Яңалыклар

Бәйрәмгә рәхим итегез!

6 Сентябрь, 2017 - 11:48

9 сентябрь көнне Богдан авылында „Саумысыз, авылдашлар!” һәм „Шәҗәрә” бәйрәме үткәрелә. Биредә туып-үсеп төрле тарафларда яшәгән якташларыбызны, кардәшләребезне бәйрәмдә көтеп калабыз. Кунаклар, авылдашларны зур тамаша кәтә. Балалар катнашлыгында зур концерт булачак. Бу чарага бик күп кунаклар, күренекле кешеләр кайтуы көтелә.

Балалар белән юлга чыксаң

5 Сентябрь, 2017 - 12:24

Агымдагы елның июленнән юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде: 7 яшьтән алып 11 яшькә кадәр булган балаларны машинаның арткы урыннарында махсус утыргычсыз йөртергә мөмкин. Мондый очракта саклык каешларын каптыру да җитә. Машинаның алгы урындыгында баланы бары тик махсус җайланма белән йөртү рөхсәт ителә.

Поздравление главы Администрации муниципального района Балтачевский район РБ Ильгиза Субушева с Днём знаний

31 Август, 2017 - 16:19

Дорогие школьники, уважаемые педагоги, родители!

От имени Администрации муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан и от себя лично сердечно поздравляю Вас с Днем знаний, с началом учебного года!

Алманың шифасы күп

31 Август, 2017 - 09:54

Алманың ифрат файдалы булуы күптәннән билгеле. Витаминнар чыганагы булудан тыш, аны косметологиядә, халык медицинасында киң кулланалар.Тучыбай авылында үткәрелгән „Алма бәйрәме” бу җимешкә карата мәдхия җырыдай яңгырады. Бәйрәмнең төп герое — алма булды.

Магашлы-Алмантайга — 290 ел

25 Август, 2017 - 15:37

Безнең районда 18 мари авылы бар. Магашлы-Алмантай Түбән Сикияз авыл җирлегенә караган мари авылларның берсе. Ул гүзәл табигатьле урыннарның берсендә, Танып елгасына якын урнашкан. Күптән түгел биредә „Авыл бәйрәме” дигән күркәм чара үткәрелде. Чара Магашлы-Алмантай авылы нигезләнүгә 290 ел тулуга багышланды.

В Башкортостане появился единый номер вызова экстренных оперативных служб 112

23 Август, 2017 - 14:51

Как сообщает Информационное агентство «Башинформ», в Республике Башкортостан появился единый номер вызова экстренных оперативных служб 112.

Он объединяет телефоны службы пожарной охраны, службы реагирования в чрезвычайных ситуациях, службы полиции, службы скорой медицинской помощи, аварийной службы газовой сети, службы «антитеррор».

ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР „ВЕЛОДЕВИЧНИК” ТА ҮЗЛӘРЕН СЫНАДЫ

22 Август, 2017 - 17:20

22 август көнне Сабантуй мәйданында өченче тапкыр безнең районда „Велодевичник” бәйгесе оештырылды. Ярышларда 11 оешмадан һәм 15 авыл биләмәсеннән 70тән артык гүзәл зат катнашты. Өч яшь категориясендә иң җитез һәм тиз итеп велосипед йөртүче хатын-кызлар ачыкланды.

Спортны үстерүгә этәргеч бирүчеләр әңгәмәләште

18 Август, 2017 - 16:48

Бүген район Хакимиятенең утырышлар залында физик тәрбия, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренерлары катнашлыгында район семинары үтте.

Китапханә адресын үзгәртә

3 Август, 2017 - 16:48

Штәнде авылы китапханәсе шушы көннәрдә элек башлангыч сыйныф укучылары белем алган бинага күчә. Моның өчен район бюджетыннан 70 мең сумнан артык акча бүленгән.

Штәнде авылында сусызлык проблемасына нокта куелыр

3 Август, 2017 - 09:26

„Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программасы нигезендә Штәнде авылында суүткәргеч сузу эшләре башланды. Аны Чиләбе шәһәренең „УралСтрой” җәмгыяте эшчеләре башкара. Алар алдында 13 километр аралыкта суүткәргеч линияләре сузу бурычы тора. Санаулы көннәр эчендә 400 метрдан артык полиэтилен торбалар сузып өлгергән алар.

RSS-материал