ЯҢА КИНОКОМЕДИЯ ЭШЕ ТӘМАМЛАНА

Русия киносы елы уңаеннан республикада, районнарда күп санлы чаралар планлаштырылган һәм алар үтәлеп килә. Уфада, мәсәлән, «Наган» исемле яңа кинокомедия өстендә эш тәмамлану алдында. Әлеге вакытта фильмга тавыш яздыру бара. Режиссёр Булат Йосыпов белдерүенчә, 20нче февральдә фильмдагы төп рольне уйнаган популяр киноактёр Иван Кокорин киләчәк.

«Алда актёрлар белән җитди эш көтә. «Наган» фильмында төп рольне уйнаган Вадим Мәгасумов безнең студияда беренче карлыгач булды», — диләр «Тере тасма» кинокомпаниясенең матбугат хезмәтендә.

Яңа картинаның куючы режиссёры — Булат Йосыпов, сценарист һәм режиссёр — Ринат Еникеев, икенче режиссёр — Евгений Вдовин, куючы рәссам — Алия Хансен, оператор — Илдар Бикмәтов.

«Наган» тулы метражлы фильмының премьерасы апрель аена билгеләнгән.

Чыганак: Башинформ.