“ЯЛКЫН”НЫҢ ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛЫШ ЯЛКЫНЫ

Башкортстан Республикасы Хоккей федерациясе инициативасы белән “Урал” хәйрия фонды советы республикада Үсмерләр хоккей лигасын булдыруны хуплады. 2011 елның декабрь аенда лига булдырылды. Ул алты зонага бүленгән. Шул көннән башлап “Урал” хәйрия фонды советы үсмерләр хоккей лигасының генераль партнеры. Агымдагы елның өч аенда фонд советы республика буенча үсмер хоккейчыларны туплаган 22 командага спорт амунициясе сатып алу өчен 3,9 миллион сум акча күчергән. Регуляр матчларны оештыру өчен 2,1 миллион сум акча юнәлткән, ә финал ярышларын оештыру һәм тренерлар өчен күнегүләр киңәшмәсе үткәрү максатлары өчен өстәмә 333 мең сум күләмендә акча бүлгән.

Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасының регуляр матчы 2011 елның 11 декабрендә Межгорье шәһәрендә старт алган иде. Чемпионатта 1996-98 елларда туган үсмерләрне туплаган 36 команда катнашты.

Безнең район Үсмерләр хоккей лигасының алтынчы зонасына кертелгән. Районның “Ялкын” командасы регуляр матч барышында сигез очрашу үткәрде. Аскын,Борай, Караидел, Тәтешле районнары үсмер яшендәге хоккейчыларына каршы нык торган балтачлылар финал ярышларында катнашу хокукы алды.

23-25 март көннәрендә Салават шәһәренең “Салават” спорт-концерт комплексы, “Салаватгазпромнефтехим” җәмгыяте ярдәмендә, яшь хоккейчыларны финал ярышларына җыйды.
Финалда бары да көчле командалар. Безнең районнан бу бәйгегә Алмаз Җиһаннуров, Антон Тимофеев, Илһам Хәбибуллин(капкачылар), Радим Нуриев(капитан), Рөстәм Баутдинов(ассистент), Альберт Шакиров, Рамил Хәйруллин, Алмаз Хәбибуллин, Динар Нуриев, Алмаз Хәмитов, Финарис Ягафәров, Руслан Батыршин, Нияз Шәйнуров, Дамир Дәүләтовлардан торган команда юл тотты.

Алты команда А һәм В төркемнәрендә. В төркеме Учалы шәһәренең “Горняк”, безнең районның “Ялкын” һәм Кырмыскалы районы командаларын туплаган иде. Кырмыскалы районы командасы белән очрашуда балтачлылар көндәшләрен 9:3 исәбе белән отты һәм бу матчта Рөстәм Баутдинов иң яхшы уенчы буларак танылды. Ә “Горняк” белән “Ялкын” арасындагы алышта уңыш учалылыларга елмайды.

Башкортстан Республикасы Үсмерләр хоккей лигасының быелгы сезоны тәмам. Беренчче урынга Салават шәһәренең “Алмаз” командасы чыкты. Алты очко җыйган “Горняк”(Учалы) икенче урында. Балтачлыларның өченче урынга чыгу мөмкинлеге бар иде. Кызганычка каршы, призлы бу урын өчен “Олимп” һәм “Ялкын” командалары арасында барган алышта бишбүләклеләр балтачлыларны 9:3 исәбенә отты. “Ялкын“ республика бәйгесендә дүртенче урында.

Җиңүчеләр пьедесталының дүртенче баскычы юк. Ләкин республика күләмендә финал ярышларына үтү дә хоккейчыларның югары әзерлеген күрсәтә. Үз зонасында “Ялкын” чемпион дигән сүз бит инде.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.