Яңалыклар

ШТӘНДЕДӘ МӘЧЕТ ТОРГЫЗЫЛДЫ

Ел саен Башкортостанда 25кә якын иман йорты калкып чыга. Районыбызның күркәм табигать кочагында урнашкан Штәнде авылында да мәчет үз ишекләрен ачты. Көферлеккә күрә 37нче елда киселгән манара янә калкып чыкты. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ислам дине йолаларын үтәп яшәргә мөмкинлек туды.

ЯҢА СӘҮДӘ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ

2013 елга кадәр урамнарда сатуны бетерү йөзеннәналып барылган чаралар безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Киләчәктә сату эшләре бина эчендә алып барылачак. Шушы программаны тормышка ашырып төрле магазиннар, сәүдә үзәкләре төзелә, яңартыла. Бу сатучыларга да, клиентлар өчен дә уңайлы.

КАРАКЛАР ВАЕМСЫЗЛЫКНЫ КӨТЕП КЕНӘ ТОРА!

Кеше өенә, йортына кереп, аның әйберләрен урлау авыр җинаять дип исәпләнә, моның өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Урлашу кинәт кенә башкарылмый. Җинаятьче алдан әзерләнә, өйгә керү юлларын өйрәнә. Эзләрен югалту һәм урланган әйберне яшерү турында да ул алдан уйлана, карар кабул итә. Шуңа күрә мондый җинаятьләрне ачу һәм гаепле шәхесләрне табу авырлаша.

ТАЗА ТОРМЫШТА ЯШИК

Ел саен күп илләрдә СПИД авыруыннан вафат булучыларны искә алу көне билгеләнеп үтелә. Быел ул 20 май көненә туры килә. Миллионлаган кешеләр бу көнне шушы мәкерле авырудан вафат булганнарны искә алып төрле чаралар оештыралар.
СПИД чире барлыкка килгәннән башлап күзәтүләр дәвамында Башкортстан Республикасында ВИЧ-инфекцияле 13154 кеше ачыкланган һәм 2542 кеше шушы авырудан вафат булган.
2012 елның башыннан республикада ВИЧ-инфекцияле 553 кеше ачыкланган һәм үлүчеләр саны 105кә җиткән. 2011 елда безнең районда ВИЧ-инфекцияле 12 кеше теркәлгән, ә агымдагы елның 31 мартына бу инфекция 16 кешедә табылган.

БӨТЕНРУСИЯ КОНКУРСЫННАН ҖИҢҮ БЕЛӘН

Бөтенрусия „Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсында иҗатны үз иткән балтачлылар җиңү яулады. Конкурсны Идел буе федераль университеты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгресс, башкарма комитеты, Әдәбият һәм сәнгать институты оештырды. Тәүге турда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл Республикаларының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Самара, Ульяновск, Саратов, Пенза, Пермь, Ырынбур, Киров өлкәләреннән 325 укучы катнашты.
Жюри әгъзалары катгый таләпләренә җавап биргән 89 югары сыйныф укучылары икенче турга чыкты.

КҮРШЕЛӘРНЕҢ ИҖАДИ КҮЧТӘНӘЧЕ

Балтач районы Магашлы-Алмантай авыл клубы һәвәскәрләре 8 май көнне безнең Башкибаш авылына зур концерт белән килделәр. Бөек Җиңү көненә багышланган тамашада дәртле биюләр дә, шигъри сүз һәм мәзәкләр дә, җырлар да яңгырады.

БЕЗНЕҢ ТӘҖРИБӘ КҮРШЕЛӘРНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА

Төзелеш эшләре Федераль һәм республика программалар буенча комплекслы рәвештә алып барылган “Көньяк” микрорайоны белән шушы көннәрдә Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының торак һәм өстенлекле биләмәләрне үстерү бүлеге начальнигы Алексей Сергеевич Козлов җитәкчелегендә Идел буе федераль округы төбәкләреннән килгән вәкилләр танышты.

“ТЕРЕМОК” ИШЕКЛӘРЕН АЧТЫ!

26 апрель көнне 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбе филиалы — “Теремок” балалар бакчасы эшли башлады. Монда 5 — 7 яшьтәге 40 бала тәрбияләнәчәк. “Интернат бинасын бәләкәй балаларны кабул итәрлек итеп үзгәртүгә район Хакимияте, мәгариф бүлеге, мәктәп коллективы зур көч салды. Бөтен шартларны да үтәргә тырыштык. Нәниләргә ашлар мәктәп ашханәсендә пешереләчәк, ә монда махсус тарату бүлмәсе бар”, — дип бакча белән таныштырды 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбе директоры Илшат Хәйдәров. Балалар бакчасында ике төркем булачак. Аларга дүртешәр йокы бүлмәсе, уен залы, туалет бүлмәләре җиһазландырылган. Кер юу өчен дә аерым бүлмә бар. Балалар бакчасында 11 кеше эшлиячәк, мөдире — Альбина Нуртдинова.

Мәгариф ЭРУДИТЛАР ТӘРБИЯЛИ УЛ!

Ата-аналарның ихлас соравы буенча укытучы, мәктәп эшчәнлеге турында язарга бару куанычлы хәл. Димәк, дәреснең һәр минутын кадерләгән, баланың вакытын заяга үткәрүгә юл куймаган, эшенә бөтен асылы белән бирелгән мөгаллимнәребез бар. Ата-аналар һәм балалар арасында абруйны алар һәркөнне җиренә җиткереп башкарган хезмәтләре, нәтиҗәләре белән казана. 1 санлы Иске Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Сәхибгәрәева нәкъ шундый һөнәрман: үз эшенең остасы, фанаты. “Ун гына минут көтеп торыгыз. Дәресемне тәмамлыйм әле башта”, — дип ашыкты ул сыйныф бүлмәсендәге укучылары янына. Мөгаллимә кеше өчен изге нәрсә — дәресне бүлеп, ишек шакыганыбыз өчен оялып куйдык хәтта...

СӘНГАТЬ СӨЙГӘН КУНАКЛАРНЫ КАРШЫ АЛДЫ ЯР ЧАЛЛЫ

Төрле күләмдәге фестивальләрдә катнашу сәнгать коллективының дәрәҗәсен күтәрүгә булышлык итүе һичшиксез. Андый чараларда һөнәри сәнгать осталары белән очрашу, алардан киңәшләр ишетү уңай нәтиҗәләрен бирми калмый.

Балтач район мәдәният сарае каршындагы халык театры үзен таныткан коллектив. Коллектив халык театры статусына тап төшерми. Республика халык театрлары фестивалендә бу исемне ул янә уңышлы рәвештә яклап чыкты.

RSS-материал