ВЕТЕРАНГА —БҮЛӘК!

БРның Яшьләр сәясәте һәм спорт буенча министрлыгы тарафыннан ел саен “Язгы изгелек атнасы” чикләрендә “Ветеранга – бүләк!” акциясен оештыру матур традициягә кертелде.

Аның чираттагысында акцияне оештыручылар Иске Балтач авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, районның Почетлы гражданины Әхнәф Мазһар улы Мазһаровта булдылар. Алар яшь буынның якты киләчәге өчен үз өлешен керткән ветеранга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ә “MobiLif” компаниясе хөрмәтле ветеранга очрашу истәлеге итеп кәрәзле телефон бүләк итте.

Өлкән яшьтәге ветеран бүләкне дулкынланып кабул итте һәм яшьләргәрәхмәт әйтә: “Зур югалтулар аша килгән Бөек Җиңүнең кадерен белегез, илне сакларга көчле, энергияле, белемле яшьләр кирәклеген онытмагыз — диде.