Яңалыклар

“ТЕРЕМОК” ИШЕКЛӘРЕН АЧТЫ!

26 апрель көнне 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбе филиалы — “Теремок” балалар бакчасы эшли башлады. Монда 5 — 7 яшьтәге 40 бала тәрбияләнәчәк. “Интернат бинасын бәләкәй балаларны кабул итәрлек итеп үзгәртүгә район Хакимияте, мәгариф бүлеге, мәктәп коллективы зур көч салды. Бөтен шартларны да үтәргә тырыштык. Нәниләргә ашлар мәктәп ашханәсендә пешереләчәк, ә монда махсус тарату бүлмәсе бар”, — дип бакча белән таныштырды 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбе директоры Илшат Хәйдәров. Балалар бакчасында ике төркем булачак. Аларга дүртешәр йокы бүлмәсе, уен залы, туалет бүлмәләре җиһазландырылган. Кер юу өчен дә аерым бүлмә бар. Балалар бакчасында 11 кеше эшлиячәк, мөдире — Альбина Нуртдинова.

Мәгариф ЭРУДИТЛАР ТӘРБИЯЛИ УЛ!

Ата-аналарның ихлас соравы буенча укытучы, мәктәп эшчәнлеге турында язарга бару куанычлы хәл. Димәк, дәреснең һәр минутын кадерләгән, баланың вакытын заяга үткәрүгә юл куймаган, эшенә бөтен асылы белән бирелгән мөгаллимнәребез бар. Ата-аналар һәм балалар арасында абруйны алар һәркөнне җиренә җиткереп башкарган хезмәтләре, нәтиҗәләре белән казана. 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Сәхибгәрәева нәкъ шундый һөнәрман: үз эшенең остасы, фанаты. “Ун гына минут көтеп торыгыз. Дәресемне тәмамлыйм әле башта”, — дип ашыкты ул сыйныф бүлмәсендәге укучылары янына. Мөгаллимә кеше өчен изге нәрсә — дәресне бүлеп, ишек шакыганыбыз өчен оялып куйдык хәтта...

СӘНГАТЬ СӨЙГӘН КУНАКЛАРНЫ КАРШЫ АЛДЫ ЯР ЧАЛЛЫ

Төрле күләмдәге фестивальләрдә катнашу сәнгать коллективының дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итүе һичшиксез. Андый чараларда һөнәри сәнгать осталары белән очрашу, алардан киңәшләр ишетү уңай нәтиҗәләрен бирми калмый.

Балтач район мәдәният сарае каршындагы халык театры үзен таныткан коллектив. Коллектив халык театры статусына тап төшерми. Республика халык театрлары фестивалендә бу исемне ул янә уңышлы рәвештә яклап чыкты.

Спорт тормышы

«Республика ярышларында район данын яклап көрәшче егетләребез билләрен нык тоттылар»,ди балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ирек Камалов.

Көрәш ул безгә төркиләрдән килгән уен төрләренең берсе. Аның барлыкка килү вакыты да билгеле түгел. Шулай да ул урта гасырлардан ук килгән дип фаразларга мөмкин. Башкортстанда көрәш иң популяр уен исәбендә тора.

БУЛДЫРА БИТ ЕГЕТЛӘР!

Спорт тормышы белән янып яшәүче егетләрнең берсе икенче санлы Иске Балтач урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ирек Шайнуров район күләмендә, республика ярышлары булсынмы, берсеннән дә читтә калмый. Максатчан егет төрле секцияләрдә генә шөгыльләнеп калмый, үзаллы да күнегүләр ясый.

КАР СУЛАРЫ ЭРЕП ТӨШКӘЧ ХАСИЛ БУЛДЫ ДАРЬЯЛАР

Белгечләр фаразларына караганда, быел елгаларда апрель уртасында гына боз кузгалырга тиеш иде. Көчле ташкын булмаячак дип тә фаразладылар. Кайда ничектер, безнең тарафларда елгалар боздан иртәрәк ачылды. Үткән атна ахырындагы явым -төшем һәм якшәмбесендә һава температурасы кискен күтәрелүе моңа булышлык иткәндер, мөгаен. Ташкын үткән еллардагыдан кайтыш дип әйтеп булмый. Кайбер елгаларда көчлерәктер дә бәлки. Мәсәлән, Иске Балтач тирәсендә Карыш елгасының соңгы елларда быелгы кадәр ташыганын хәтерләмим. Үткән атнаның якшәмбе көнендә елгада су кискен күтәрелеп тугайларга җәелде. Яр буенда яшәүчеләрне борчуга салды. Күпер субайларына һәм тугайларда тотылып калган зур-зур боз кисәкләрен Карыш елгасының Иске Балтач тирәсендәге үзәне буйларында әле дә күрергә мөмкин.

Телефоны „Горячей линии”

12 Апрель, 2012 - 11:00-Яңалыклар

Граждане могут обратиться по телефонам „Горячей линии”. Военный комиссариат РБ: начальник отдела (подготовки, призыва и набора граждан на военную службу по контракту) (347) 253-13-48, общественная приемная (347) 228-02-92, военный прокурор уфимского гарнизона (347)250-05-10, экстренная психологическая помощь (347)273-09-00.

ӘДИПЛӘР ЯҢА КУЛЪЯЗМАЛАРНЫ ТИКШЕРДЕ

5 апрель көнне “Балтач таңнары” гәзите редакциясендә БР Язучылар оешмасының татар телендә иҗат итүче язучылар берләшмәсенең күчмә утырышы үтте. Анда Борай районыннан Алия Хәйруллинаның һәм Тәтешле районыннан Миләүшә Гәрәеваның — шигырь, Балтач районыннан Габделсамат Гатинның — көлкеле хикәяләр, Аида Хәйртдинова һәм Рима Каһарманның (Вәлиева-Каһарманова) проза әсәрләре кулъязмалары тикшерелде. Семинарның эшендә муниципаль район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов катнашты.

“ЯЛКЫН”НЫҢ ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛЫШ ЯЛКЫНЫ

Башкортстан Республикасы Хоккей федерациясе инициативасы белән “Урал” хәйрия фонды советы республикада Үсмерләр хоккей лигасын булдыруны хуплады. 2011 елның декабрь аенда лига булдырылды. Ул алты зонага бүленгән. Шул көннән башлап “Урал” хәйрия фонды советы үсмерләр хоккей лигасының генераль партнеры. Агымдагы елның өч аенда фонд советы республика буенча үсмер хоккейчыларны туплаган 22 командага спорт амунициясе сатып алу өчен 3,9 миллион сум акча күчергән. Регуляр матчларны оештыру өчен 2,1 миллион сум акча юнәлткән, ә финал ярышларын оештыру һәм тренерлар өчен күнегүләр киңәшмәсе үткәрү максатлары өчен өстәмә 333 мең сум күләмендә акча бүлгән.

ТАГУН КИЛСӘ—ЭШ ХАРАП

Дуңгызларның Африка тагуны авыруын африка бизгәге, көньяк африка тагуны, монтгомери авыруы дип тә атыйлар. Чир беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада теркәлгән. Чирне үткәрү формаларының тиз үзәрүе Африка тагунының эпизоотологик үзенчәлеге булып тора. Авыру каты формада үткәндә дуңгызлар тулысынча һәлак була. Шулай ук чирнең хроник формасы күзәтелә. Инфекция йөрткән дуңгызда тагунның билгеләре күренмәскә дә мөмкин. Аның ничек таралуын алдан фаразлап булмый. Русиядә 16 урында дуңгызларның Африка тагуны белән авыруы теркәлде. Безнең республикага якын урнашкан Саратов һәм Ырынбур өлкәләрендә дә бу чирнең килеп чыгуы уяу булырга өнди.

RSS-материал