Яңалыклар

БАЛТАЧ ЯШЬЛӘРЕ ФИНАЛГА ЧЫКТЫ

Башкортстан Республикасының XX Авыл спорт уеннары кысаларында ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол уены буенча зона ярышлары үтте. Бу юлы Аскын, Борай, Караидел, Калтасы, Тәтешле, Мишкә районнары волейболчылары Балтач районы җирлегендә очрашты. Әлбәттә, киеренке уен барышында районның волейболчылар командасы (составта: Айрат Садыйков, Илнар Фаридонов, Илдар Шәяхмәтов, Илмаз Мифтахов, Динар Җиһангиров, Илдар Гатин, Ринат Әхмәтшин, Рөстәм Шәйнуров, Айдар Бакиров, тренерлары Айрат Садыйков) яхшы уен күрсәтте.

ТИРӘ—ЯК МОХИТ ТОРЫШЫ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ БУЛ!

Үсеп килүче буын вәкилләрен, яшьләрне экология торышын яхшыртуга чакырган “Минем республикам” акциясе старт алды. Аның тәүге көне республика бәйрәмен каршылау кысаларында үтте.

Йөз илленче гражданлык акты

Республика бәйрәме уңаеннан районда тантаналы чаралар саны бермә-бер артты. Шундыйларның берсе аеруча күркәм төс алды. Берсен –берсе табышып, кавышкан яшь парлар Венера Газнәви кызы һәм Айнур Радиф улы Кәшфиевлар, Эльза Фәнзәви кызы һәм Рөстәм Фәрит улы Гыйльвановлар гаиләләре никахларын законлаштырдылар.

ЮБИЛЕЙ КӨНЕНДӘ—ЮГАРЫ ӘЗЕРЛЕКТӘ

6 Октябрь, 2012 - 14:21.Яңалыклар

4 октябрь көнне Русия Федерациясендә Гражданнар оборонасы булдырылуга 80 ел тулды. 1932 елның нәкъ шушы көнендә СССР Халык комиссарлары советы “СССР территорияләрен һава һөҗүменнән саклау турында” карар тәсъдыйк иткән.

ГОМЕРНЕҢ АЛТЫН КӨЗЕНДӘ

Күркәм традиция төсен алган өлкән яшьтәге кешеләр көне күңелгә якын, якты бәйрәмнәребезнең берсенә әверелде. Әлбәттә, бу көндә аерым игътибарыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга юнәлтергә тырышабыз. Кыскасы, елдан –ел дөньяви күләмдә билгеләнгән бәйрәмнең җәмгыятьтәге әһәмияте арта бара.

ЯРМИНКӘЛӘР ЯКЫНАЙТА АВЫЛ ШӘҺӘР АРАСЫН

25 Сентябрь, 2012 - 08:19Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Көзге ярминкәләр чорын башкала халкы көтеп ала. Чөнки уфалылар өчен азык-төлек запасын чагыштырмача арзан хакларда тулыландыру мөмкинлеге бу. Авыл-шәһәр арасында мондый бәйләнеш булганда товар җитештерүче өчен базарны өйрәнү җињел. Ә кулланучыга арадашчы катнашыннан тыш, товарны җитештерүче кулыннын турыга сатып алу мөмкинлеге туа.
22 сентябрь көнне республика төбәкләреннән авыл хуҗалыгы товарлары төяп килгән мењнән артык автомашина башкаланыњ көзге ярминкә нокталарында тупланган.

АСКЫНГА —ТУРЫ ЮЛДАН ЯКЫНРАК

22 Сентябрь, 2012 - 08:40Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Халыкта: “Урау булса да, юл яхшы,”—дигән әйтем бар. Автомобиль юллары картасына кертелгән маршрут буенча Иске Балтачтан Аскынга барырга уйласаң ике йөз километр чамасы юл үтәргә кирәк. Борай-Баженов-Яугилде авыллары яныннан үтә бу маршрут. Җиңел автомашинада шушы араны үтү ике-өч сәгать вакыт ала. Туры юл күпкә якынрак та соң. Ләкин елның төрле мизгелләре бар шул. Ни арба, ни чана вакытларында ике район арасындагы бу юлның үтә алмаслык хәлгә төшкән урыннары очрый.

“БҮГЕН БАТЫРЛЫКНЫ АЧЫК МӘЙДАННАРДА КҮРСӘТИК!”

15 сентябрь көнне районда тарихи шәхес — 1755 елгы күтәрелешнең идеологы Габдулла Галиев-Батыршаның тууына — 300, дөньядан үтүенә 250 ел тулуга багышланган чаралар булды. “XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев-Батыршаның биографиясе һәм 1755 елгы халык күтәрелешенең яңа битләре” дип аталган фәнни-гамәли конференцияне ачып, район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов Балтач районының үткәненә һәм бүгенгесенә анализ ясады. Башкорт-татар халкын яуга күтәрерлек көчкә ия булган шәхес ни өчен нәкъ Югары Карыш авылында барлыкка килгән? Район Хакимияте башлыгы моның сәбәпләрен арестантларны Себер каторгаларына җәяүләп куа торган, халык телендә әле бүген дә “Себер юлы”, “Катаржаннар юлы” дип сакланып килгән юлның Югары Карыш авылы буеннан үтүендә, халыкның, бигрәк тә зирәгрәк, укымышлырак, игътибарлырак кешеләрнең катаржаннарның сөйләүләреннән илдәге хәл-торыш турында күзаллауларында, зарларын күңелләренә сеңдереп яшәүләрендә, заманның сәяси сулышына үз карашлары барлыкка килүдә күрә. “Батырша восстаниесе Башкортстанда яшәгән халыклар өчен генә түгел, гомум ил өчен дә мөһим вакыйга булган, аның нәтиҗәләре Русиядәге сәяси һәм дини тормышка зур йогынты ясаган. Безнең районнан шундый бөек шәхес чыгуы белән без горурланырга хаклыбыз һәм тиешбез”, — дип билгеләде ул. Төп доклад белән БР Дәүләт җыелышы — Королтай рәисе урынбасары, Русия Федерациясенең язучылар, рәссамнар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, БРның атказанган юристы, БРның Ш. Ходайбердин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рафаил Зинуров чыгыш ясады. Ул телмәрендә Батырша шәхесенең гениальлеген һәм фаҗигалелеген ачуга иреште, 1755 елгы халык күтәрелешенең сәбәпләрен, элек булган башка восстаниеләрдән аермасын билгеләде һәм Батырша тарафыннан язылган өндәмәнең эчтәлеген анализлады. Рафаил Нариман улы тарихыбызның Батырша күтәрелеше чорына багышланган китаплар һәм район музеенда сакланган батыр сынының авторы буларак та билгеле шәхес.

ҖӘМГЫЯТЬ КИҢӘЮГӘ ЙӨЗ ТОТА

Районда кирпеч җитештерүгә махсуслашкан “Стройкерамика” җәмгыятенең эшен башлап җибәрүе балтачлылар өчен олы вакыйгага тиң булды. Чөнки мондый куәтле завод продукция җитештерү чыганагы гына түгел, беренче чиратта халык өчен эш урыннары да ул.

НИ ӨЧЕН ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕН ҖИМЕРӘЛӘР?

Әлегә кадәр юл хәрәкәте проблемасын күтәргәндә иң беренче чиратта юл кагыйдәләрен бозу, исерек килеш яисә яше җитмәгән гражданнарның руль артына утырып чыгуы, аларга юл куймас өчен төрле чаралар күрелсә дә, юл фаҗигаләренең еш кабатлануы телгә алына иде. Ә бүген исә яңа бер проблема килеп туды. Ул да булса юл хәрәкәтен көйләүче билгеләрне җимерү, аларны яраклылыктан чыгару, яисә бөтенләй алып ташлау.

RSS-материал