ТЫРЫШЛАР ҖИҢҮ ЯУЛЫЙ

2 санлы Иске Балтач урта мәктәп базасында районыбызның 15 урта мәктәбеннән 150гә якын егет очрашты. Бу юлы үткәрелгән спорт фестивалендә укучылар пневматик винтовкадан ату, турникта күтәрелү, тиз арада автоматны сүтеп кору һәм чаңгыда узышу кебек спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар. Бәйге балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылды. Ярышлар активлык белән үтте. Уенда катнашкан һәр егет бары яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтергә тырышты. Беркемнең дә сынатасы килми, һәр спортчы бар осталыгын салып җиңүгә омтыла. Ләкин осталык бөтенесендә дә бер түгел, берәү җиңсә, берәү җиңелә.

Уен киеренке барды. Барлык уен төрләреннән соң, җыелган очколар буенча бәйгегә йомгак ясалды. Һәм барлык уен төрләрендә катнашкан укучылар арасында Югары Карыш урта мәктәбе командасы егетләре иң җитезләре булып чыкты. Алар беренче урынга лаек дип танылдылар. Команданың тренерлары Фәнил Галиханов һәм Мәгъдән Сафин. Уразай урта мәктәбе командасы спортчылары икенче урынны алды (тренерлары Радик Шакиров һәм Әльфәрит Гафуров). Яңа Ямурза урта мәктәбе укучылары өченче урынны яулады. (Тренерлары Артур Галимханов һәм Анисим Минилиев).

Барлык җиңүчеләр дә, призерлар да Мактау грамоталары, медаль һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. Ә беренчелекне алган командалар һәм призерлар Кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр.

Мавыктыргыч фестиваль дәвамында һәр укучы матур чыгышлары белән шатландырды. Димәк, тәҗрибәле тренерларның тырышлыклары да бушка китми. Хезмәтләренең җимешләре җиңүләр белән кайта.

Ринат ЙОСЫПОВ,
район мәгариф бүлеге методисты.
Рәсемдә: Спорт тормышын үз иткән егетләр җиңү яулый.