УРЫНДАГЫ БҮЛЕКЧӘ ҖЫЕЛЫШЫНДА

28 Апрель, 2016 - 12:25Фәдилә САФИНАЯңалыклар

Русия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Балтач урындагы бүлекчәсе партия әгъзаларының отчёт-сайлау җыелышы үтте. Җыелышта соңгы ике елда башкарылган эшләргә йомгаклар ясалды. КПРФның Балтач район комитеты, бюро, контроль-ревизия комиссиясе составына яңа әгъзалар сайланды, төрле эшләрне башкарырга җаваплы кешеләр билгеләнде. Ул да булса партия сафларына яңа әгъзалар кабул итү, взнослар җыю, агитация эше алып бару, вакытлы матбугат басмаларына язылуны оештыру, яшьләр сәясәте, сугыш чоры балалары, хатын-кызлар хәрәкәте бүлекчәсе эшен алып бару.

Бу көнне партия сафларына кабул ителгән яңа әгъзаларга билетлар, бала чаклары сугыш чорына туры килгән ветераннарга „Дети войны” медальләре дә тапшырылды.

Фәдилә САФИНА, партия әгъзасы.