Яңалыклар

Җиңү яулау — һәркемнең максаты

Сәламәтлек — иң зур байлык ул. Аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Әлбәттә, спорт һәм физкультура ярдәмендә. Бүгенге көндә спорт тормышын үз иткән яшьләребез бихисап. Бу күренеш күпләрне сөендерә. Урамда тиктомалга «җил куып» йөргән яшьләргә караганда, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр арта. Һәм әлеге балаларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә.

Өлгерләр җиңү яулый

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен үз иткәннәргә һарвакыт төрле чаралар үткәрелеп тора. Берәүләр өйдә вакытын бушка үткәрсә, икенчеләр бер чарадан да читтә калмый актив катнаша. Ел буена дәвам иткән «Сәламәтлек — 2011» район спартакиадасына йомгак ясалды. Чара районның оешма, предприятие, бюджет учреждение хезмәткәрләре һәм авылда яшәүчеләр арасында оештырылды.

RSS-материал