ЯРМИНКӘЛӘР ЯКЫНАЙТА АВЫЛ ШӘҺӘР АРАСЫН

25 Сентябрь, 2012 - 08:19Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Көзге ярминкәләр чорын башкала халкы көтеп ала. Чөнки уфалылар өчен азык-төлек запасын чагыштырмача арзан хакларда тулыландыру мөмкинлеге бу. Авыл-шәһәр арасында мондый бәйләнеш булганда товар җитештерүче өчен базарны өйрәнү җињел. Ә кулланучыга арадашчы катнашыннан тыш, товарны җитештерүче кулыннын турыга сатып алу мөмкинлеге туа.
22 сентябрь көнне республика төбәкләреннән авыл хуҗалыгы товарлары төяп килгән мењнән артык автомашина башкаланыњ көзге ярминкә нокталарында тупланган.

Бу көнне үткән сәүдә чараларында муниципаль район хакимиятенењ икътисад, планлаштыру, сәнәгать һәм урманнан файдалану бүлеге начальнигы Ярамил Арсланов җитәкчелегендә балтачлылар да катнашты. Балтач сәүдәгәрләрен Уфаныњ Дим районында җылы каршы алдылар. Бистәнењ Хакыйкать, Таллин, Муса Җәлил урамнарындә җәлдерелгән ярминкәнењ балтачлылар товар тәкъдим иткән төбәгендә сәүдә бик җанлы барды.

Урыннырдагы товар җитештерүчеләрне туплап ярминкәгә алып баруны оештырган җирле хакимият башлыкларыныњ тырышлыгы бары тик хөрмәткә лаек. Ә безнењ төбәк авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре җитештергән продукциягә һәрвакыт ихтыяҗ бар. Бу юлы да сәүдәгәрләр бәрәњге, ит, бал, дару үләннәре, мунча себеркеләре һәм башка бик күп кирәк-яраклар тәкъдим итте.

Башкалада көзге ярминәләр дәвам итә. Алдагы көннәрдә балтачлылар Уфаныњ Орджоникидзе районында оештырылган сәүдә чарасында катнашачак. Милекнењ нинди формасындагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе булуына карамастан, ярминкәгә катнашырга теләүче авыл кешесенә юл ачык. Җитештергәнен ярминкә көнендә башкалага илтеп сатырга теләүчеләргә җирле хакимият башлыкларына мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.