ЯҢА СӘҮДӘ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ

2013 елга кадәр урамнарда сатуны бетерү йөзеннәналып барылган чаралар безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла. Киләчәктә сату эшләре бина эчендә алып барылачак. Шушы программаны тормышка ашырып төрле магазиннар, сәүдә үзәкләре төзелә, яңартыла. Бу сатучыларга да, клиентлар өчен дә уңайлы.

8 июнь көнне район үзәгендә «Майский» сәүдә үзәге ачылды. Ул «Агропродукт» ачык акционерлар җәмгыяте көче белән төзелде. Базарда үзебезнең район эшкуарлары гына түгел, күрше Тәтешле районы, Нефтекама шәһәре, Пермь краеннан килеп сәүдә итүчеләр дә бар. Эшкуарлар арасында сәүдә нокталары күпчелек яшь эшкуарларга бирелгән.

«Майский» сәүдә үзәген ачуның тантаналы өлешендә «Агропродукт» җәмгыяте директоры Марат Хәйруллин барлык эшкуарларны да тәбрикләде. «Узган ел шушы көнне, шушы вакытта бу урында сәүдә үзәгенең тәүге ташлары салына башлаган иде. Менә бүген тантаналы чара, базарны ачарга җыелдык. Әлеге зур эшне башкаруда ярдәм иткән район Хакимияте башлыгы Рәфил Әмин улына, барлык төзүчеләргә рәхмәтенме җиткерәм», — дип барлык эшкуарларга, райондашларына тазалык, имин тормыш теләде Марат Риф улы. Район халкын, эшкуарларны тантаналы чара уңаеннан район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, баш архитектор Рәфил Зарипов котлады.

Менә ул дулкынландыргыч мизгел. Тасманы сәүдә үзәге хуҗасы Марат Хәйруллин, район җитәкчесе Рәфил Галләмов кисте.

Арытабан «Майский» сәүдә үзәге буйлап танышырга юлланды чарада катнашучылар. Заман таләпләренә туры китереп эшләнгән зур да, якты да ике катлы бинада көндәлек кирәк-яракны табу мөмкинлеге бар. Кием-салым, балалар өчен әйберләр, уенчыклар, көнкүреш техникасы һәм башкалар сатыла яңа базарда.

Гөлшат ЮНЫСОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.