Яңалыклар

Алдынгы спортчылар хөрмәтләнде

28 Декабрь, 2017 - 16:44

Бүген Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев спортта югары күрсәткечләргә ирешкән бер төркем кыз һәм егетләрне тәбрикләде. Алар кул көрәштерү буенча Идел буе федераль округында һәм гер күтәрү буенча Башкортстан беренчелегендә призлы урыннарга лаек булган спортчылар.

Шатлыклы вакыйга

22 Декабрь, 2017 - 10:49

Алсу Ильяс кызы 6нчы сыйныфта белем ала. Ул бары тик бишле билгеләренә өлгәшә. Төрле олимпиадалар җиңүчесе ул. Копилкасында 52 Мактау грамотасы бар. Район сәнгать мәктәбенең сурәт төшерү түгәрәгендә яратып шөгыльләнә. Укуда, җәмәгать эшләрендә актив укучы спорт белән дә дус. Чаңгыда йөри, тимераякта шуа. Ике абыйсы янында үскән кызда калганнар хакында хәстәрлек күрү сыйфаты да бар.

Республика Башлыгы чыршы бәйрәмендә балтачлылар да катнаша

21 Декабрь, 2017 - 14:34

Иртәгә Уфада Республика Башлыгы чыршысы үтәчәк. Безнең районнан дүрт укучы бүген башкалага юлланды да инде. Алар барысы да уку алдынгылары, җәмәгать эшләрендә һәм спортта актив укучылар.

Тантаналы рәвештә хәрби хезмәткә озату

11 Декабрь, 2017 - 16:12

Балтачтагы бер күркәм традиция буенча язгы һәм көзге чакыру чорында егетләрне хәрби хезмәткә тантаналы рәвештә озаталар. Быел көзге чакыру кампаниясе ахырында тантана янә кабатланды. Булдыклы ил сакчылары киләчәгенә ата-аналар гына түгел, райондашлар да битараф калмаганын бу чара ачык дәлилләде.

Пенсияләр индексацияләнә

6 Декабрь, 2017 - 16:09

2018 елда Русиядә пенсияләрне индексацияләү еллык инфляциянең 2,7 проценткача кимүенә карамастан, бюджет проектына салынганча 3,7 процент тәшкил итәчәк. Бу хакта Русиянең финанс министры Антон Силуановның сүзләренә сылтанып, ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Бүләк алып шатландылар

6 Декабрь, 2017 - 15:05

„Гәзиткә языл —бүләк от” акциясе дәвам итә. Бу юлы бүләкләр Түбән Иванайдан Анатолий Айдмировка, Иске Балтачтан Әлфинә Садирова һәм Бигелдедән Илһам Исхаковаларга чыкты. Бүләк отучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Арытабан да бергә булыйк, дуслар.

Шаяннар һәм тапкырлар клубында

5 Декабрь, 2017 - 15:47

Бүген район мәдәният сараенда мәктәп укучылары арасында экология темасына багышланган Шаяннар һәм тапкырлар клубы үтте. Унбер команда арасында Сәйтәк урта мәктәбе укучылары җиңүче дип табылды.

Вазифаны калдырырга мәҗбүр

1 Декабрь, 2017 - 15:14

Вазифасын кулланып чит мөлкәтне үзләштергән ир хөкем ителеп, суд карары закон көченә кергәннән соң прокуратура үз сүзен әйтергә мәҗбүр була. 2015нче елның август аенда кое казу, тимер-бетон кулчалар урнаштыру эшләре буенча фиктив килешү төзеп, башкарылган эшне кабул итү буенча ялган актка кул куеп, җәмәгать куллану өчен кое төзүгә бүленгән акчаның өлешен үзләштерә.

Контрафакт саткан өчен штраф

30 Ноябрь, 2017 - 16:59

Балтач районы прокуратурасы товар һәм хезмәт күрсәтү билгеләре өлкәсендә закон үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында шәхси эшкуар Д. Г.ның законсыз рәвештә товар билгеләрен куллану очрагы ачыкланды.

В ногу со временем

30 Ноябрь, 2017 - 10:29

Потребительское общество „Общепит” сегодня функционирует в период жестокой конкуренции. Несмотря на это коллектив стремится сохранить все виды деятельности, приносящие прибыль. Сегодня в 11.00 часов в зале заседаний Администрации района состоится отчётно-выборное заседание ПО „Общепит”. В ходе заседания будут подведены итоги и обсуждаться проблемы и задачи на следующий год.

RSS-материал