Яңалыклар

НАМУССЫЗ САТУЧЫЛАРДАН ЯКЛАУ ТАБЫП БУЛА!

Русиядә ил тарихында беренче “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон” 1992 елда кабул ителә. Агымдагы елның “Безнең акча, безнең хокуклар: финанс хезмәтләре базарында дөрес сайлап алу кампанияләре” девизы астында үтүе юкка түгел. Финанс хезмәтләре базары киңәю сәбәпле, кулланучыга да, җитештерүчегә дә (башкаручы, сатучы) күбәеп киткән законнар һәм хокукый актларны аңлап, үзенә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә зыян китерми куллана белергә кирәк. Юбилей елында Роспотребнадзор традициягә кергән “Кайнар линия” һәм “Ачык ишекләр көн”нәрен оештыра. Бу чаралар февраль аенда үтте. Анда кулланучыларның хокукларын яклау буенча кызыксындырган сорауларына белгечләр җавап бирде.

БАШКОРТСТАН САЙЛАУЧЫЛАРЫ ЮГАРЫ АКТИВЛЫК КҮРСӘТТЕЛӘР

Республикада сайлаучыларның 77,53 проценты сайлау участокларына килеп Русиянең киләчәге өчен тавыш бирде.

Территориаль сайлау комиссияләре протоколларының 93,8 процентын эшкәрткәннән соң Русия Президентын сайлауда Башкортстанда республика сайлаучылары тавышының 76,93 процентын җыеп Владимир Путин лидерлыкта бара иде. Геннадий Зюганов сайлаучыларның — 13,75, Владимир Жириновский — 3,28, Михаил Прохоров — 3,03, Сергей Миронов 2,3 процент тавышын җыйган.

Җиңү яулау — һәркемнең максаты

Сәламәтлек — иң зур байлык ул. Аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Әлбәттә, спорт һәм физкультура ярдәмендә. Бүгенге көндә спорт тормышын үз иткән яшьләребез бихисап. Бу күренеш күпләрне сөендерә. Урамда тиктомалга «җил куып» йөргән яшьләргә караганда, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр арта. Һәм әлеге балаларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә.

Өлгерләр җиңү яулый

Спортны, сәламәт яшәү рәвешен үз иткәннәргә һарвакыт төрле чаралар үткәрелеп тора. Берәүләр өйдә вакытын бушка үткәрсә, икенчеләр бер чарадан да читтә калмый актив катнаша. Ел буена дәвам иткән «Сәламәтлек — 2011» район спартакиадасына йомгак ясалды. Чара районның оешма, предприятие, бюджет учреждение хезмәткәрләре һәм авылда яшәүчеләр арасында оештырылды.

RSS-материал