чуртанлыкүл һәм башка авыллардан да 8 яшьтән алып 88 яшькә кадәр яшьтәге 66 гармунчы, баянчы, башка музыка коралларында уйнаучы талантлар, барлыгы 150дән артык катнашучы район мәдәният сараенда үтәчәк бәйгегә килеп җитте.

«ЯКТАШЛАР» ПРОЕКТЫ: ХАЛЫК ФИКЕРЕ

12 Февраль, 2013 - 13:33Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

«Единая Россия» партиясенең инициативасы белән республикабызда башлангыч алган һәм тормышка ашырылган «Якташлар» проекты районда яшәүчеләрдә уңай фикерләр генә тудырды. Шулай булмый, кемнәр генә чыкмаган безнең төбәктән!? Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, ил, республика, район күләмендәге бихисап җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, игенчеләр, сәнгать осталары...

Райондашларыбыз тормышына нинди йогынты ясады «Якташлар» проекты? Ул безгә берләшергә ярдәм иттеме?

Шушы сораулар белән үзебезнең арада яшәгән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

НӘФИС СҮЗ ОСТАСЫ ДА УЛ

Гөлфидә Гали кызы ХӘМӘТҖАНОВАНЫ районда күпләр уңышлы хатын-кыз, таләпчән җитәкче, оста оештыручы буларак белә, хөрмәт итә. “Радуга” һәм “Общепит” кулланучылар җәмгыятьләре Советы рәисе, муниципаль район Советы депутаты, ана кеше буларак иңнәренә йөкләнгән бурычларын саный китсәң, бик күп аның. Бүген без бу ханымны бөтенләй икенче яктан ачмакчыбыз. Җитәкче хатын-кыз гомере буе сәнгатькә гашыйк.

ПОРУЧИТЕЛЬ БУЛУ САЗГА БАТЫРМАСМЫ?

Җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель)— кредит буенча банк алдындагы барлык йөкләмәләрне дә үтәячәк, дип бер кеше өчен җаваплылыкны үз өстенә алган икенче кеше (юридик шәхес).

УҢГАН ДА СОҢ ПОМИДОРЛАРЫ!

14 Август, 2012 - 09:01Аида ХӘЙРТДИНОВАСәясәт

Иске Балтач авылында гомер итүче өлкән яшьтәге Хәнифә апа Әхмәтова элек-электән бакча үстерергә һәвәс кеше. Быелгы корылык елында да яшелчәләре ишелеп уңган уңган бакчачының. Помидор түтәлендә өлгергән бычье сердце сортлы бер помидоры 900 грамм авырлыкка җиткән.

ҖӘМГЫЯТЬ КИҢӘЮГӘ ЙӨЗ ТОТА

Районда кирпеч җитештерүгә махсуслашкан “Стройкерамика” җәмгыятенең эшен башлап җибәрүе балтачлылар өчен олы вакыйгага тиң булды. Чөнки мондый куәтле завод продукция җитештерү чыганагы гына түгел, беренче чиратта халык өчен эш урыннары да ул.

ТҮБӘН ИВАНАЙ ДА МАРИ ХАЛКЫНЫҢ МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ

Бу зур чарага Марий Эл Республикасыннан, республикабызның Калтасы, Мишкә районнары һәм мари милләт вәкилләре күпләп яшәгән башка төбәкләрдән, районның мари авылларыннан делегацияләр килде. Көнозыны дәвам иткән чараның программасы бай һәм үзенчәлекле корылган иде.

БАШКОРТСТАН САЙЛАУЧЫЛАРЫ ЮГАРЫ АКТИВЛЫК КҮРСӘТТЕЛӘР

Республикада сайлаучыларның 77,53 проценты сайлау участокларына килеп Русиянең киләчәге өчен тавыш бирде.

Территориаль сайлау комиссияләре протоколларының 93,8 процентын эшкәрткәннән соң Русия Президентын сайлауда Башкортстанда республика сайлаучылары тавышының 76,93 процентын җыеп Владимир Путин лидерлыкта бара иде. Геннадий Зюганов сайлаучыларның — 13,75, Владимир Жириновский — 3,28, Михаил Прохоров — 3,03, Сергей Миронов 2,3 процент тавышын җыйган.

RSS-материал